поиск новостей
  • 20.04 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 20.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 20.04 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 20.04 "Әлифба: хәреф дөньясында" Кариев театры, 11.00, 2+
  • 20.04 "Матур-Сity" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 22.04 "Мәхәббәт FM" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.04 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 22.04 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 23.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сәлам, Актәпи!" Кариев театры, 13.00, 3+
  • 24.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 24.04 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 24.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 25.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.04 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Казанда Ак.Сахаров урамында 1 бүлмәле фатир озак вакыткаарендага бирелә. 89172930043
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659

Архив
 
16.03.2025 Язмыш

Соңгы өмет: ике улын югалткан Әкълимә апаның өченче улы да һәлак булган

Бер ана йөрәгенә күпме хәсрәт сыйган! Әтнәдә яшәүче Әкълимә апа Шәрәфиевага сынау арты сынау килеп кенә тора. Инде бар кайгылары онытылыр, янына улы Илдары кайтыр да, төзелеп бетмәгән йортының түшәм-сайгаклары җәелер, озак та тормас, өй эчләре ямьләнер, ә аннары Шәрәфиевләр йортка дога укытыр кебек иде…

Өч улын бер ялгызы аякка бастыра Әкълимә апа. Әтисез калсалар да, тәртипле, кешелекле егет булып үсә малайлар. Әниләренә терәк булып яшиләр. Инде сынаулар узган, сөенеп кенә яшисе дә бит. Тик язмыш үзенчә хәл итә. Башта эшкә дип чыгып киткән җирдән уртанчы улы Илнур югала. Күп еллар узса да, әле дә хәбәре юк. Түзә ана йөрәге, әле дә өмет белән яши.

Илшаты белән Илдары йорт күтәреп, аның янына каралты-кура төзеп бетергәндә, тагын бер сынау килә. Монысы бөтен ил өстенә. Өлешчә мобилизация башлангач, 2022 елның сентябрендә Илдарның кулына повестка тоттыралар. Ул Ватан сакларга чыгып китә. Күңелен борчу баскан ананың хәле начарлана. Инде түзәр хәл калмагач, Әкълимә апаны Казанга алып китәләр. Табиблар тикшерә торгач, тиз арада катлаулы операция кирәклеген әйтәләр. Сигез сәгатькә сузыла анысы. 4 ай хастаханәдә ятып чыга ул.

– Урын өстендә генә яттым. Илшатым бик борчылды инде. Ул бит энеләренә әтиләре кебек булды. Иремнән чыгып киткәндә олысына – 15, кечесенә 5 кенә яшь иде әле. Тормышның бар авырлыгын бергә күтәрдек, – дип сөйләде Әкълимә апа. – Бер энесенең суга төшкәндәй югалганын, икенчесенең яу кырына чыгып киткәнен бик авыр кичерде олы улым. Яман чир аны ике ай дигәндә юкка чыгарды. Кара-каршы икебез ике караватта яттык. Ул сызлана, мин сызланам. Әле ярый күршеләрем булды. Килеп, укол да ясадылар, ашаттылар, эчерттеләр. Илдарым гына абыйсын җирләргә катып өлгермәде.

Без Шәрәфиевләрнең хәлен белергә килгәндә, Илдарның ике атнага ялга кайткан вакыты иде. Үзе СВОдагы егетләрне сөйләсә дә, күңеле әнисе өчен сызланды аның. Гомер биргән газиз кешесе – кадерләп үстергән әнисенең урын өстендә утыруын, аягына басып йөри алмавын авыр кичерде ул.

– Ничек тә документларымны җайлап, янына кайтасы иде. Андагылар гаилә хәлен белә. Зур җитәкчеләргә кадәр барып җиттем. Язмаган хатым калмады. Мин качып ята алмыйм, бармыйм, димим. Әмма мин әнигә кирәгерәк бит, – дип өзгәләнде Илдар. – Өйне күтәреп бетерәсем килә. Аллаһ боерса, кайтуга эшкә тотынам. Аннары өйләнәм. Әниемне җылы өйдә, рәхәттә яшәтәсем килә.

Ана белән ул арасындагы ярату, җылы хисләрне күреп шаккатып кайткан идек. Ул йорттан бер генә теләк белән чыктык: күрешергә язсын! Тик булмады. Илдар вакытыннан алда кайтты авылына. Гыйнварда һәлак булган егетнең мәетен февральдә алып кайтып җирләделәр.

Күршеләре Лилия Нигъмәтҗанова әле күз яшьләрен тыя алмый. – Без – күршеләр генә түгел, туганнардан да якын кешеләр. Бөтен тормышыбыз бергә үтте. Кайгыбыз да, шатлыгыбыз да уртак булды. Әкълимә апаны ташламабыз. Ул улларына догада булып әле яшәргә тиеш. Илдар үзе кайтып башлаган эшен тәмамлый алмаса да, без аны җиренә җиткерергә ярдәм итәрбез, – ди Лилия. – Язмыш дими, ни диярсең! Илдарның СВОдан кайтып китәргә бар документлары әзер булган. Алгы сызыктан чыгып, блиндажда ял иткәндә эзләп тапкан аны әҗәл дигәннәре.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.03.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы