поиск новостей
  • 28.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 18.00, 16+
  • 29.03 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 30.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 18.00, 16+
  • 30.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры, 12.00, 17.00, 12+
  • 31.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
Архив
 
12.03.2025 Медицина

Инфекционист: «С гепатитын маникюр аша йоктырырга мөмкин»

Татарстанда 2024 елда хроник С гепатиты белән 11 меңнән артык кеше исәптә тора. Хәзер бу авыруны дәвалап була, иң мөһиме – вакытында дәваланырга. Стериль шартлар үтәлмәгән маникюр яки косметология салонында да әлеге чирне йоктырырга мөмкин.

Бу хакта «Татарстан Республикасында С хроник вируслы гепатитын йоктыруга һәм таратуга каршы көрәш чаралары турында» матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Тире катламы бозылганда йогышлану килеп чыгарга мөмкин. Хәзер барысы да маникюр, педикюр ясата, шуңа күрә бу процедуралар өчен стериль булган урыннарны сайлау мөһим. Мондый төр хезмәтләрне өйдә яки инструментлар стерильләштермәгән җирдә эшләтергә ярамый. Медицина инструментлары, татуаж ясау, тырнак эшкәртү, пирсинг аша йогышлану килеп чыга ала. Маникюр ясаучыдан: "Сез бер тапкыр кулланыла торган инструмент кулланасызмы, инструментларны эшкәртәсезме?" дип сорарга уңайсызланмагыз. Чөнки бу сорау бик мөһим. Ә һава-тамчы юлы белән ул тапшырылмый. Шулай ук шәхси гигиена предметларының индивидуаль булырга тиешлеген истә тотарга кирәк һәм очраклы җенси бәйләнешләрдән качарга кирәк.

Ел саен В һәм С гепатитларына маркерлар тапшырырга кирәк, алар тиз генә ачыкланмый, соңрак баш калкытырга мөмкин. Ә әлеге вирус йоктырган һәркемгә, кискен чорны булдырмас өчен, ел саен медицина тикшерүе узарга кирәк», - ди инфекционист, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Юлия Созинова.

Әгәр С гепатиты вирусын йоктырганнан соң кеше организмы аны мөстәкыйль рәвештә җиңә алмаган һәм вирус 6 айдан артык үрчүен дәвам итә икән, димәк, авыру хроник формага күчә. С гепатиты хроник формага уртача 4 кешенең 3есендә күчәргә мөмкин. Вирус инфекцияле кешенең канында, спермасында, аналык бүлендекләрендә һәм башка биологик сыеклыкларында күп күләмдә була.
 
Фото: ru.freepik.com

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.03.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы