|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2025 Шоу-бизнес
![]() Рәсим Низамовны «Каеннар арасында» җыры өчен гаепләгәннәр
Җырның эчтәлеген аңламаучылар күп булган. - Үземнекен генә түгел, мин шагыйрьнең сүзен дә җиткерергә теләдем. Сүзләре – Роберт абый Миңнуллинныкы. Төрлечә аңлаган кеше булгандыр, төрле фикерләр ишетелде. «Андый җыр буламыни?» – диючеләр булды. Җырның ертыгы юк, дибез. Роберт абый белән киңәштек. «Син җырла, мин җавабын үзем бирермен», – дигән иде. Чыннан да, җавабын да бирде гаепләүчегә. «Син бит шигырь аңламыйсың, булсаң да ил агасы. Миңа каен – сылу бер кыз, сиңа – утын агачы», – дип, тотты да сүкте. Роберт абыйга багышланган кичәдә Роберт Миңнуллинның хатыны Клара апа белән сөйләшкән идек. «Бу шигырь без егет белән кыз булып йөргәндә язылган иде. Аның шундый гадәте бар иде: нәрсә күрә, шундук шигырь яза да куя. Кайдандыр кайтып барганда, мин ак күлмәктән каеннар арасында җилбәзәкләнеп йөргәнмен, ул сырлап куйган», – дип шаярып сөйләгән иде. Җыр буларак 1997 елда чыкты, ә шигырь язылуына 30 еллап булгандыр. Җырның танылуының сәбәбе дә шигъри шаяру булудадыр. Матур гына җыр булып, халык күңеленә кереп китте.
"Мактасаң да, сүксәң дә, минем визит карточкасы инде ул", - диде җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|