поиск новостей
  • 20.04 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 20.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 20.04 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 20.04 "Әлифба: хәреф дөньясында" Кариев театры, 11.00, 2+
  • 20.04 "Матур-Сity" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 22.04 "Мәхәббәт FM" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.04 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 22.04 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 23.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сәлам, Актәпи!" Кариев театры, 13.00, 3+
  • 24.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 24.04 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 24.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 25.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.04 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Казанда Ак.Сахаров урамында 1 бүлмәле фатир озак вакыткаарендага бирелә. 89172930043
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659

Архив
 
15.03.2025 Шоу-бизнес

Иркә: “Җырлау – әниемнең тормышка ашмаган хыялы”

Татарстанның атказанган артисты Иркә белән тормышындагы яңалыклар турында сөйләштек. Берничә ай элек җырчы артыннан күзәтеп йөрүчеләр барлыгы турында әйткән иде: “Соңгы араларда, бигрәк тә Питрәч концертыннан соң, минем эш машинасы артыннан бер машина күзәтеп йөри башлады.

Аңа кадәр дә инде башка төрле машиналарның да торуларын күрдек. Мин, болай гына, дип уйлаган идем. Кая гына барсам да, безнең арттан йөрүче машина 159нчы регионнан. Машинаның маркасын әлегә әйтмим, номерлары да бар. Без инде аны, әлбәттә, яздырып бардык. Машинаның хуҗасы яки вакытлыча хуҗасымы, мин кафега кереп утырсам да, үзенең барлыгын белдереп, кереп утыра. Мин үземнең гаиләмне, үземнең сәламәтлегемне, төркемемне, машиналарымны сакларга тиеш. Чөнки андый хәлләр элек тә булды, тик ул вакытта мин дәшми калдым.”

- Иркә, социаль челтәрләргә сезнең арттан күзәтеп йөрүчеләр бар дип әйткән идегез. Бу хәл ителдеме?
 
- Социаль челтәрләрдә бу проблема турында ачык итеп әйткәч, барысы да туктады. Вакытлыча булырмы, белмим, әлегә тынычлык, шөкер.
 
- Бу сез белгән кешеләрдер?
 
- Әлбәттә, белгән кешеләр. Кайберәүләр бу дөньяга мәңгегә килгән кебек яшиләр. Әзрәк элемтәләре булса, әйтеп тә тормыйм. Аларда курку дигән әйбер юктыр. Иң мөһиме без Ходайдан куркырга тиеш. Шулай да минем сүзләремне алар ишеткәндер дип ышанам.
 
- Әниегез белән тагын берәр җыр әзерләмисезме?
 
- Әнием искиткеч матур җырлый. Миңа аның тавышының йөздән ун гына проценты бирелгәндер. Чын татар хатын-кызларына хас авыл моңы, табигатьтән бирелгән сәләте бар. 70 яшь булса да, кайбер ноталарны, бормаларны миннән остарак башкара. Мин аның белән горурланам. Әниемне дөньяга чыгара алуым белән бик бәхетле. Ул үзе дә сөенә. Әнине гастрольләргә алып чыккан идем. Кичләрен телефоннан сөйләшеп алабыз. Әни: “Ерак булмаса, Казан тирәләрендә генә мине тагын бер шулай алып чыгарсың әле”, - диде. Әни бик дәртләнеп китте. “Мине дөньяга чыгардың”, - дип елады. Ул бит аның яшь чакта тормышка ашмаган хыялы.
 
- Сез гел үзегезне формада тотасыз. Сере бармы?
 
- Кешенең фигурасы, йөзендәге  җыерчыклары да эчке халәтебезгә бәйле. Хәзер күбрәк үземнең эчке халәтем өстендә эшләргә тырышам.
 
- Төркемегез бик ишле. Һәрберсенә хезмәт хакы түләргә кирәк...
 
- Шөкер, барысы да җитеп бара. Мин үзем акча артыннан куа торган кеше түгел. Иң мөһиме - төркемгә дә, үземә, балаларыма да җитә. Бөтен энергиябезне гастрольләргә, иҗатка сарыф итәбез.
 
- Тиздән туган көнегез җитә. Нинди нәтиҗәләр ясый аласыз?
 
- Быел 41 яшь тула, шөкер. Яңа дистәлеккә аяк басам. Үземнең тормышым белән бик канәгать. Бер әйберне генә үзгәртер идем. Казанга укырга керергә килгәндә Лидия апа Әхмәтова: “Училищега укырга кер. Гастрольләргә өлгерерсең әле”, - диде. Менә шул вакытка әйләнеп кайта алсам, укырга керер идем. Хәзерге тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: музыка көллияте – күп кенә җырчылар өчен иң зур фундамент.
 
-  Иркә, хәзер күп кенә җырчылар тавышларын камилләштерү өчен остазлар белән эшли. Сез дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсезме?
 
- Беренче вакытта, әлбәттә эшләдем. Хәзер инде яшь барган саен тавышны үзгәртеп булмый. Аңа кагылырга да ярамый, чөнки тавышны бозарга мөмкин. Ходай биргәнгә рәхмәт әйтеп, сакланырга кирәк.  
 
Фото социаль челтәрдән алынды

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.03.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы