поиск новостей
  • 20.04 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 20.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 20.04 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 20.04 "Әлифба: хәреф дөньясында" Кариев театры, 11.00, 2+
  • 20.04 "Матур-Сity" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 22.04 "Мәхәббәт FM" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.04 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 22.04 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 23.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сәлам, Актәпи!" Кариев театры, 13.00, 3+
  • 24.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 24.04 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 24.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 25.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.04 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Казанда Ак.Сахаров урамында 1 бүлмәле фатир озак вакыткаарендага бирелә. 89172930043
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659

Архив
 
17.03.2025 Язмыш

Буранлы төндә (Булган хәл) Беренче өлеше

Урамда күз ачкысыз буран. Ачулы кешедәй ярсып, юлны кар көртләре белән күмә, тәрәзәләргә бәрә-бәрә хәлдән тайгач, тынып калгандай була. Ләкин кар бөртекләре җиргә ятып бераз хәл алырга да өлгерми, яңа көч белән кубарылып җил чыга һәм ярсып-ярсып биюен дәвам итә...

Менә шундый җанҗәл купкан көнне каршы җилдән баласын ышыкларга тырышып бер хатын атлый. Бичараның бөтенләй хәле беткән. Ник соң шунда берәр машина куып җитеп, авылга хәтле утыртып кайтмый, дигән уйлар белән саташып барганда, талган беләкләреннән шома юрганга төренгән баласының кар көртенә төшеп китүен сизми дә калды. Юрганны бәйләгән тасма сүтелеп китеп, бала битен кышкы суык куырып алуы булды, сабый кычкырып елап җибәрде. Бала елавына бәхетсез ана ела-вы да кушылды.

И, газиз Аллаһы Тәгаләкәем! Никләр генә шулкадәр азаплыйсың безне, - дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде ана. Аның өзелеп кычкырган тавышын җил бөтен галәмгә таратты бугай. Баласын кабат төреп, имезлеген каптырып маташканда, кар бөртекләре арасыннан машина фаралары яктысы күренде, тиздән машина үзе дә пәйда булды. Шофер аларны башта күрмәгән ахыры, берничә метр узгач кына, тормозларын чыелдатып, туктады. Машинасыннан атылып чыкты да: 
 
– Сезгә ярдәм кирәкме?! – дип кычкырды, җил тавышын капларга теләп. Ир баланы кулына алырга дип сузган иде, ана сабыен күкрәгенә ныграк кысты. Фаралар яктысында машина йөртүче шәле иңнәренә шуып төшкән, чәч бөдрәләре тузгыган, бит алмалары алсуланып янган ханымга исе китеп карады:
 
- Я, Раббым!.. Тәнзилә?!.. Нишләп йөрисең шундый буранлы төндә?!.. – дип сорады, исе китеп. Ниһаять, Тәнзилә дә аны танып алды.
- Исламнур?!.. Сине нинди җилләр китереп ташлады бирегә? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды. Исламнур юлаучыларны җылы машинасының арттагы утыргычына кертеп урнаштырды да, аптырап, көзгегә күз салды. Тормыш юллары бәйләнә алмаган яшьлек мәхәббәтен шундый хәлдә очратуына йөрәге әрнеде.
 
Менә шулай очраштырды Исламнур белән Тәнзиләне кышкы ачы буран. Җылы машинада үзенә тынычлык тапкан сабый рәхәтләнеп йоклап китте. Ә Исламнур белән Тәнзилә сөйләшмичә генә, беренче очрашуларын исләренә төшереп кайттылар. Чөнки ярсулы буран тышта гына түгел, йөрәкләрендә дә улый иде. Башларында кайнаган күптөрле сорауларга җавап табарга кирәк иде аларга...
 
Әйе, кызганычка, ошбу егет белән кызның эчкерсез мәхәббәтләре көтмәгәндә-уйламаганда бәхетсез язмыш корбанына әйләнде дә куйды шул.
...Авылда җәй башы иде. Яңа өй күтәргән Зыя ага белән Сахалиннан кунакка кайткан улы Исламнур яңа өйгә веранда ясап маташалар. Электр пычкысы Исламнурның кулына тиеп кенә киткән иде кебек, ә җәрәхәт тирән булып чыкты. Зыя улын үз машинасына утыртты да, авылдагы табиб офисына алып китте. Медпункт табибәсе булып эшләүче Тәнзилә югалып калмады, егетнең ярасын эшкәртеп, кан агуын туктатты да, яраны тегеп, бәйләп куйды. 
 
Ә егет бу вакытта кызны күзәткән икән. Әтисе белән урамга чыккач та, ак халатлы, сөрмә күзле, маңгаен чәч бөдрәләре бизәгән кыз күз алдыннан китмәде. Бигрәк тә ягымлы, гади һәм сөйкемле кыз икән табибәбез. Егете бармы икән аның, дип уйлап куйды эченнән генә. Кыз да аны сынап карап торучы егетне ошаткан бугай, йөрәге ничектер ешрак тибә башлады кебек...
 
Менә шулай, кулын дәвалап йөри торгач, дуслашып киттеләр яшьләр. Ә беркөнне егет кыюланып китеп:
- Тәнзилә, беләсеңме, иртәгә минем туган көнем. Бәлки район үзәгендәге кафега барып, бераз күңел ачып кайтырбыз, - дип әйтеп куйды. Аның тәкъдимен кыз кире кагар дип борчылып торганда, Тәнзилә матур итеп елмайды да:
 
- Яхшы, Исламнур, мин риза, - диде тыйнак кына. Икенче көнне Исламнур машинасын Тәнзиләләр капка төбендә туктатты. Елмаеп өйдән чыгып килүче кызга зәңгәр кыңгырау чәчәкләре сузды. Кыз букетны ихлас күңеле белән кабул итте:
 
- Рәхмәт, Исламнур! – диде оялып кына. - Кайдан белдең минем кыңгырау чәчәкләре яратканымны?
- Белдем инде, чөнки син үзең дә нәкъ шушы чәчәкләрдәй саф күңелле кеше бит, - дип җавап кайтарды егет. Ул кичне гашыйклар кафеда сөйләшеп утырдылар, сөйләшкән саен берсен-берсе яхшырак аңладылар. Шул көннән очраша башладылар. Ә беркөнне, Кыя тауга менеп, кыңгырау чәчәкләре җыйдылар, мәңге бергә булырга дип вәгъдәләр бирештеләр. Бу төнне бергә үткәреп, авылга бары тик таң атканда гына кайттылар...
 
Төне буе йокламаган, аптырап йорт уртасында басып торган Зыя карт улын төксе генә каршы алды. Усал караш ташлады да кырт кистереп:
- Исламнур! Син Габдулла кызы янына йөрүеңне туктат! Сиңа анда юллар ябык! Без картлык көнебездә алдакчы Габдулла кызын килен итеп кабул итә алмыйбыз. Өйләнергә теләсәң, башка җирдән эзлә!
 
- Әткәй, бәлки аңлатып сөйләрсең. Ник мин Тәнзилә белән очрашырга тиеш түгел?! Без бер-беребезне яратабыз! 
- Улым! Син белмисең бит әле. Күптән түгел Габдулла, яңа машина сатып алырга дип, бездән әҗәткә акча алып торган иде. Акча кирәгеп чыкты да мин аңа барып акчаны кайтаруын таләп иттем. Ә ул, мин сиңа акчаңны кайтарып бирдем бит инде, дип үз туксанын тукый. Минем бу кешегә ышанычым бетте, - дип эшнең нидә булуын сөйләп бирде.  - Исламнур, кабатлап әйтәм! Без бу кешеләр белән туганлаша алмыйбыз! Алдакчы кызы белән тормыш коруыңа ризалыгыбызны бирә алмыйбыз. Үпкәләмә! Эшкә китәр вакытың якынлашып килә. Әйберләреңне җый да үз юлыңда бул, улым!
 
Шушы сүзләрдән соң Исламнурның сөмсере коелды:
- Әткәй, мин берни дә аңламыйм. Биредә безнең ни катнашыбыз бар?! Тәнзиләнең ни гаебе бар? Без бер-беребезне бик яратабыз! Матур гаилә корып, сабыйлар үстерербез дип, вәгъдәләр бирештек. Сезнең хакта аерылышырга тиеш түгелбез!
 
Исламнурның катгый сүзләрен ишеткән ата бер тутырып карады да, кулын селтәп, җәһәт-җәһәт атлап, өенә кереп китте. 
Көтелмәгән хәлләрдән соң Исламнур йортта бик озак уйланып утырды. Ләкин бернинди җавап та таба алмагач, өйгә кереп, үз урынына ауды һәм йокыга талды. Бераздан егет тавыш-гаугага уянып китте. Алгы бүлмәдән мондый сүзләр ишетелде: 
 
- И-и, кордаш! Нигә кирәк иде инде шушы җәнҗалың?! Никләр генә син мине шулай рәнҗетәсең? Никләр генә бер сүземә дә ышанмыйсың? Исеңә төшер әле: без балачактан  бергә уйнап үстек, төнлә учак яндырып атлар саклый идек, армия хезмәтенә дә бер көнне китеп бардык, бер үк частьта хезмәт иттек. Хәтта караватларыбыз да янәшә иде бит! Аннан кайткач, аулак өйләргә кич утырырга бергәләп йөрдек. Син гармун уйнаган көйгә кушылып мин җырлый идем. Менә шулай йөри торгач, син Санияне, мин Саҗидәне үзебезгә караттык, бер-бер артлы туйлар уйнадык. Ә хәзер инде кара син: мин алдакчы! Кеше хакына керә торган кешегә охшаганмынмы ни?! 
 
 - Әйе шул, Габдулла кордаш! Ни кызганыч! Үткән тормышыбыз турында сагынып сөйләргә генә калды хәзер. Бүгенге көндә син әллә нишләдең бит әле, - дип үз сүзен тукыды Зыя да.
 
- И-и, дустым! Дөнья малы - дуңгыз каны, дип белми әйтмиләр! Үзең уйлап карачы: Адәм баласы дөньяга килгәндә ике буш кулын сузып килә. Аның өс киеме дә, ашар-эчәр ризыгы да булмый. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ризыгыбызны, кирәк-ярак әйберләребезне биреп тора. Нәфес шайтанына буйсынып,  байлыгыбызны арттырыр, тагын да яхшырак яшәр өчен хәлдән тайганчы көне-төне чабабыз. Эшебезне читкә куеп, барына шөкер итеп, Аллаһының ризалыгы өчен  биш вакыт намаз укырга, якыннарыбыз рухына дога кылырга вакыт җиткерә алмыйбыз. Ә мәңгелек йортка күчкәндә, гомер буе җыйган милегебезне, акчаларыбызны, затлы машинабызны калдырып, кәфенгә төренеп, буш кул белән җир куенына барып керәбез. Аллаһы каршында җавап тотканда гына аңлыйбыз ялгышларыбызны!
 
И, Зыя, Зыя! Рәнҗеттең син мине, бик рәнҗеттең бит әле. Аллаһы Раббыбыз үзе сине туры юлга чыгарсын, кичерсен иде, берүк! Кызганыч, бик кызганыч! – дип Габдулла авыр адымнар белән өйдән чыгып китте. Ә үз өенә кайткач, урын таба алмаган ата Тәнзилә янына килде дә:
- Кызым! Сиңа Зыя килене булырга язмаган икән! Ул турыда оныт, балам! Мондый кешеләр белән туганлашудан Ходай сакласын! Әлегә кадәр йөзебезгә кызыллык китермәдең! Моннан соң да язмасын! Бәхетеңне башка җирдән эзлә инде, кызым! – дип әйтеп куйды, сызланып. Аннан Саҗидәсе янына барып утырды да:
 
- Кызганыч! Бик кызганыч! Әле генә мин гомерлек дустымны югалттым! Ахыры хәерле булсын инде! – диде, уфтанып.
Менә шулай, күңелгә шом салып, көттереп кенә кич җитте. Көндәгечә, әти-әниләре, авыл кешеләре йокыга талгач, Тәнзилә Исламнур белән очрашуга китте. Бу вакытта Исламнур Кыя тау итәгенә сыенып агып ятучы елга буенда сорауларына җавап эзләп утыра иде.
 
Их, бигрәк авыр икән үзеңә гомер биргән әти-әниең һәм сөйгән ярың арасында сайлап алулары! Әти-әнине дә рәнҗетәсе килми, үзеңә саф мәхәббәтен бүләк иткән ихлас күңелле Тәнзилә дә кызганыч! Аны да югалтасы килми! Алар бит инде сабый балалар үстерү турында хыялланалар иде! Ни хәл итәргә инде?!
 
Шул чагында егет, кызны күреп, аңа таба атлады. Аның йөрәген биләп алган борчылулары таралды, кызны кочагына алып, иркәләп сөйде. Тәнзилә дә аның кочагында эреп китте. Бераздан гына, дөньяга әйләнеп кайтып, киңәшә башладылар. 
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 17.03.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы