|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2025 Матбугат
![]() Татарстан журналистикасы югалту кичерә1993 елдан "Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясендә оператор булып эшләгән, соңыннан КФУда журналистика факультетында укыткан Алмаз Хаҗиев һәлак. Бу хакта «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе хәбәр иткән. Ул 2023 елның июлендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Августтан элемтәгә чыкмый башлаган. Бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган булып саналган. 7 мартта аны һәлак булган хәрбиләр арасыннан тапканнар. «Ул ил өчен гомерен бирде. Без, балалары тыныч илдә яшәсен өчен тырышты. Чын ир-атларга хас батырлык күрсәтте. Хөрмәткә лаек. Кызганычка каршы, нәтиҗәсе шундый аяныч», – дип сөйләгән сеңлесе Гөлназ Хаҗиева.
«Ул үз эшендә профессионал иде. Якты, истә калырлык кадрлар ясый белде. Телевизор караучыларга бик ошый иде. Аның катнашында ясалган тапшырулар һәрвакытта да яхшы килеп чыга иде. Без телекомпаниядә аны чын профессионал буларак хәтерлибез», – дип билгеләп үткән «Чаллы ТВ» җитәкчесе Ренат Гыйззәтуллин.
Алмаз Хаҗиев белән хушлашу тантанасы 11 мартта, 11.00 сәгатьтә Арча районында узган.
--- |
Иң күп укылган
|