поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.08.2011 Шоу-бизнес

«Шәхес булырга омтылам!»

Кызлар бик ярата торган Илсур МОСТАФИНны бер тапкыр да күргәнем юк иде. Ярата дип интернетта аның турында язылган имеш-мимешнең күплегеннән чыгып әйтәм инде. Яшь егетнең шулкадәр күп кызлар йөрәгендә ут кабыза алуы гаҗәп түгел анысы, әмма башкасы кызык бит – дөресме бу «гайбәт чиләге»? «Яңа Гасыр» радиосы аша яңгыраган «Юкәләр», «Күкләр никахы», «Хуш, бәхетем», «Дуслар» кебек җырлары популярлаштырганмы аны, әллә уйланылган пиар-компаниясеме – шуларны белергә теләп, Илсурны редакциягә кунакка дәштем.

– Андагы гайбәткә ышанмагыз, аларның күбесе дөрес түгел. 3 ел Лилия исемле кыз белән йөрдем – шуннан ничек бабник булыйм инде мин? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды Илсур. – Мин тиз кызып китәм, әмма гаугалы кеше түгелмен. Позитив кешеләр белән аралашырга яратам, тормыш үзәгендә кайнап яшәү яклы. Офис эше минеке түгел – бер урында көне буена утыра алмыйм.

 

– Кайда утыра аласың соң?

 

– Үземнең эшем бар. Цемент белән бәйле ул, үземнең шәхси ширкәтем. Ир-ат буларак, үз тамагымны үзем кайгыртырга тиешмен дип саныйм.

 

– Ә сәхнә вакытлы мавыгу гына мыни?

 

– Әлегә ул хобби гына булып кала бирә. Чөнки танылу, радио һәм телевидениедән кирәгенчә «әйләнү» өчен акча кирәк. Акча күктән яумый, аны эшләп тапкач, аякка баскач, бары тик сәхнә эшчәнлеге белән генә ныклап торып шөгыльләнәсем килә.

 

– Кемнәр әзерләде соң сине әлеге сәхнәгә?

 

– Туган ягым Баулыдагы музыка мәктәбендә тавышымны кую белән Рифкать абый Вәлиев шөгыльләнде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында исә вокал буенча Лидия Әхмәтовада укыдым. Кумирым исә – Венера Ганиева. Ул җыр сәнгатендә минем өчен иң зур шәхес.

 

– Эстрадага уңышлы эшләнелгән җырлар аша кереп киттеңме, әллә арттан «төртүчең» булдымы?

 

– «Оскар Рекордс» белән 4 ел хезмәттәшлек иттем, аннан миңа җырлар сайларга булышкан Лилия Таһирова исемле композитор репертуар белән ярдәм итте. Татар дискотекаларында чыгыш ясавыммы, радиода яңгыраган җырларым үз тамашачысын табумы – сәхнәдә үз урынымны булдырдым, дип саныйм. 2009 елда «Тәүге җырлар» исемле дискым дөнья күрде, аның турында бик күп җылы фикерләр ишеттем.

 

– Берсен ташлаган, икенчесе белән очраша башлаган, дигән күптин-күп гайбәтләргә ничек карыйсың, әле бердәнберең булырдай кызны очратмадыңмы?

 

– Әлегә юк. Әмма минем өчен идеал – әнием Резеда. Анда хатын-кызда булырга тиешле бөтен уңай сыйфатлар да бар. Ул минем өчен изге кеше. Әти белән абый һәм мине кырыс тәрбиядә үстерсә дә, тиешле назны бирде, димен.

 

– Эстрада синең өчен нәрсә ул?

 

– Һәрвакытта да чиста булып кала алмаган өлкә. Мин аңа ир-ат булганга гына тартылдым, кыз бала булсам, әллә кайчан борылып киткән булыр идем.

 

– Син бүген танылганмы, кемнәрне, менә болар кебек була алсаң иде ул, дип үрнәк итеп атый алыр идең?

 

– Мине беләләр, таныйлар, концертларга даими чакыралар. Мин ошаткан, мине яратмаган кешеләр бар. Иң мөһиме – битарафлар юк. Ә эстрадада минем өчен Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Зәйнәп Фәрхетдинова – биеклек. Үзем өчен максат – шәхес булу.

 

– Үз-үзеңә теләкнең матди ягына күз салсак?!.

 

– 2-3 елдан өйләнергә, ике ул үстерергә, өч катлы шалаш, «Бентли», үземнең студия, аншлаг белән баручы концертлар...


Гөлнара ГАЛӘВИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»