|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2025 Дин
![]() Ифтар һәм сәхәрдә нинди ризык ашарга?Рамазан аеның беренче көннәрендә сәламәтлегебезгә аеруча игътибарлы булу бик мөһим. Бүген сезгә ифтар һәм сәхәргә кагылышлы берничә киңәш тәкъдим итәбез: 1. Сәхәр ашау бәракәтле, аны ашамыйча калмагыз. Һич булмаса, арагыздан берегез бер йотым су эчсен, чөнки Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләре сәхәр ашаганнарга саләт әйтә. 2. Сәхәрдә кулланыла торган ризыкларга игътибарлы булыгыз. Майлы булмаган ит, йомырка, йогурт, эремчек, сөт һәм сыр сәхәр өчен кулай булыр.
3. Кеше көн дәвамында 2 литр су эчәргә тиеш, ди галимнәр. Рамазан аенда исә шушы су күләмен ифтар белән сәхәр арасында эчеп бетерергә кирәк булачак.
4. Сәхәргә ысланган, кыздырылган ризыклар, артык борычлы, артык баллы ризыклар кулланмагыз.
5. Сәхәрдән соң йокларга ятарга ашыкмагыз. Коръән укуга, дога кылуга вакыт бүлеп бирегез.
6. Ифтар вакытында хөрмә, хөрмә булмаган очракта, су белән авыз ачыгыз. Ифтарның төп кагыйдәсе: артыгын ашамаска. Организмга зыян китермәс өчен, өстәл яныннан торганда аз гына ач калу дөрес булыр. Авыз ачканнан соң намаз укырга, бары тик шуннан соң гына ашарга киңәш ителә.
7. Ифтар һәм сәхәргә камыр ризыклар, майлы, кыздырылган ризыклар әзерләмәскә киңәш ителә. Ифтарга – яшелчә, җиләк-җимеш, шулпалар, ә сәхәргә озак эшкәртелә торган ризыклар әзерләсәгез, яхшы булыр.
--- |
Иң күп укылган
|