поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.08.2011 Сәясәт

Яңа “прихватизация” әзерләнә

Әй рәхәт заманда яшибез, җәмәгать. Кибетендә дисеңме, базарындамы ни теләсәң, шул бар. Акчаң булса, аласың да ашыйсың. Юк икән, башкалар өчен сөенәсең.

Беркөн үзем дә кибеттән сумка тутырып ашамлыклар: Египет бәрәңгесен, Кытай дө­гесе, Краснодар серкәсе, Ульян суганы, Әстерхан карбызы һәм помидоры, Чуашстан колбасасы, Африка бананы, әфлисунын һәм башка тәм-томнарын алып кайттым да, шуларга карап, сөенечемнән күзгә яшьләр килде. Оныкларыма курчак, музыкаль уенчык та алдым әле. Кытайныкын. Шул ук көнне ирем чәчәкләр алып кайткан – Голландиянекен. Әй сөендем шуларны өстәлгә таратып салгач.

 

Әле бит өстә дә ни җитте генә түгел: Грециянең чәшке туны, Корея күлмәге, аякта Италия туфлие, муенда, бармак­ларда Төркия алтыны. Япония телевизорын карыйбыз, Чехия суыткычыннан файдаланабыз, Корея, Германия, кыскасы, те­ләсә кайсы чит илнең машинасында җилдерәбез, иске булса да, Американың “Боинг”ла­рында очабыз. Менә бит, мәйтәм, җәмгыятьне үзгәртеп кору­ның рәхәте, бөтен Җир шарындагы илләр безнең турыда кайгырта: ашата, киен­дерә, бар нәрсә белән тәэмин итә. Үзе­безгә җитеш­тереп торасы да юк.

 

Туксанынчы елларның җитәкчеләренә, бигрәк тә “прихватизация”нең башында торган Анатолий Чубайс белән Егор Гайдарга көн буе рәхмәт укыдым ул көнне. Аларның җиңел кулыннан завод-фабрикаларны таркатмасалар, шәхси кулларга юк кына бәягә сатмасалар, күрер идекме бүгенге чит ил товарларын. Ятар идек һаман да тыныч кына заводларда, колхозда эшләп, үзебездә үстерелгән бәрәңге, тавык боты, колбаса ашап, Иваново осталары тукыган тукымадан те­гелгән кием киеп.

 

Хәер, киләчәктә тагын да шәбрәк буласы икән әле безнең тормыш. Россия Хөкүмә­те яңа “прихватизация”, ягъни инде болай да санаулы гына калган компания, пред­прия­тиеләрнең дәүләт акция­ләрен шәхси кулларга сатарга әзерли. 2017 елга кадәр дәү­ләтнеке булган бер генә компания, предприятие дә калмаска тиеш. Бу хакта ел башыннан ук сөйлиләр иде инде. Шушы көннәрдә беренче вице-премьер Игорь Шувалов Д.Медведевка 2012 елдан ук хосусыйлаштырыла башларга тиешле компания­ләрнең исем­леген әзерләп биргән. Болар – “Русгидро” (Россия гидроэлектро­станция­лә­ре операторы), “Роснефть”, Шереметьево аэропорты, “Сов­комфлот” (диң­гезләрдә йөк ташу белән шө­гыльләнү­че компания), “Интер РАО ЕЭС” (энергетика компаниясе), “Аэрофлот”, “АЛРОСА” (алмаз җитештерүче дөнья­дагы иң зур компания), “Россельхозбанк”, “Росагролизинг” компания­ләре, ВТБ банкы. Докладта шулай ук “Уралвагонзавод”­ның (илдәге бронетехника җитеш­терүче иң эре предприятие), РЖД (Россия тимер юллары), “Транс­нефть”нең дә 75 процентка кадәр акцияләрен сату турындагы тәкъдим бар. Бу исемлек шактый озын, биредә иң эре компанияләр генә саналды.

 

Шулай итеп, берничә елдан Россиянең байлыгы тә­мам шәхси кулларга күчеп бетәчәк. Көн кебек ачык, ул компания, предприятиеләрнең акцияләрен дә илнең беренче йөзлегенә кергән миллиардерлары сатып алып бетерәчәк. Чөнки гади халык кулында гына түгел, урта һәм кече эшмәкәрләрдә дә “җү­ләр” акчалар юк. Хәер, булса да, аларны анда кертмәя­чәкләр. Бүгенге тормышыбыз шуны көн саен раслап тора лабаса. Дөрес, янәсе, аукционнар теләсә кем өчен ачык булырга тиеш. Акцияләрне дә теләсә кем сатып ала ала, янәсе. Ләкин бу һәрвакыт­та­гыча демократия уены гына.

 

Хәтердә, илдә үзгәртеп кору башлангач, иремнең яһүд милләтеннән булган бер танышы безнең ике бала белән кечкенә генә бер бүлмәле фатирда интеккәнебезне күреп, банктан кредит алып, кооператив фатирлы булырга үгетләгән иде. Янәсе, курыкмагыз, тиздән илдә зур үзгәрешләр булачак. Ә без курыктык, андый зур акча белән эш иткән кешеләрмени соң? (Хәер, кредит, ссуда белән бәйләнергә хәзер дә куркабыз.) Ул исә кредитка үзенә дүрт, улына дип ике бүлмәле фатир сатып алды. Бер ул гына түгел, акыллы башлар, ха­кимияткә якын ке­шеләр барысы да шулай эшләде. Кемдер йорт тө­зеде, кайсыдыр машина алды. Озак та үтмәде, аларның йөзләрчә меңнәре сумнарга әйләнде дә калды.

 

Аннары матур сүзләр сөйли-сөйли халыкка ил байлыгын акцияләр, ваучерлар рә­вешендә өләшә башладылар. И-и сөенештек шул чак. Янәсе, әнә бит Чубайс бер-ике елдан бер ваучерга бер машина вәгъдә итә, дидек. Ә акыллы кешеләр шунда ук эре пред­приятиеләрнең акция­ләрен сатып алып яисә порошокка, аракыга әйләндереп бетерде. Ә күпләр – укытучылар, мә­дәният хезмәткәрләре, авыл халкы, хакимияттә­ге­ләрнең тәмле теленә алданып, ки­ләчәктә зур дивидендлар буласына ышанып, янә “Доверие”, “Образование”, “Хопер-инвест”, “Золотой колос” кебек инвестиция фонд­ла­ры­ның акцияләрен ал­ды. Ә алар исә буш кәгазь генә булып чыкты, хәзер дә кайдадыр тузан җыеп ята­лар. Теге фонд җитәкчеләре башта депутатлыкка үрмәлә­де, аннары кайсы комитет, кайсы банк җитәкчеләре булып алдылар да, күп итеп акча туплагач, кайберләре Мәскәүгә, ә кайсылары хәтта чит илләргә үк чыгып качтылар.

 

Әле беркөн берсен телевизордан күрсәттеләр. Дөнья­ның иң бай коллекционерларыннан берсенә әйләнгән дә, шул байлыгын Татарстанда да күргәзмәдә күрсә­тәчәк икән.

 

Хәер, нишлисең, һәркем­нең үз язмышы. Боларны да теге миллиардерлардан көнлә­шү­дән түгел, Аллаһы Тәга­лә кайчан да булса барыбер барысын да тигезли ул, ха­лыкның хәтерен яңартып аласы килүдән генә язам. Элемтәләре, акылы, мөмкинлеге, тәвәккәллеге булганнар яңа “прихватизация” вакытында йоклап калмасыннар, дим.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 147 | 10.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»