поиск новостей
  • 20.03 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.03 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.03 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.03 "Тау битендә Сабантуй" Кариев театры, 13:00, 18:30, 6+
  • 22.03 "Ситса туй" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.03 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 22.03 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры, 18.00, 12+
  • 22.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00, 12+
  • 22.03 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11:00, 2+
  • 23.03 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 23.03 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.03 "Хыялый" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 25.03 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.03 "Ядәч! Исемдә!" Тинчурин театры, 18.30, 18+
  • 26.03 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 26.03 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Март
  • Илгиз Кәлимуллин (1929-1989) - шагыйрь
  • Сәләм Алишев (1929-2015) - галим
  • Фәридә Сафина - актриса
  • Лилия Заһидуллина - журналист
  • Рәзинә Исмәгыйлева - журналист
  • Марсель Мәхмүтов - клипмейкер
  • Эльмира Галимова - композитор
  • Мөхәммәт Миначев (1938-2018) - милли активист
  • Радий Хәбиров - дәүләт эшлеклесе
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • хундай крета2 сатыла. 2024елгы. 89600349053
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
  • Сэгать 17.00 сон яисэ суббота,воскресенье эшлэргэ подработка эзлим.ойлэр жыештырырга,бала белэн утырырга ризамын.тел:89196978895 ватцап.
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итүче белгеч кирәк. Тел. 89874109509
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
Архив
 
13.03.2025 Милләт

«Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды (ФОТО)

Бүген «Шаян ТВ» телеканалында Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы – «татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды. Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, жюри тарафыннан 37 җиңүче билгеләнәчәк.

Утырыштагы профессиональ жюри арасында Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Эльвира Әхмәтова, Илдар Хәйруллин, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Роза Әхмәдиева, Илдар Хәйруллин, Ирек Шәрипов, Гөлназ Шәйхиева, Флера Сәйфуллина кебек халкыбызның зур шәхесләре, танылган шагыйрьләре, язучылары һәм артистлары урын алды.

Әлбәттә, утырыш барышында жюри әгъзаләренә җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде, чөнки быел да әлеге бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерде. Конкурста бөтен Россиядән 4500 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Пермь крае, Свердлау өлкәсе һәм Башкортостанда яшәүче милләттәшләребездән дә эшләр кабул ителде. Шулай ук чит илләр – Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән катнашучыларның булуы – халкыбызның бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде.

Кабул ителгән эшләр саны күп булуга карамастан, аларның эчтәлеге быел тагын да баерак. Жюри әгъзаләре әйтүе буенча, эшләр бик көчле һәм зур игътибар таләп итә. Чыннанан да катнашучыларның әлеге бәйгегә мәхәббәте зур, чөнки елдан ел берсеннән-берсе кызыклы һәм чын мактауга лаек эшләр кабул ителә.

«Әдәби иҗатны үстерү ягыннан шушы конкурның әһәмияте бик зур. «ТАТАР СҮЗЕ» – безнең телебезне, әдәбиятыбызны халык арасына тарату җәһәтеннән әһәмиятле гамәл. Г.Тукай, М.Җәлил һәм Һади Такташ кебек классикларыбыз белән белән бергә хәзерге заман әсәрләре дә яңгырый. 4000 артык эш тәкъдим иттеләр, бу сан елдан-ел арта бара һәм безнең рухи потенциалыбызның зурлыгын күрсәтә», – дип үз фикерен белдерде Жюри рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Хәзер без – жюри әгъзаләре – бергә җыелышып, эшләрне карыйбыз. Бик кызу бәхәсләр бара. Әлеге конкурсның елдан-ел бар яктан караганда да эшләрнең саны артуын һәм эчтәлеге ягыннан да баерак булын күзәтәбез. Әлбәттә, бик авыр, чөнки бер үк номинациядә һәм яшьтә булган балалар арасында эшләр бар яктан да камил. Тагын шуны әйтеп китәсем килә, без 4000 артык эш арасында балалар әти-әниләре, әби-бабалары бергә күмәкләшеп төшергән иҗат эшләрен җибәргән гаиләләргә аерым игътибар бирдек. Эчтәлек ягыннан килгәндә туган тел, туган як һәм Ватан турында темаларга да зур әһәмият бирдек», – дип уртаклашты «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова

«Бик күп катнашучылар булды, аларның барысын да карап чыгарга күп вакыт һәм тырышлык кирәк булды, чөнки һәрберсен тыңлап чыгу һәм бәя бирү шактый авыр әйбер. Шигъриятнең үзенең мелодикасы һәм ритмы бар. Шигырь – ул текстны гына уку түгел, сәнгати фаразлап һәм актерларча башкарып, җаныңны һәм тәнеңне хисләрне салырга кирәк. Шаккатып тыңлап утырдым: иң әйбәт шигырь сөйләүче – кечкенә балалар, 6-10 яшьлекләр. Алар чумып һәм тоеп башкаралар. Бу бик шатландыра», – дип үз хисләрен белдерде «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Ильдар Зиннур улы Хәйруллин.

Быел әлеге грандиоз бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып тора. Ул 2 000 000 сумны тәшкил итә. Җиңүчеләрнең исемнәре тантаналы рәвештә Гала-концертта билгеле булачак.

Искәртеп үтәбез, барлык катнашучыларга да электрон форматта рәхмәт хатлары җибәреләчәк.

Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 2 000 000 сум.


---
Шаян
№ --- | 13.03.2025
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы