поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.08.2011 Җәмгыять

Шагыйрьнең уйлары, өметләре тормышка ашарга тиеш...

29 июльдә, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВның вафатына ике ел тулган көнне, аның каберенә истәлек ташы кую чарасы уздырылды

“Күзгә-күз багып бирәмсең сәламең?

Туганым, дип өзеләме камәлең?

Нәсел-ру, ил-йорт йөгендә

Нык булдымы билеңдәге камәрең?

Дога, бәдъдога, вәгазь таләбең?

Вәгъдәңә, тәнгә ятышмы гамәлең?

Яктыртмакчы күңел күген күпләрнең -

Кояш, ай, йолдызлымы үз галәмең?

Искәндә дулап җаһилек җилләре.

Имангамы чакыра бу әләмең?

Уңмас, уелмас илаһың нурына

И, шагыйрь, манып язамсың каләмең?

 

Үзенең каләмен илаһының нурына манып язган шагыйрьнең истәлек көне бүген. Аның бөтен гомере фәкать илаһыдан килгән мөмкинлекләрдән чыгып, аның энергиясе, тәкъдире белән каләмгә, каләм аша кәгазьгә, кәгазьдән безнең җаннарыбызга күчте. Җаһилек җилләре искәндә, динебез дә, денебез дә онытылып торганда, иманыбыздан йөз чөергән заманда шагыйрьнең сүзе халыкка бик кирәк иде. Һәм аның сүзе халыкка барып җитте дә”...

 

...Якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның каберенә истәлек ташы кую чарасында шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илфак Мирза улы Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) бөек шагыйребез турында менә шундый бөек сүзләр әйтте. Бу мизгелләрдә җыелган һәр кешенең күңелендә авылдашы, якташы белән горурлану хисе күтәрелгәндер, әлбәттә. Шигырьдәге һәр сорауга Гакыйль уңай җавап бирә алыр иде бит. Кечкенә генә татар авылының гади бер өендә иҗат итеп хәрәкәтсез яткан бу кешенең башында татар теле, халкы, туган җире турында тиңсез шигырьләр туган һәм вакыт үтү белән аларның онытылмавын, ә бәлки, классикага әверелә баруын күрәбез.

 

Егерменче гасыр башларында төзелгән өй, инде җиргә сеңеп бара. Саргайган шифер белән ябылган түбәнең сырты сыгылып төшкән. Өй эченә керсәң, яшьлегеңә кайткан сыман буласың: ап-ак итеп акшарланган мич артында “почмак”. Бу мичтә Хәбибҗамал апа яраткан улына тәмле-тәмле кабартмалар, коймаклар пешергәндер. Тәрәзә төбендә керосин лампасы. Мич каршында Гакыйльнең киң агач караваты – ятып торган кешегә җылы булсын өчен шунда куелгандыр ул. Карават башлары кырылып, агарып беткән булса да, ул әле нык, тагын бер гасыр торырлык итеп ясалган. Каршыда - өстәл, диварда - чаршау белән каплап куелган киштә. Анда да, өстәлдә дә, алгы бүлмәдәге чаршау артындагы киштәләрдә дә китаплар, китаплар, китаплар... Алар яңа түгел, еш укудан таушалып беткәннәр.

 

Гакыйль аларны үзе шулай еш укыдымы икән, шуннан яшәү көче, гайрәт алып яшәдеме икән, әллә авылдашларына биреп, алар белән дә белем уртаклаштымы икән? Билләһи, бу өйнең ниндидер тарту көче бар, аннан чыгасы килми, күңелең белән биредә изге кешеләр, изге ниятләр яшәгәнлеген тоясың.

 

Ике ел элек, Гакыйль Сәгыйров вафат булган көннәрдә үк, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин бу өйдә музей ачу турында сүз кузгаткан иде. Өй хәзер үк музей булырлык, тик аны сипләп, яңадан күтәрергә генә кирәк. Бу турыда истәлек ташы кую чарасында да сүз барды, Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульян өлкәләре башлыкларына бу эштә ярдәм сорап мөрәҗәгать кабул ителде. Хәер, мәкаләмне истәлекле таш куюдан башларга кирәк иде бит әле...

 

...Без Иске Җүрәйгә килеп җиткәндә авыл гөж килә иде инде. Авыл уртасындагы клуб янында халык җыелып, төркем-төркем булып сөйләшеп тора, анда-монда телевидение операторлары, корреспондентлар йөгерешәләр, берәрсен тотып камера алдына китереп бастыралар да Гакыйль турында сөйләтәләр. Әйе, бүген Гакыйль тормышы, Гакыйль иҗаты, Гакыйль мирасы турында мөмкин кадәр күбрәк халык белергә тиеш, бүген бит аның мәрәсиме...

 

Кошки муниципаль районы башлыгы урынбасары Юрий Макаров, Степная Шентала авыл җирлеге (аңа Иске Җүрәй авылы да керә) башлыгы Равил Миннебаев, Ульяновск өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, Ульяновск татар язучылары оешмасы җитәкчесе Равил Шәфигуллин, Россия Язучылар берлегенең Самара өлкәсе оешмасы җитәкчесе Александр Громов, Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе урынбасары Мөнирә Жумаева, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе, шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим, “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире урынбасары, шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Газинур Морат, “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе, язучы Илдус Диндаров, Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкәсе оешмасы идарәсе әгъзасы Виктор Садовский, Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Илгиз Колючев, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Самара өлкәсе Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе, Самара өлкә “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый җәмгыяте әгъзасы Идеал Галәветдинов, шагыйрьнең туганнары һәм авылдашлары җыелышып, авыл зиратына килделәр.

 

Бу чараны оештыруда башлап йөрүче “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин шагыйрьнең кабере янында берничә сүз әйткәннән соң, Александр Громов һәм Илфак Ибраһимов кабер ташы өстендәге япманы төшерделәр. Бу вакытта барыбыз да дин әһелләренә кушылып тәкъбир әйтеп тордык. Ташта шагыйрьнең портреты уелып ясалган һәм “Шатланам мин җырлар булып калуыма”, - дигән шигъри юллары язылган. Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте вәкиле, Камышлы һәм Кләүле районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм Иске Фәйзулла мәчете имамы Габделхак хәзрәт Хәмитов ислам кануннары буенча Коръән сүрәләре укып, дога кылганнан соң, барыбыз да шагыйрьнең өе янына юнәлдек.

 

Өй каршына куелган чатыр астында трибуна. Беренче булып халыкка Кошки муниципаль районы башлыгы урынбасары Юрий Макаров мөрәҗәгать итеп: “Без истәлек ташы кую инициативасы белән чыккан милли оешмаларга бик рәхмәтле. Өч төбәк – Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульян өлкәләре өчен якын булган Гакыйль Сәгыйровның музее ачылса, без аны карап-төзәтеп торырга алыначакбыз”, - дип белдерде.

 

Степная Шентала авыл җирлеге башлыгы Равил Миннебаев Гакыйль янында уйнап, аның шигырьләрен тыңлап үскән малай булып чыкты. Ул да, музей була калса, көченнән килгәнчә булышырга вәгъдә итте.

 

Ульян өлкәсе губернаторының милли эшләр буенча киңәшчесе Рәмис Сафин, журналист буларак, Гакыйль турында үз вакытында берничә телевизион тапшыру әзерләгән булган. Унбиш еллар чамасы элек ясалган бу материалны әле дә сорап килүчеләр бар икән. Бәлага тарган, аяксыз-кулсыз калган кешеләр хәзер дә Гакыйльдән көч, үрнәк алалар, дип сөйләде ул.

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов Гакыйль Сәгыйров иҗатын Габдулла Тукайныкына тиңләде: “Тукай безгә ничек кирәк булса, Гакыйль дә безгә шулай кирәк. Тукай халыкны бер идея – ана телебезне, милли гаиләләребезне саклап калу, авылларыбыз туфрагын ятим итмәү идеясе тирәсендә туплый алган булса, Гакыйль Сәгыйров та шулай бүген безне берләштерә. Аның иҗатының әһәмиятен Татарстанда да яхшы аңлыйлар. Менә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да музей концепциясен эшләп чыгаруда Татарстан хөкүмәте ярдәм итәчәген белдерде. Ә инде Гакыйль Сәгыйровның 75 еллыгына аның шигырьләренең тулы җыентыгын без һичшиксез чыгарачакбыз”, – диде.

 

Бу чарада чыгыш ясаган һәр шәхеснең Гакыйль белән бәйле хатирәләре бар. Димитровград милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Мөнирә Жумаева егерме елга якын Гакыйль белән көн саен диярлек аралашып, аңардан рухи ярдәм алып торган, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Фәридә Мөхлисова аның иҗатын балалар тәрбияләүдә куллана. Ә Илгиз Колючев “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән Иске Җүрәйгә килеп, Гакыйль Cәгыйровның өендә концерт куюлары турында сөйләде.

 

Александр Громов һәм Виктор Садовский да шагыйрьнең батырлыгын Николай Островский герое Павел Корчагин батырлыгы белән тиңләп, Ялтада аның музее булган кебек, Иске Җүрәйдә дә шундый ук музей ачарга кирәклеге турында әйттеләр.

 

Шулай итеп, чарага җыелган абруйлы шәхесләр бертавыштан авылда Сәгыйровның музеен ачу кирәклеген расладылар һәм Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульян өлкәләре хөкүмәтләренә ярдәм сорап, мөрәҗәгать кабул иттеләр (аның тулы текстын сез 3нче биттән укырсыз).

 

Халык шунда ук музей ачу өчен акча да җыя башлады. Кем күпме булдыра ала, кесәсендә күпме акча бар – барысын да салып киттеләр кебек. Ә беренче булып садаканы Яңа Җүрәй мулласы Хәмзә хәзрәт Ибәтуллин китереп бирде. “Безнең мәчеткә йөрүче картлар, шул исәптән мин дә, Гакыйльне бик яхшы беләбез. Туганнары аны Яңа Җүрәй клубына еш кына алып киләләр, һәм ул безгә үзенең яңа шигырьләрен укый, халык белән аралаша торган иде”, - дип юксынды ул шагыйрьне. Кулы җиңел булды Хәмзә хәзрәтнең. Ул көнне халыктан унике меңнән артык акча җыелды. Аллаһы бирсә, киләчәктә бу изге гамәлне башкарудан түрәләр дә, укучыларыбыз да читтә калмаслар, дип ышанабыз.

 

Кызганыч, әмма газета бите кысалары чарада катнашкан кешеләрнең фикерләре, авыл клубында уздырылган шигърият кичәсе, шагыйрьнең туганнары Наил һәм Халидә Сәгыйровларның, Руслан һәм Гөлсинә Абдулганиевларның шушы хәтле күп халык өчен әзерләгән искә алу мәҗлесе турында тәфсилләп язарга мөмкинлек бирми.

 

Ә менә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рифкать Хуҗинга, район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенең оештыру эшләрендә ярдәм итүе өчен аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Рифкать Туктаргали улы берничә көн алдан Кошки районына барып, җитәкчеләр белән күрешеп, сөйләшеп, барлык эшләрне дә оештырып кайткан иде.

 

Чараны алып баручы ирле-хатынлы Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар да рәхмәткә лаеклы. Алар икесе дә Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районы, Иске Исәнтимер авылы Мәдәният йортында эшләп, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре дигән исемгә лаек булдылар. Алар гомер буе Гакыйль Сәгыйровның иҗатын пропагандалау белән шөгыльләнәләр. Гакыйль Шәкүровның репертуарындагы унбишләп җыр Гакыйль Сәгыйров сүзләренә язылган. Аларны еш кына татар радиосы һәм телевидениесендә популяр җырчылар башкаруында да ишетеп була. Менә бу чараны да җырчы һәм композитор Гакыйль Сәгыйров сүзләренә язылган “Җүрәем” җыры белән башлап җибәрде һәм башка җырларын да башкарды. Ә Рәйсә ханым Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен укыды. Ул аларның байтагын яттан белә. Шагыйрь исән чакта да аның тирәсендә булдылар алар һәм хәзер дә аның истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкаралар.

 

 Ульян өлкәсенең “Өмет” газетасы редакторы Исхак Хәлимов үзенең чыгышында: “Бүген без изге җомга көнендә изге сүзләребез, изге догаларыбыз белән изге кешене искә алабыз. Ул олуг хөрмәткә лаеклы шәхесләребезнең берсе һәм халык күңелендә лаеклы урынга лаек.

Шулай ук мин остазыма – Рәфгать абый Әһлиуллинга соклануымны белдерәм. Ул һәм Гакыйль Сәгыйров бүген өч өлкә вәкилләрен бирегә җыйдылар. Нәкъ Рәфгать абый безнең барыбызны да шагыйрьнең каберенә истәлек ташын куюга, аның истәлеген мәңгеләштерү эшенә алынуга этәрде. Аның гайрәте шушы йортны торгызып, музей ачарга да җитәр, дип ышанам. Ә без аңа булышырбыз”, - дип сөйләде.

 

Язмамны Рәфгать Әһлиуллинның йомгаклап әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул истәлек ташын куюга матди ярдәм күрсәтүчеләргә, чараны оештыручыларга, катнашучыларга, Казаннан, Самарадан, Ульяннан, Димитровградтан, Нурлаттан һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларга, шагыйрьнең авылдашларына, туганнарына, якыннарына, йорт-музей булдыру турындагы башлангычны яклаучыларга рәхмәтләрен белдергәннән соң, шагыйрьнең “Уйларым” шигыреннән шушы юлларны укыды:

 

Тракторлар, буразналар

                            ярып,

Буйдан-буйга гөрләп

                           барырмы;

Иксез, чиксез яткан

                            басуларым

Үкенечкә генә калырмы?

Эчем пошып карыйм

киләчәккә:

Җимерәбез һаман, ватабыз;

Тиздән-тиздән җыен

килмешәккә

Газиз җиребезне сатарбыз?..

 

Әйе, туган илебезне, җиребезне сатмасак, сакласак иде, - диде Рәфгать Нәбиулла улы. – Гакыйль Сәгыйровның йорт-музее да ачылыр, авылларыбызда ябылган мәктәпләр дә яңадан торгызылып, анда татар теле дә укытылыр, җирләр мул уңыш бирер. Моңа ышанасы, өметләнәсе килә. Талантлы якташыбызның гүзәл иҗаты, яшәеше безгә үрнәк булып, юл күрсәтеп торырга тиеш.

 

Бу сүзләрне куәтләгәндәй шагыйрьнең йорты янындагы мәйданда мәрхүмнең рухына багышлап Коръән сүрәләре, ә Иске Җүрәй мәчете манарасыннан җомга намазына чакырып, моңлы азан яңгырады.

 

 

 

 

Истәлек ташын Илфак ИБРАҺИМОВ, Александр ГРОМОВ һәм Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН ачалар.

 

 

Гакыйль СӘГЫЙРОВ яшәгән йорт.

 

 

Халык, дин әһелләренә кушылып, тәкъбир әйтеп тора.

 

Югарыдагы фотода Рифкать ХУҖИН чыгыш ясый

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

 

 

ОБРАЩЕНИЕ

 

Губернатору Самарской области Артякову Владимиру Владимировичу, Президенту Республики Татарстан Миннеханову Рустаму Нургалиевичу, губернатору Ульяновской области Морозову Сергею Ивановичу, членам правительств Республики Татарстан. Самарской и Ульяновской областей.

 

Сегодня, спустя два года после смерти известного татарского поэта и художника Гакиля Шарифулловича Сагирова, мы, члены Самарской областной, Самарской городской национально-культурных автономий татар, областного татарского общества “Туган тел”, региональной общественной творческой организации “Дуслык”, редакций областных газет “Бердэмлек” и “Азан”, все участники церемонии открытия памятного камня на могиле поэта обращаемся к вам с просьбой помочь в организации Дома-музея Гакиля Сагирова в селе Старое Фейзуллово Кошкинского района, где он прожил большую часть своей жизни.

 

Сын фронтовика, погибшего на войне, волею судьбы оставшийся без движения, он нашел в себе силы и научился писать и рисовать, зажав карандаш зубами. Благодаря упорству и таланту он стал настоящим поэтом и художником.

 

У члена Союза писателей Республики Татарстан, поэта, художника и журналиста Гакиля Сагирова восемь сборников стихов и рисунков, выпущенных в книжных издательствах Казани, Самары, Димитровграда и Ульяновска.

 

На разных языках разные люди, по сути, в один голос оценивают феномен Сагирова - его жизнеутверждающее творчество, пример человеческой стойкости и мужества как общенациональное наше богатство, как бесценное достояние разноязычного российского народа.

 

Подтверждают такую оценку и давно заслуженные художником награды. На Самарском Сабантуе он удостоен звания Человек Года - за большой вклад в развитие национальной культуры, языка и за духовное объединение. Он лауреат Самарской областной общественно значимой Акции «Благородство», международной премии «Филантроп», премии имени Гаяза Исхаки Республики Татарстан и многих других литературных премий.

 

29 июля 2009 года, не стало этого сильного человека - творца и гения современности Гакиля Сагирова. Но еще так мало сделано для увековечивания его памяти, для сохранения его уникального творчества для наших потомков.

 

Оргкомитет по увековечиванию памяти поэта и художника Гакиля Сагирова призывает правительства Самарской, Ульяновской областей и Республики Татарстана и всех, кто неравнодушен к его творчеству, откликнуться сердцем на это обращение и оказать содействие в открытии Дома-музея поэта, выделить средства на реставрацию дома в селе Старое Фейзуллово Кошкинского района Самарской области.

 

Имя Гакиля Сагирова будет хорошим примером для воспитания молодежи в духе патриотизма, дружбы между народами, и покажет, как надо преодолевать жизненные трудности и невзгоды.

 

Обращение обсуждено и принято на церемонии открытия памятного камня на могиле поэта Гакиля Сагирова 29 июля 2011 года в селе Старое Фейзуллово Кошкинского района Самарской области.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 32 | 06.08.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»