|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2011 Җәмгыять
Ризык хәсрәтеме, иман тынычлыгымы?Матбугат.ру да “Акылга сыймаслык “хокуклар” язмасына карата язылган фикерләр арасында берсе кызыклы тоелды. Дөрес, ул бик примитив фикер, әмма материалистларның фикерләве нәкъ менә шул примитивлыгы белән кызыклы һәм гыйбрәтле дә инде. “ЛәкЛәк” псевдонимлы берәү: “Әгәр дә кеше үз ризыгы белән туа икән, бу дөньяда нишләп ачлыктан шул хәтле кеше үлә? Ризыгы бар бит!” – дип куйган. Без, мөселманнар, бәхәстә дәлил кирәк булганда, Коръән һәм хәдисләргә мөрәҗәгать итәбез, әмма материалист белән дискуссия вакытында бу батмый. Шуңа күрә бу юлы да сорауга мантыйкый анализ һәм дөньяви фактлар белән җавап бирергә туры килә.
Тик шулай да башта бернәрсәне искәртергә туры килә: баланың үз ризыгы белән тууы турындагы җөмлә ул исламнан, шуңа да ул югарыда искә алынган язмада мөселман гаиләләренә карата кулланылды да, нәкъ менә шулар бала туу сәбәпле муллыкларына зыян килер дип уйламыйлар, тынычлык һәм иминлектә яшәүләрен дәвам итәләр. Ә менә материалист гаиләсендә, исә җан яралу фаҗига, бөлгенлек хакында баш ватып, стресс кичерү икән. Язмага карата әйтелгән материалистларның фикерләре моны дәлилли. Бәхәс объекты булган җөмләгә килсәк, ул ана карынындагы яралгыга җан керү белән, Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, фәрештәләрнең дөньяга киләчәк җанга тәкъдир язуларына бәйле туган. Адәм баласының баймы, фәкыйрьме буласы (ягъни ризыгының да күләме), бәхетлеме-бәхетсезме икәне шул чакта билгеләнә дә инде. Тагын бер тапкыр ассызыклыйк, аның ризыгының күләме хәл ителә. Кемнәргәдер Галәмнәр хуҗасы тарафыннан мул ризык, кемнәргәдер исә ачлы-туклы яшәү, кайберәүләргә хәтта, күргәнебезчә, ачтан үлү вәгъдә ителә. Адәм баласы дөньяга килгәннән соң никадәр генә талпынмасын, үзенә билгеләнгән ризыкны арттыра да, киметә дә алмый, аңа билгеләнгән икмәк сыныгы башка берәүнең ашказанына төшми һәм, киресенчә, бу баланың ризыгы да башка берәүгә, хәтта үз әти-әнисенә дә аш була алмый. Шуңа күрә дә хак мөселман кемгәдер бирелгән муллык өчен көнчелек хисе белән янмый, үз байлыгы өчен кан калтырамый, байлык алтын-акча күләмендә түгел, шөкер итүдә дип, тыныч кына яши, мал сәбәпле үз баласын бугазламый.
Инде хәзер бәхәс тудырган җөмләгә печтек кенә лексик анализ ясыйк. Сорау гадәттә нәкъ менә шул мәгънәне төшенмәгәнлектән туа бит. Анда ризыгы дигән сүз алдыннан үз дигән ачыклаучы аергыч килә. Менә шул аергыч “ЛәкЛәк”нең соравына җавап бирә дә инде, ягъни җавап сорауның үз эчендә үк. Әлеге сүз ризыкның бар кешегә дә тигез бүленмәвен искәртә, әти-әнинең үз ризыгы, баланың үзенеке. Монда сүз күләм турында бармый, балага күпме ризык язылганлыгын без белә алмыйбыз, аның бу дөньяда күпме торачагы да, үлеме ни рәвешле булачагы да адәм баласына алдан мәгълүм түгел.
Инде хәзер үзе пенсиягә киткән хезмәттәшләремнең берсе миңа бер вакыйга сөйләгән иде. Бу урында аны китереп китү урынлы булыр төсле. Бер авылда бер үк елда ике кеше пенсиягә чыга. Берсе колхозда авыр кара эштә изелеп, минималь пенсиягә лаек була. Икенчесе, күрәсең, җитәкчелек эше белән мәшәкать чиккәндер, аңа персональ пенсия билгелиләр, ягъни картлык акчасының күләме беренче авылдашыныкына караганда күпкә артык булып чыга. Мул пенсия алучы карт, сөенә инде, билгеле, күршесенә килеп мактана, шуның-шуның кадәр пенсия чыкты, ди. Икенчесе, күрәсең, иман әһеле булгандыр, алай көенми дә, күкләргә дә сикерми, сабыр гына: “Азны күп итеп тотарга язсын”, – дип Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә. Акчасы күп булганга сөенгән пенсионер бер ел да аннан файдалана алмый, берничә айдан соң вафат була. Икенчесе исә, чынлап та, азны күп итеп тотып, инде дистә еллар тыныч кына яшәп ята. Күрәбез, Аллаһы Тәгалә аңа аз пенсия насыйп итсә дә, ризыгын күп әйләгән.
Инсанга билгеләнгән ризыкның күләмен аның бүгенге көндәге байлыгы белән бәяләп булмый. Әйтик, миллиард долларлар белән үлчәнгән байлыкка ия олигархның ризыгы урам теләнчесенекенә караганда артык, дип өздереп раслый алмыйбыз. Бердән, ул миллиардларны олигарх, күпме тырышса да, ашап бетерә алмый, бу дөньяда калдырып китә, икенчедән, аны иртәгә үк әҗәл көтүе һәм ризыгының инде бер көнлек кенә калган булуы ихтимал, өченчедән, үңәч рагы белән чирләгән карун да, өстәлдә ризык өелеп торган килеш, аны йота алмыйча, ачлыктан айлар-еллар буе интегергә мөмкин. Барысы да ана карынында вакытта Аллаһның әмере белән фәрештәләр ни дип язганга бәйле.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|