|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.03.2025 Әдәбият
![]() Әнгам Атнабаевның энесе 92 яшьлек Мәгъдән Атнабаев вафатӘлеге фотоны “Матбугат.ру” хәбәрчесе бер атна элек, 27 февраль көнне төшереп алды. Мәгъдән абый Казанга килгән иде. Ул Әнгам Атнабаев премиясе иясе, шагыйрә һәм педагог Галия Гайнетдинованың 65 яшьлек юбилеенда катнашты. Ул вакытта 92 яшьлек Мәгъдән абыйның энергиясенә күпләр шаккатты, әле һаман да рульдә үзе йөри, дип ассызыкладылар. Бер көннән Рамазан ае башланасы иде. Мәгъдән абый үзенең авылында имам булды. Бүген Рамазан аеның 8нче көнендә Әнгам Атнабаевның энесе Мәгъдән Атнабаев якты дөньядан китеп барган. Бу турыда “Кызыл таң” газетасы хәбәр итте. “Эх, Мәгъдән абый, сагынырбыз инде сине! Күрдемеңнең генә түгел, Тәтешленең, бөтен республиканың бизәге идең! Хуш, Мәгьдән абый! Атнабайга охшатып, аның чалымнарын эзли идек синнән. Үзең шаян, үзең җитеш, үзең бер дипломат идең. Яшен идең, ут идең... Абый кебек тә, әткәй кебек тә идең. Кеткелдәп көлер, кочаклап алыр, кирәк җирдә киңәшеңне бирер идең. Гәзитебезнең якын дусты идең”, - ди кызылтаңлылар.
Мәрхүмнең балаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
--- |
Иң күп укылган
|