|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2025 Икътисад
![]() Татарстан Республикасының агросәнәгать предприятиеләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юлы белән 12,6 млн сум күләмендә икътисадый файда алдыларБүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең катнашуы турындагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Анда видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Чарада шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Дмитрий Яшин, Гөлүс Баязитов һәм Рөстәм Гайнуллов, «Татарстан Республикасы нәтиҗәле энергия ресурслары технологияләре үзәге» ДАУ директоры Марат Әхмәров катнаштылар. Ленар Гарипов, «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген, эре инвестицияләр кертмичә, түләүсез нигездә сакчыл җитештерү инструментларын кертү исәбенә арттырырга мөмкин, дип ассызыклады.
Марат Әхмәров «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына җәлеп ителгән агросәнәгать комплексы предприятиеләре турында, яңа технологияләр һәм җайланмалар кертү, җитештерү процессларын автоматлаштыру, шулай ук предприятиеләрне оптимальләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашырганнан соңгы уңай үзгәрешләр турында сөйләде.
2024 елда 6 предприятие катнашты – «Вахитово» ҖЧҖ, «АК Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Возрождение» агрофирмасы «ҖЧҖ», «Молко» ҖЧҖ, «ТАҢ» АХҖК. Әлеге предприятиеләрнең уртача икътисадый файда 12,6 млн сум булды.
Киңәшмәдә катнашучылар мисал итеп «Возрождение» агрофирмасы» ҖЧҖен китерделәр. Предприятиедә күпсөтле сыерларны савуда тоткарлыкларны бетерү исәбенә сыер саву процессының нәтиҗәлелеге арткан, саву вакытында операторлар маршрутының кисешүе оптимальләштерелгән. Нәтиҗәдә, бер сәгать эчендә 1 кешенең сыер савуы 27дән 35 башка кадәр арткан. Чараларны гамәлгә ашырудан гомуми икътисадый файда 9,8 млн сум булган.
«ТАҢ» АХҖКында чималны биг-бегтан чәчмә рәвештә китерү тибы оптимальләштерелгән, шулай ук терлек азыгын кулдан микродозалау бетерелгән. Нәтиҗәдә, азык әзерләү вакыты 22%ка кимегән. Чараларны гамәлгә ашырудан гомуми икътисадый файда 6,9 млн сум булган.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елдан башлап гамәлгә ашырылды, ә 2025 елдан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына күчте.
Чара азагында предприятиеләр җитәкчеләрен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектында катнашырга өндәделәр. Тулырак консультация алу өчен түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә мөмкин:
![]() Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте
--- |
Иң күп укылган
|