поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
12.03.2025 Мәдәният

Ташкентта Татарстан киносы көннәре узды (ФОТО)

Узган атнада Үзбәкстанда “Татарстан киносы көннәре” гөрләде. Бу уңайдан “Татаркино”ның директоры Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендәге делегация Ташкетка барып кайтты.

Ташкентның Милли кино сараенда тамашачыларга дүрт көн дәвамында “Гашыйклар тавы” (режиссеры – Салават Юзиев), “Телсез күке” (режиссеры – Рәүф Кубаев), “Мин киләм” (режиссеры – Булат Сабитов) дигән яңарак төшерелгән нәфис фильмнар һәм халык күптән яратып караган “Әпипә” (режиссеры – Илшат Рәхимбай) музыкаль комедиясе тәкъдим ителде.

Ташкент тамашачыларына “Телсез күке” премьерасын күрсәткәндә, залда кино сәнгатендә беренче адымнарын ясаучы Сәидә Мөхәммәтҗанова да бар иде. Тамаша башланыр алдыннан ул татар халкының “Озату” дигән җырын башкарды.

Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы кино дуслыгы 2018 елдан бирле дәвам итә. Шул вакытлардан бирле Татарстан кинолары даими рәвештә Үзбәкстан буйлап сәяхәт итә, ә үзбәк кинолары Казанда күрсәтелә.

Тиздән икенче татар-үзбәк кинопроекты старт алачак. Дин галиме, мәгрифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган “Мөгаллим” дигән фильм төшерелә башлаячак.

Беренче уртак кинопроект кысасында 2019 елда Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” әсәре буенча “Сөмбел” дигән нәфис фильм төшерелгән иде. 


---
Татаркино
№ --- | 12.03.2025
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы