поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.08.2011 Фаҗига

Андый бизмәннәр юк

Йөзләгән кешене ачы хәсрәткә салган “Булгария” теплоходындагы хәлләр турында язсаң – язып, сөйләсәң сөйләп бетерерлек түгел. Нәрсә булганын да аңламыйча су төбенә киткән сабыйларның үзәк өзгеч тавышлары, үлем якаларыннан алган йөзләгән кешенең яшәү өчен көрәшкән газаплы минутларының чын шаһиты Идел генә.

Могҗиза белән исән калганнарның күбесе әле һаман исләренә килә алмыйлар. Фаҗигагә юлыкканнар гына түгел, әле безнең кебекләр дә шок хәлендә. И-и, Ходаем, мондый авыр хәсрәтне күтәрер өчен ике йөрәкле булырга кирәктер.

 

Биектау районы авылларыннан да “Булгария”дә ял итәргә баручылар байтак булган. Дөбьяздан Гөлнара Кадыйрова белән очрашып сөйләшкәч, төне буе йоклый алмыйча, гел шулар күз алдымда торды. Атасының муеныннан кысып кочаклаган ике яшьлек Алинә, әнисенең кулын ычкындырмаска кысып тоткан алты яше дә тулмаган Адель... Барысы турында да уйлый-уйлый елап яттым.

 

Гомергә беренче тапкыр бергәләп ял итәргә уйлаганнар. Бер ай элек билетын алып куйганнар. Хезмәт хакы исәбеннән Алмазга эш урыныннан биргән булганнар. Оешмадан 38 кеше алган ул путевканы. Танышлар белән бергә-бергә күңеллерәк тә булыр дип уйлаганнар алар... Авылда да эшнең кызган чагы, җитмәсә яңа йорт тергезеп яталар. “Ярар, бер көн эчендә генә әллә ниләр булмас. Балалар белән рәхәтләнеп ял итеп кайтыйк әле”, – дигән әтиләре Алмаз. “Пароход”ка утырып сәфәр чыгасыларын белгәч, Адель белән Алинәдән дә ныграк сөенүче булмагандыр! Балакайлар, бармакларын бөгә-бөгә, китәр көннәрен санап торганнар.

 

– Китәргә өч көн кала юлга әйберләрне җыйный башладым. Төйнәлгән сумкаларны күргәч, Адель белән Алинә, и, сөенделәр. Балалар белән үзем дә шатланам. Их, белгән, сизгән булсам, – диде дә Гөлнара, яшьләренә тыгылып туктап калды.

 

– Ела, Гөлнара, күңелең бушаганчы рәхәтләнеп ела. Әзрәк җиңел булып калыр, – дим, хәленә керергә тырышып.

 

И-и, Ходаем, минем сүзләр генә юата алса иде аның җанын. Ул күргән кайгы-хәсрәтне бизмәннәргә салып, үлчәп булмый. Андый бизмәннәр юк. Ана җаны түзә. Исән калган сабые, мәрхүмнәрнең якты истәлеге өчен булса да, сабыр итәргә кирәк.

 

– Юлга кузгалырга бер-ике көн кала Алинәгә әллә нәрсә булды. Алганны-салганны белми елый да елый. Ни булды икән дип аптырашта калдык. Күз тигәндер инде дип, үз-үзебезне юаткан булдык.

 

Шимбә көнне Казан елга портына киттек. Кичке сәгать тугызларда теплоходка кереп, үзебезнең каюталарга урнаштык. Барыбыз да бергә булгач, шундый күңелле, рәхәт. Балалар да көйсезләнмәделәр. Бераз уйнап аргач, алар йокларга ятты. Алмаз белән су өстен күзәтәбез, үзебез киләчәккә планнар корабыз...

 

Икенче көнне изге җирләрдә экскурсия ясадылар. Бераз йөргәннән соң, кайтыр юлга чыктык. Кичке җиделәр тирәсендә Казанга кайтып җитәргә тиеш идек. Әле вакыт бар дип, теплоход буйлап йөрибез. Көн бозыла башлады. Яңгыр ява, әллә нинди шыксыз җил чыкты. Сөйки авылы тирәсендә давыл башланды. Алмаз Алинә белән, чәй эчәргә дип, каютага төшеп киттеләр. Мин Адельне балалар уйный торган бүлмәдә калдырдым да, ирем белән кызымның минем янга менгәннәрен көтә башладым. Озак килми торгач, үзем алар янына каютага төштем. Алмаз Алинә белән Идел дулкыннарына карап утыра иделәр. “Гөлнара, минем чын шторм күргәнем юк. Палубага чыгып, бераз карап торыйм әле”, – дип, өскә күтәрелмәкче булып чыгарга җыенган иде. Кызыбыз Алинә әтисен җибәрмәскә тырышып, акырып елый башлагач: “Әйдә, кызым, сине дә алам”, – диде дә, икәүләп чыгып киттеләр. Өч-дүрт минут та узмагандыр, йөгереп керде дә: “Улыбыз кайда?! Тизрәк коткару жилетларын кияргә кирәк! Документлар кайда? Көчле шторм килә”, – дип әйтүе булды, мин уен бүлмәсенә атылдым. Ничек барып җитеп, Адельне эләктергәнне дә белмим. Кабат ирем белән кызым янына йөгердем. Бер мизгел эчендә алар басып торган як кыегайды да, су белән тулды. Бер-беребезгә тутырып карый да алмадык. Алар шул арада юк булдылар. Без басып торган урынга да көчле агым килеп бәрелде. Бер кулым белән янда торган баскыч тимеренә чытырдап ябыштым, икенче кулым белән Адельне тоттым. Теплоходтагы халык бер-берсен этә-төртә өскә менәргә тырышалар. Нәкъ менә “Титаник”тагы кебек. Ыгы-зыгы озакка бармады. Без су астында калдык. Сыңар кулым белән йөзеп чыгар тишек эзлим. Икенче кулым белән Адельне өстерим. Аякларым белән бәргәләнәм. Кулымнан улым ычкынды. Аны тагын эләктереп, йөзеп киттем. Башта бер генә уй – ничек булса да бу су тоткынлыгыннан котылып исән калырга. Кулларым арып ойый башлады. Әллә нинди бер тупикка килеп чыктым. Күземә нәрсәдер ачык төстә булып ялтырап күренде. Куе-сары төскә буялган коткару боҗрасы булып чыкты бу. Аны эләктердем дә, аякларым белән тибенә-тибенә өскә күтәрелергә тырышам. Берзаман “пылт” итеп су өстенә килеп чыгуым булды, кулымнан боҗра да, улым да ычкынды.Су өсте кап-кара мазут белән тулган. Сулап та булмый. Ниндидер көч мине һаман аска сөйри. Бата барганда читтәрәк бер шлюпка күрдем дә, бөтен көчемә: “Коткарыгыз!” – дип, аңа таба кулымны суздым. Кемдер мине тартып алды. Аңыма килгәндә мин ниндидер бер палубада ята идем. Күземне ачу белән, йә, Ходаем, нишләп безнең белән шулай булып чыкты дип, еларга тотындым. Тирә-ягымда чит кешеләр. Ничек ярдәм итәргә белми торалар...

 

Шулай итеп, мин “Арабелла” теплоходына эләккәнмен икән. Пассажирлар ул арада мазутка буялган киемнәрне салдырып, үзләренең киемнәрен кигерттеләр. Әзрәк хәл алгач, палуба буйлап кадерлеләремне эзләп киттем. Өчесенең берсе дә юк. Аптырашта. Исәр кеше кебек, башым нәрсә уйларга да белми. Шунда берәү каршыма чыкты да: “Сез Гөлнара түгелме? Cезнең малаегыз исән!” – дип әйткәч, шатлыгымнан юләрләнә яздым. Нишләргә дә белмим. Аделемне күргәч, шашып-шашып кочаклап, еладым.

 

Иделдә чакта кулымнан ычкынгач, мин аны таба алмадым. Балакаем үлеп су төбенә төшеп барганда, Алмаз белән бер оешмада эшләгән Наташа дигән хатын аны курткасыннан танып алган да, өстерәп чыгарган. Наташаның үзенең тугыз яшьлек кызы батып үлгән. Хезмәттәше дигәннән, иремнең эш урыныннан барган 38 кешенең 13е генә исән калган. “Арабелла”га күтәргәндә Адель инде үлеп беткән булган. Беренче ярдәм күрсәтеп, йөрәгенә массаж ясый торгач, бала сулыш алып җибәргән дә, күзләрен ачу белән: “Минем әтием – Алмаз, әнием Гөлнара исемле”, – дигәч, коткарылган кешеләр арасыннан безне эзли башлаганнар...

 

Казан елга портына кайтып җитү белән аларны Республика клиник сырхауханәсенә озаталар. Гөлнара озак ятмый, чыга. Адельнең аягы ниндидер каты әйбергә бәрелеп зарарланган була, аңа гипс салалар. Гөлнара, әнисе Рузалия, үги әтисе Фердинат Алмаз белән Алинәнең гәүдәләре табылганчы елга портында яталар. Гөлнара өч көн буе авызына бер бөртек ризык, тамчы да су эчми, йокламый, ире белән кызын көтә. Алмаз белән Алинәне бик озак эзлиләр.

 

Гөлнараның сеңлесе Эльвира: “Барыбыз да бер үлеп беттек. Әни бигрәкләр дә өзгәләнде. Исән булуларына ышаныч калмаса да, ичмасам үле гәүдәләрен тапсалар да риза булыр идек дигән көнгә калдык. Әни, аптырагач, Идел өстенә ике уенчык үрдәк җибәрде. Имеш, шулар аларның кайда ятканын күрсәтәләр...” – дип яшь аралаш сөйли. Үзенең дә яңа гына туган сабые бар.

 

13 июль көнне кичке сәгать алтыда водолазлар Алинәнең гәүдәсен йөзенче кеше итеп теплоходтан чыгаралар. Йөздә дүртенче сан астында төнлә Алмазны табалар...

 

Моннан җиде ел элек яшьләр матур хыяллар белән тормыш корганнар. Алмаз гаиләсе өчен барысын да эшләргә әзер торган. Хатынын, балаларын үлеп яраткан. Кулыннан килмәгән эше юк, нигә тотынса, шуны булдырган.

 

Ишегалдында Алмазның соңгы истәлеге булып калган матур, зәвыклы корылмаларны карап йөрим. Ике катлы өй сала башлаганнар. Янында гына мунчалары... Кыскасы, бик тырыш, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яши торган кеше булган ул. Гөлнараны бер җирдә дә эшләтмәгән. “Син гаилә учагын саклаучы, балаларны кара, калганын үзем табармын”, – дигән. “Беренче улыбыз Адель тугач сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Аннан кызыбыз Алинә дөньябызны тулыландырды”,–диде Гөлнара һәм елый-елый Алинәсе турында сөйли башлады:

 

– Ул – миннән, мин аннан бер минутка да аерылып тормый идек. Урамга уйнарга чыгып киткәндә дә сагынып хәлдән тая идем. Зур кара күзле, тере бала иде. Урамга чыкмасын дип, капканы бикләп куябыз да, Алинә шул арада ишегалдыннан юк була. Эт казыган чокырдан шуышып качып чыга икән. Иртән-иртүк тора да, капка төбендә утырган әбиләр белән бытыр-бытыр сөйләшеп хәлдән тая. Аннары өйгә йөгереп керә дә: “Әнием, мин сине бик яратам, нык сагынам. Хәзер кайтам!” – дип, тагын чыгып йөгерә. Курчак урынына матур итеп киендереп йөртермен дигән идем, Ходай насыйп итмәгәндер инде. Гомере бигрәкләр дә кыска булды шул бәгыремнең.

 

Кайтышлый зиратка кереп чыктым. Алинәнең кабер өсте йомшак уенчыклар, чәчәкләр белән тулган. Талгын гына җил аларны иркәләп китә. Берни дә булмагандай, каяндыр шаян, нәни кыз чыгар да болын буйлап йөгереп китәр төсле тоела.

 

– Алмаз һәр эшен каядыр китәргә җыенган кебек ашыга-ашыга эшләде. Күңеле сизгәндер, күрәсең. Яшисе дә яшисе иде бит. Миңа – 28, Алмазга 38 иде. Сагындыра, үтереп сагындыра. Көндезләре уза аның. Ирем кичке уннарда эштән кайта иде. Шуңа кадәр аны көтеп ятам. Алинәм дә кайдадыр уйнап кына йөри кебек, – ди Гөлнара.

 

Адель әнисе яныннан китеп тә карамый. Олы кешеләр кебек безнең белән сөйләшеп утыра. Теплоходның ничек батканын да белә. Бу фаҗигадән соң икесе дә судан куркып калганнар. “Әле яңа гына тәнгә су тидерә башладык”,– ди әнисе. Гөлнара соңыннан гына үзен кем коткарганын белә. “Булгария”нең яшь курсанты булып чыккан ул.

 

Дәүләт тарафыннан бирелгән бөтен матди ярдәмне дә алганнар. Югалган документларны да тиз арада ясап, кулына тапшырганнар.

 

Кеше гомере бернинди бизмәннәрдә дә үлчәнми һәм аңа бәя дә куеп булмыйдыр. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә бирелгән миллион нәрсә инде ул? Бер олигархның асылташлы сыңар ботинка бавы бәясе генә... Гөлнара турында уйлыйм әле, Аделен кеше итәсе, өен салып бетерергә кирәк, әле аның өстенә күпме кредит өелеп калган. Дәүләт биргән акча күпмегә кадәр җитәр!

 

Кешегә гомер бер генә бирелә диләр. Ходай Тәгалә ана белән балага икенче тапкыр яшәүне юкка гына бирмәгәндер. Һич тә икеләнмичә әйтә алам: Гөлнара улы Адель белән Алмазның, Алинәнең якты истәлеге өчен бик матур итеп яшәрләр әле.


Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 17 | 09.08.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»