|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2025 Шоу-бизнес
![]() Гөлүс Хәбибрахманов: “Әллә 3, әллә 4 меңгә ун сутый җир казыдым”“Сөембикә” журналының март санында җырчы, алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов белән интервью чыкты. Хатын-кызлар журналы булгач, сүз күбрәк хатын-кыз белән ир-ат мөнәсәбәтләре, аларның гаиләдәге урыннары, вазыйфалары турында барган, әлбәттә. Шул интервьюдан билгеле булганча, пандемия чорында артистлар эшсез калгач, Гөлүскә шактый гына вакыт өйдә “хуҗабикә” булып утырырга туры килгән икән. Хатыны Галия эшкә йөргән. Гөлүс ул чорны: “Ә мин өйдә утырам... Ашарга да пешерәм, Ютубтан карап ризыкны төрләндереп кенә торам, савыт-саба да юам, хатынны матур итеп каршы да алам. Гаиләгә керткән өлешем шул иде. Әмма үзем өчен шактый авыр вакыт булды ул. Машинага кредит түләп бетермәгән идем әле. Берсендә хәтта бакча казырга бардым. Әллә 3, әллә 4 меңгә ун сутый җир казыдым. Әмма машинаны барыбер сатарга туры килде”, – дип искә ала. Сүз уңаеннан, Гөлүс белән аның хәләл җефете Галия инде 16 ел бергә яшиләр, ике бала үстерәләр. Уллары Рәсүлгә 16, кызлары Мәдинәгә 10 яшь. Кышын Гөлүснең социаль челтәрендә Мәдинә еш күренде, әле бергәләп чаңгыда йөрделәр, әле авылга кайтылар.
--- |
Иң күп укылган
|