поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.08.2011 Авыл

Авыллык

Ана сөте белән кергән гомер буенча саклана, ахры. Мин моны авылга кайткан саен ныграк тоям.

Инде шәһәрдә төпләнгәнгә дә дистә елдан артып китте, әмма кандагы авыллык үзенекен итәме, әллә гендагы ниндидер «ский»лар җиңәме – сала тормышының ыгы-зыгысы җанны кимерә башлый. Югыйсә шырпы тартмасыдай бертөрле күпкатлы йортларга да, кырмыска оясыннан да кайтыш машиналар белән тулы юлларга да, мәңге тынмас гүләүгә дә ияләшергә вакыттыр инде. Мин исә теге икенче елын рәттән бер үк класста утырып калган икеле капчыгы кебек – ияләшә алмыйм.

 

... Әбекәемә кайттым да пыр туздырып өй җыештырып йөрим. Палас – койма башына, мендәрләр өелеп торган шифер өстенә менеп кунаклады, шифоньер әйберләре берәм-берәм кер бавына үрмәләде, чиратта – тәрәз челтәрләрен салдыру, аннан – тәрәзләрне ялтыраганчы юу... Рәхәт! Үпкәләргә кереп тулган саф авыл һавасы, күрше Рәйханә апа казларының каңгылдашуы, мин юган тәрәзәнең аргы ягында, башка урын таба алмагандай, ишегалдының кыл уртасында борын төртеп чәчәк атып утырган җир җиләгенә кадәр кадерле. Кәлияле юллары да, мин юган тәрәзәләрне шабыр тузанга батырып колхоз эше белән чапкан

 

«КамАЗ»ларына кадәр үземнеке – якын! Авылга түгел, үз-үземә кайттым бит, әй!

 

Урамга чыксаң – урамда, күршегә керсәң, күршедә син үзеңдәге кебек! Гаеп эзләүче, тикшерүче, моныкы болай, минеке тегеләй, дип чагыштыручы юк. Кәлүшеңне эләктерәсең дә үз дөньяңда йөрисең. Колынын ияртеп «эшкә киткән» бахбайларына кадәр син монда үз-якын. Ихласлык, самимилек, керсезлек. Үз башлангычың булу, анда кайтып йөри алуың гына да нинди бәхет икән!

 

Менә нәрсә җитми ул мәңге туганлаша алмаган шәһәргә. Таштан салынган кала яшеллеккә күмелгән саладан нигезе белән үк аерылып тора икән. Без монда үзебез түгел: тамыры белән йолкып алынган гөл кебек, башка тәрәз төбенең ямен таба алмый интегәбез. Уңайлыкка да уңайлы анысы, җылылыкка да җылы – әмма тәме бар, җаны юк. Безгә шәһәрдә риясызлык, көләчлек, рухи югарылыкка омтылу җитми икән. Әле ярый сусауны басучы, канатлар бирүче туган авыл бар, дип уйлап куйдым. Кайтып йөрер нигез барда, без әле һәрчак канатлы.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»