|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Спорт
Ә БЕЗГӘ БАРЫСЫ ДА ХОККЕЙ“Принципиаль матч”, “стенка на стенку”, “ встреча двух давних противников”! Уфаның “Салават Юлаев”ы белән безнең “Ак барс”ның очрашуына әле башланганчы ук нинди генә ярлыклар такмадылар интернеттагы мәгълумат чаралары. Әмма принцибы да, стенкасы да булмады – “Салават” матур гына итеп икенче периодта безне манчып атты. 3:0! Ресторанда заказ бирелгән урыннарым, затлы кабымлыклар жәл булып китте. Артыгы жәл түгел. “Салават” җиңгән икән – бу урынлы, гадел җиңү булып чыкты. Һәм әлеге уенда чәпчерәп, “менә, хөкемдар хайван булмаса, без әбизәтелни ота идек” дигән фикерләр урынсыз. “Салават Юлаев” ашыкмый гына, җайлап кына безне отты. Ләкин фәлсәфә башкада. Ике тугандаш республика. Ике тугандаш халык. Кан-кәрдәшләр. Ут-күршеләр. Бөтен Русия ике туганның “стенка на стенку” баруын зарыгып көтеп торды. Һәм бу финаль уеннарда кемнең отуы бары тик “Салават Юлаев” белән “Ак барс” җанатарлары өчен генә мөһим. Калганнар ике туганның кан чәчрәтеп сугышканын көтә. Бу уенда барып чыкмады – киләсендә булыр дип өметләнә. Ике команда да көнчеләргә шул шатлыкны күрсәтмәс дип ышанасы килә. Шул ук вакытта, дөресен әйтим, башкортларга да үпкә бар - быел “Салават Юлаев” алтын медаль ала калса, аны Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуына 450 ел тулуга багышлаячак. Моннан 450 ел элек урамнары кан елгасына әйләнгән Казан өчен бу икеләтә җиңелү түгелме? Кыскасы, җәмәгать, белгән юк. Бер яктан, ике тугандаш республика, ике тугандаш халык, кан-кәрдәшләр, ут-күршеләр. Ә икенче яктан... Икенче яктан башка сыймый торган максат. Безнең сатып алынган хоккейчылар ичмасам акча өчен уйный, ә боларныкылар?!
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ |
Иң күп укылган
|