поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.08.2011 Юмор

Бармы ришвәткә дәва?..

Сатирик комедия

Катнашалар:

 

Гарипов Сәйфи Мингалим улы – химия укытучысы

Руфия – Сәйфинең хатыны, культура сараенда китапханәче булып эшли

Әбүзәр Шактыев – район гәҗитенең мөхәррире

Әхмәдиев Фоат Абзалович – районның администрация башлыгы

Гөлчирә – районның иң чибәр кызы, мисс-район, Әхмәдиевның секретаре

Мутиева Нурия Шәмсиевна – РОНО (районның мәгариф бүлеге) җитәкчесе

Ханнанов Вил Нилович – прокурор

Бакеев Вәдүт Юнусович – баш врач

Мусин Мөхтәр Әхәтович – военком

Казан кешесе

Мәскәү кешесе

Курьер

Пожарник

Ак халатлы кеше

Район чиновниклары

Корреспондент кыз, телевидениегә төшерү группасы

Снайпер һ. б., һ. б.

 

Вакыйга Татарстанның бер районында бара.

 

1

Район хакимияте башлыгының кабинеты. Әхмәдиев өстәлендәге гәҗитне кат-кат укып карый.

 

Әхмәдиев (кычкыра). Гөлчирә!

 

Гөлчирә керә.

 

Гөлчирә. Тыңлыйм, Фоат Абзалович!

 

Әхмәдиев. Син район гәҗитенең баш мөхәррирен чакырдыңмы?

 

Гөлчирә. Әбүзәр Шактыевнымы? Чакырдым. Сез әйтү белән үк.

 

Әхмәдиев. Нишләп килми соң инде ул? Бар, тагын шалтырат, хәзер үк килсен.

 

Гөлчирә. Ярар, Фоат Абзалович.

 

Гөлчирә чыгып китә.

 

Әхмәдиев (телефон кнопкасына баса). Алло! Нурия Шәмсиевна! Исәннәрмесез. Бүгенге район гәҗитен укыдыгызмы? Җитешә алмадыгызмы әле? Сез, РОНО җитәкчесе, барысыннан да алданрак укырга тиеш гәҗитләрне. Миңа килеп китегез. Көтәм.

 

(Икенче кнопкага баса.) Алло! Районның баш табибы Бакеев нихәлләрдә? Район гәҗитен укыйсыңмы, юкмы? Вакыт юкмы? Алай икән. Миңа килеп китәргә вакыт табарсыңмы? Ярый, көтәм.

 

(Өченче кнопкага баса.) Алло! Здравия желаю, товарищ военком Мусин! Син гәҗит укымыйсың инде. Хатының укый?.. Хатының укыган белән генә дөньядан артта калмагаең. Миңа килеп киталмассың микән. Хәзер үк.

 

(Дүртенче кнопкага баса.) Алло! Прокурор Ханнанов әфәнде, исәнмесез. Сез бүген район гәҗитен укыдыгызмы? Ничек инде юк?! Районның прокуроры иң беренчеләрдән булып укырга тиеш түгелмени ул гәҗитне? Ничек инде укырлык гәҗит түгел?! Менә бүгенге сан укырлык. Миңа килеп китегез әле, яме. Көтәм.

 

Әбүзәр Шактыев керә.

 

Әбүзәр (кыюсыз гына). Исәнмесез!

 

Әхмәдиев. Исәнме. Кил, утыр. (Әбүзәр Әхмәдиевтан күзен алмыйча әкрен генә урындыкка килеп утыра.) Син, Әбүзәр, «Бармы ришвәткә дәва?..» дигән мәкаләңне чыгарыр алдыннан берәр акыллы кеше белән киңәштеңме?

 

Әбүзәр (калтыравыклы тавыш белән). Юк... Сенсация бит...

 

Әхмәдиев (кырыс). Сенсация булгач, бигрәк тә, минем рөхсәттән башка моны чыгарырга ярамый иде. Район башлыгы буларак, райондагы сенсацияләрне иң беренче нәүбәттә мин белергә тиеш! Халык түгел! (Гәҗитне кулына ала.) Химия укытучысы коррупциягә каршы дару уйлап чыгарганмы?

 

Әбүзәр. Әйе. Бер таблетканы капкач, ярты сәгатьтән соң кешедә взятка алу теләге юкка чыга икән.

 

Әхмәдиев. Кем ул, нинди укытучы ул?

 

Әбүзәр. Гарипов Сәйфи Мингалим улы. Химия укытучысы. Редакциягә үзе шалтыратты.

 

Әхмәдиев. Бәлки, ул шарлатандыр. Кем, кайда һәм ничек тикшергән соң ул чыгарган препаратны?

 

Әбүзәр. Ваннасын рәтләргә килгән сантехник су эчәсе килә дигәч, ул аның суына шул даруны салган. Эшен тәмамлагач, сантехник тиешле хакын гына алган, өстәмә акча да, аракы да сорамаган. Үзенең хатынына да эчерткән, хатыны хәзер акча дауламый икән. Кыскасы, нәфсене кайтара торган дару уйлап тапкан ул химик.

 

Әхмәдиев (тагын гәҗиткә күз сала, укый). «Районыбызда ришвәтчелек хөкем сөрә... Әмма тиздән взятка алулар бетәчәк, коррупциянең тамыры корыячак», дигәнсең. (Башын калкыта, усал итеп Әбүзәргә карап тора.) Төтенең бик югары күтәрелә түгелме?!

 

Әбүзәр (маңгаендагы тирне пинжәк җиңе белән сөртеп ала). Үзегез бит коррупциягә каршы көрәш турында гел сөйлисез.

 

Әхмәдиев. Аны башкачарак та язып була иде. Безнең район коррупциягә баткан дигән фикер алга сөрелә түгелме?

 

Әбүзәр. Мин, киресенчә, безнең район иң беренче булып ришвәтчелеккә каршы дару уйлап тапты дип мактанырга теләдем.

 

Әхмәдиев. Адресы нинди ул химикның?

 

Шактыев. Менделеев урамы, 14нче йорт.

 

Әхмәдиев (язып ала). Менделеев урамы, 14нче йорт. Гарипов...

 

Шактыев. Сәйфи Мингалим улы.

 

Әхмәдиев (яза). Сәйфи Мингалим улы.

 

Мутиева керә.

 

Нурия (авызын ерып елмая). Исән­месез!

 

Әхмәдиев. Узыгыз әйдә, Нурия Шәмсиевна. Син, Шактыев, бар, үзеңдә бул. Редакцияңнән беркая чыкма, кичекмәстән бу мәкаләгә опровержение язарга туры килер, мөгаен.

 

Әбүзәр вак-вак адымнар белән атлап чыгып китә.

 

Әхмәдиев. Бер мәкалә чыккан гәҗиттә. (Өстәлдәге гәҗиткә төртеп күрсәтә.)

 

Мутиева (йөзеннән елмаю югала). Мин аны сез шалтырату белән үк укып чыктым.

 

Әхмәдиев. Йә, алайса тизрәк фикереңне әйт.

 

Мутиева. Мин ни дип әйтергә дә белмим. (Үпкәле тавыш белән.) Бу мәкалә аркасында мине чакыруыгыз сәер. РОНОны һәм мине төп ришвәтчеләр дип санаган шикелле килеп чыга.

 

Әхмәдиев (торып кабинеты буйлап атлый). Гарипов Сәйфи Мингалим улы, химия укытучысы, сезнең система кешесе. Ул чынлап та шундый дару уйлап чыгара алды микән?

 

Мутиева. Шәхсән үзем мин моңа ышанмыйм. Андый начар укытучы зур ачышлар ясарга сәләтле түгел дип саныйм.

 

Әхмәдиев. Ничек сез, РОНО җитәкчесе, үзегезнең укытучыгыз хакында начар укытучы дигән фикердә? Сездә начар педагоглар бармыни?

 

Мутиева. Ул инде безнеке түгел. Без аны мәктәптән куып чыгардык.

 

Әхмәдиев. Ул мәктәптә эшләмимени?

 

Мутиева. Юк. Директор белән тыныша алмады. Гел конфликт та конфликт. Барысы да гаепле, ул гына чиста, ул гына гадел...

 

Әхмәдиев. Ул бит инде препаратын кулланып караган, нәтиҗәләре дә бар ди.

 

Мутиева (паузадан соң). Әй, белмим инде...

 

Әхмәдиев (Мутиева каршысына килеп). Бәлки, аны мәктәптән куарга ашыккансыздыр, бәлки, калдырырга кирәк булгандыр?

 

Мутиева. Директор белән даими рәвештә талашучы укытучыны ничек мәктәптә калдырасың инде...

 

Әхмәдиев. РОНО системасындагы кеше бит ул барыбер. Мәктәптән куылса да, сезнең кеше ул. Химия укытучысы нәфсене корыта торган дару ясаган! Ничек уйлыйсың, без ничек кабул итәргә тиеш бу вакыйганы?

 

 

Мутиева. Аның үзе белән сөйләшмәдегезме әле?

 

Әхмәдиев. Юк.

 

Мутиева. Үзе белән сөйләшергә кирәк. Нинди дару икәнен, составын тикшертү зарур. Чынмы-юкмы – ачыклау мәслихәт. Чынлап та андый препарат ясалса, ул даруны кайда, ничек, кемгә эчертергә...

 

Әхмәдиев (урынына барып утыра). Ансы инде алга таба хәл ителер. Ярый, Нурия Шәмсиевна, элемтәдә торыйк, тиз арада тагын кирәк булырсыз, мөгаен.

 

Мутиева чыраен ясалма елмаю белән «бизәп» чыгып китә.

 

Әхмәдиев (кычкыра). Гөлчирә!

 

Гөлчирә керә.

 

Гөлчирә. Тыңлыйм, Фоат Абзалович.

 

Әхмәдиев. Срочно минем машинаны Менделеев урамы, 14нче йортка җибәр. Гарипов Сәйфи Мингалимовичны районның хакимият башлыгы көтеп утыра дип әйтегез.

 

Гөлчирә. Аңладым.

 

Гөлчирә чыгып китә. Бакеев керә.

 

Бакеев (якын туганына эндәшкәндәй җылы тавыш белән). Исәнмесез, Фоат Абзалович.

 

Әхмәдиев. Сәлам. Утыр, Вәдүт Юнусович, утыр. Сәламәтлек ничек?

 

Бакеев (өстәл янындагы урындыкка утыра). Ярыйсы болай. (Караңгыланып.) Бил генә бераз борчып тора.

 

Әхмәдиев (коры гына). Мин сиңа, районның баш врачына, район халкының сәламәтлеге ничек дигән мәгънәдә сорау бирдем.

 

Бакеев (шат тавыш белән). Халыкның сәламәтлеге аның беркайчан да начар булмады, Фоат Абзалович. Халык ул чыдам.

 

Әхмәдиев. Ярар. Бу темага башка вакытта сөйләшербез. Вәдүт Юнусович, бүгенге район гәҗитендә бер мәкалә чыкты.

 

Бакеев. Сез шалтыраткач, шундук укып чыктым, Фоат Абзалович.

 

Әхмәдиев. Ничек тәэсир итте?

 

Бакеев (үтә җитди кыяфәт белән). Аптырашта калдым. Аннары сез миңа шалтыратып чакыргач, бөтенләй кәефем кырылды. Коррупция медицинада гынамыни?

 

Әхмәдиев (графиннан су салып эчә). Миңа киңәш кирәк. Гарипов Сәйфи Мингалим улы исемле химия укытучысының психотерапевтка, нев­ропатологка мөрәҗәгать иткәне юкмы, хәтерләмисеңме?

 

Бакеев (беравык уйланып утырганнан соң). Ул кешенең баш белән мөрәҗәгать иткәне юк... әлегә. Ул даруны, кичекмәстән, аңардан үрнәк өчен бер-икене алырга кирәк.

 

Әхмәдиев. Мин аның белән үзем очрашачакмын. Син әзер тор – аны бәлки берәр санаторийга җибәрергә кирәктер, йә психик чалышлыгы турында справка кирәк булыр.

 

Бакеев (шөбһәле тавыш белән). Аны районнан беркая да чыгармаска кирәк, менә шул минем беренче киңәшем.

 

Әхмәдиев. Мин дә шулай уйлыйм. Россиядә коррупцияне җиңгән бердәнбер район булсак – тарихка кереп калачакбыз. Барлык чиновникларыбызга шул даруны каптырабыз да...

 

Бакеев (кискен). Мин үземнең врачларыма андый дару каптыруга каршы. Чөнки алар шул дару тәэсирендә пациентлардан вак-төяк взятка алмый башласалар, хезмәт хакына гына яши алмаячаклар.

 

Әхмәдиев (бармак янап). Ә-ә-ә, димәк, син баш врач буларак, бүлнистәге ришвәтчелеккә каршы түгел?

 

Бакеев. Дөньяга мин аек акыл белән карыйм. Без ул даруны ашап хезмәт хакына гына яши алырбызмы соң?

 

Әхмәдиев. Нечкәлекләрен соңрак уйларбыз. Элемтәдә торыйк, Вәдүт Юнусович.

 

Бакеев. Ул даруны кулга тотып, тикшереп, анализ ясап карарга кирәк.

 

Әхмәдиев. Тикшерербез, тикшерербез.

 

Бакеев борчулы кыяфәт белән чыгып китә. Мусин керә.

 

Мусин (шат күңелле). Здравия желаю!

 

Әхмәдиев. Исәнмесез, иптәш полковник. Утырыгыз.

 

Мусин (килеп урындыкка утыра). Сез шалтыраткач мин мәкаләне укып чыктым.

 

Әхмәдиев. Фикерегез нинди?

 

Мусин (бер дә исе китмичә). Мин, военком, при чем монда? Мине чакыруыгыз аңлашылмый. Взятканы военкоматта гына алалармыни!

 

Әхмәдиев. Мөхтәр Әхәтович, мин сезне генә түгел, күп кешене чакырдым. Сезнең бик кирәк булып чыгуыгыз бар. Ришвәтчелеккә каршы көрәшергә кирәк, барыбер шунсыз булмый.

 

Мусин. Аны монда гына көрәшеп... Ил бик зур бит. Мәкаләдә ул химикның бер улы бар дип язылган. Хәзерге вакытта ул армиядә хезмәт итә – Уральский военный округта. Малаеңны армиягә алабыз дип куркытып булмый инде аны. (Уйга кала.)

 

Әхмәдиев. Ул химикны әлегә район үзәгеннән беркая да чыгарырга ярамый. Военкоматтан аның үзенә повестка җибәреп, ике ай беркая китмичә өйдә генә булырга кушарга мөмкинме?

 

Мусин. Әлбәттә, мөмкин. Чакыртам да, переподготовкага җибәрәчәкбез, бер ай эчендә беркая да китмә, дип боерам.

 

Әхмәдиев. Бу вакытлыча, аның даруын тикшергәнче, үзенең максатларын белгәнчегә кадәр.

 

Мусин. Аңлыйм инде, аңлыйм.

 

Әхмәдиев. Бу арада үзегездә буласызмы?

 

Мусин. Алай тегендә-монда барасым юк бугай.

 

Әхмәдиев. Элемтәдә торыйк.

 

Мусин. Ярый.

 

Мусин чыгып китә. Ханнанов керә.

 

Ханнанов (таш чырайлы, бернинди хис сизелми). Районның прокуроры ник кирәк булды?

 

Әхмәдиев. Утыр әле, Вил Нилович. Менә бу мәкаләне укып чык әле тиз генә. (Гәҗитне суза.)

 

Ханнанов. Мин аны сез шалтыратканнан соң алдым да монда килгәндә машинада укыдым.

 

Әхмәдиев (сагаеп). Ошадымы соң мәкалә?

 

Ханнанов (салкын тавыш белән). Мәкаләдә бернинди криминал да күренми. Мине чакыруыгызны аңламыйм. Миңа һәм прокуратура хезмәткәрләренә ашатмакчы буласызмы әллә ул даруны?

 

Әхмәдиев (аптырабрак). Синең шаяруыңмы бу?..

 

Ханнанов. Мин шаярмыйм. Хокук саклау органнарын, прокуратураларны сүгү, ришвәтлектә гаепләү модада бит хәзер.

 

Әхмәдиев. Мин сине киңәшләшергә чакырдым. Минем үземне нык куркытты әле бу мәкалә.

 

Ханнанов (күзләрен челәйтеп). Нишләп икән?

 

Әхмәдиев (өстәлдә яткан каптан сигарет алып каба, кесәсеннән зажигалка алып кабыза, сигаретын тирән итеп суыра). Башымда уйлар өере кайный, болай сүз белән генә дә аңлатырлык түгел. Ул химикны күзәтү астына алырга кирәк. Повестка белән следовательгә чакырт, сәбәбен шул мәкаләгә бәйләсәң дә ярый. Сиңа хәзер чиновниклар бик ачулы, покушение булмагае дип куркыт. Милиция нәчәлниге белән сөйләш тә, сакларга дигән булып бер-ике сержантны аның йорты янына дежурга куярга кирәк.

 

Ханнанов. Аңладым, Фоат Абзалович. Законсыз рәвештә дару ясаганы өчен аны җавапка тартыйк. Даруларын конфисковать итәргә кирәк.

 

Әхмәдиев. Ашыкмыйк әле. Әлбәттә, анализ өчен бер-икесен кулга төшерү кирәк. Саклык белән генә эш итик. Мин аның үзе белән очрашып сөйләшәм әле башта.

 

Ханнанов. Гәҗитнең редакторын...

 

Әхмәдиев (прокурорның сүзен бүлеп). Аның белән нишләргә икәнне алга таба үзем хәл итәрмен. Элемтәдә торыйк.

 

Ханнанов. Ярар!

 

Ханнанов чыгып китә. Гөлчирә керә.

 

Гөлчирә. Фоат Абзалович, Гарипов монда.

 

Әхмәдиев (кашларын җыерып уйланып тора). Кем соң ул?

 

Гөлчирә. Машинагызны шуны алып килергә җибәрдегез бит.

 

Әхмәдиев (исенә төшереп). Ә-ә-ә, теге химик. (Гасабиланып.) Керсен тизрәк, чакыр тизрәк! Нәрсә катып торасың! Тизрәк керт аны монда!

 

Гөлчирә йөгереп чыгып китә. Сәйфи керә.

 

Сәйфи. Исәнмесез.

 

Әхмәдиев (сигаретын көл савытында сыта). Исәнмесез, исәнмесез, Сәйфи Мингалимович. (Өстәле артыннан чыгып Сәйфинең каршысына килә, ягымлырак елмаерга тырышып кул биреп күрешә.) Мин сезне башкачарак күзаллаган идем. Сез бик мөлаем кеше икәнсез. Узыгыз, утырыгыз. (Кычкырып.) Гөлчирә!

 

Гөлчирә керә.

 

Әхмәдиев. Бер чәйгүн чәй яса. Өрек, кара җимеш, бал, йөзем, чәк-чәк.

 

Гөлчирә тыз-быз килеп, керә-чыга чәй әзерләп йөри. Сәйфи урындыкка утыргач, Әхмәдиев үзенең урынына түгел, аның каршысына утыра.

 

Сәйфи (көлемсерәп). Бигрәк кызык килеп чыкты. Мин сезгә приемга керә алмыйча ике ел йөрдем. Ә бүген, көтмәгәндә, үзегезнең машинагыз мине монда алып килде. Мин башта ышанмадым...

 

Әхмәдиев (урыныннан кузгала, күп төрле шешәләр торган шкафны барып ача). Ниндиен телисез – ак аракы, коньяк, виски, ром?

Сәйфи. Рәхмәт. Мин андый каты эчемлекләр эчмим.

 

Әхмәдиев. Ярар, чәй эчик алайса. (Янә Сәйфинең каршысына утыра. Чәй йотып куя. Елмаеп Сәйфине күзәтә.)

 

Сәйфи. Инде күптән приемга язылган идем, шуңа чакырдыгызмы?.. Әллә?..

 

Әхмәдиев. Ә сез үзегез ничек уйлыйсыз?

 

Сәйфи. Хакимият башлыгы машинасын җибәреп үзе чакыргач ниләр уйларга да белмим.

 

Әхмәдиев (җитдиләнеп). Миңа приемга эләгә алмау ул табигый хәл инде. Эшләр бик тыгыз бит. Бүген дә мин Казанга барырга тиеш идем. Район гәҗитендә сезнең ачышыгыз турында укыгач, барлык эшләремне читкә куйдым да, Казанга шалтыратып гафу үтендем һәм кичекмәстән сезнең белән очрашырга булдым.

 

Сәйфи. Мин үзем дә Казанга барырга җыенып йөри идем.

 

Әхмәдиев (куркып). Ник?

 

Сәйфи. Эшләрем бар Казанда. (Чәй эчә.)

 

Әхмәдиев. Казанга берәр көнне бергә барырбыз, минем машинада. Әлегә без сезнең белән монда булырга тиеш. Без башта сез уйлап чыгарган дару мәсьәләсен монда үзебездә хәл итәргә тиеш.

 

Сәйфи (гаҗәпләнеп). Аның нәрсәсен хәл итәсең? Ул даруны кичекмәстән ил күләмендә куллана башларга кирәк.

 

Әхмәдиев. Башта үзебездә генә кулланып карыйк.

 

Сәйфи (катгый итеп). Юк, Казанга барам! Аннан Мәскәүгә китәм!

 

Әхмәдиев (чак кына ишетелерлек итеп). Сине Казанда дөрес аңламаулары ихтимал. Мәскәүдә бөтенләй җүләр дип психушкага салачаклар үзеңне.

 

Сәйфи (аптырап). Ник мине психушкага салсыннар? Коррупциягә каршы көрәшне инде кайчаннан бирле игълан итеп киләләр түгелме?

 

Әхмәдиев (ясалма ягымлылык белән). Әй бигрәкләр дә сабый күңелле икән үзегез дә. Күренеп тора – сез табигать баласы, кешеләр дөньясын аңлап бетермисез икән. (Сәйфинең чынаягына чәйгүннән чәй өсти.) Мин сезнең өчен хәзер бик борчылам. Уголовный эш башламагайлары үзегезгә.

 

Сәйфи (Әхмәдиевкә карап тора). Ни өчен?..

 

Әхмәдиев. Президент коррупциягә каршы көрәш игълан итте итүен, әмма көрәшне дарулар, препаратлар ярдәмендә алып бару мәслихәт дип аның әйткәне юк. Комсызлыкка каршы дару уйлап чыгаруыгызны хокук саклау органнары ничек бәяләрләр икән?

 

Сәйфи (тыныч). Сез минем өчен борчылмагыз. Бу илдә мин гомерем буе куркып, борчылып яшәдем. Гаделсезлекне җиңүгә өлеш кертә алмавым да минем җанымны гомер буе ашады.

 

Әхмәдиев (алга таба иеленкерәп). Нинди дару ясадың соң син, ничек сос­тавын уйлап таптың, нинди матдәләрдән тора ул? Бәлки, кеше организмына зарарлы нәрсәдер ул?

 

Сәйфи. Препаратымның составын патент алганчыга кадәр сер итеп тотачакмын. (Горур тавыш белән.) Шәп дару ясадым мин. Бер төймә препаратны йоткач, тәкъдим ителгән взяткадан кешенең күңеле болгана. Взятканы алса косарга тотына. Ике төймә эчсә яшисе килми башлый.

 

Әхмәдиев (түрдәге урынына барып утыра). Куркам! Сез, мөгаен, монда кире кайтмассыз. Сезне хәтта Казаннан Мәскәүгә дә җибәрмәсләр. Сез коррупциянең масштабын аңлап бетермисез. Минем сезгә тәкъдимем бар – үзебездә генә, тып-тын гына кулланыйк. Район масштабында гына взяточникларны җиңсәк тә зур эш була бит. Районыбызда ришвәтчелекнең тамырын корыттык дип мактана алачакбыз. (Пауза.) Сезнең нинди проблемаларыгыз бар?

 

Сәйфи (иңнәрен сикертеп). Нинди проблемалар дип...

 

Әхмәдиев (тагын Сәйфинең каршысына килеп утыра). Эшегездә восстановить итәбез... Мәктәп директоры итеп куярбыз... Коттедж салып бирербез... Ял йортына җибәрербез... Чит илгә сәяхәт оештырырбыз... (Ишек ягына карап пышылдый.) Бик шәп кызларыбыз бар...

 

Сәйфи. Миңа бернәрсә дә кирәкми. (Көлемсери.) Мине, шундый даруны уйлап чыгарган кешене, сатып алырга мөмкин дип уйлыйсызмы?

 

Әхмәдиев (артка каерылып). Ул даруны син үзең дә ашадыңмыни инде?

 

Сәйфи (кузгала). Ярый, киттем мин.

 

Әхмәдиев. Юк, юк, ашыкмагыз. Утырыгыз әле. Мин аннары машина бирермен, кая телисез шунда илтеп куярбыз. Миңа берничә дару бирә алмассыз микән?

 

Сәйфи (урынына утыра). Шәхсән үзегез өченме?

 

Әхмәдиев. Минем үземә кирәкми... Мин взятка алмыйм бит.

 

Сәйфи (көлә). Ничек инде – барлык чиновникларыгыз ала, ә сез берүзегез генә алмыйсыз?

 

Әхмәдиев. Сәйфи Мингалимович, һәрбер кешене ришвәтчелектә гаепләргә хакыгыз юк. (Басынкы тавыш белән.) Күрсәтегез әле, төсе нинди ул препаратның.

 

Сәйфи. Үзем белән алмадым.

 

Әхмәдиев. Ышанычлы урында саклыйсызмы ул даруларны?

 

Сәйфи. Әлбәттә.

 

Әхмәдиев (шомлы тавыш белән). Өйдә саклыйсызмы?

 

Сәйфи. Борчылмагыз, ышанычлы урында.

 

Әхмәдиев. Без монда барыбыз да ул даруны ашасак, башка районнарда барыбер ришвәтчелек шул килеш калачак. Без бит аерым ил түгел, без бит бер илнең аерым бер районы гына.

 

Сәйфи. Шуңа күрә бит мин ил күләменә чыгарга телим. Иң элек Татарстан Президентына барам.

 

Әхмәдиев. Ике Президент бит хәзер бездә. Кайсысына барасың?

 

Сәйфи. Россия Президентына барырмын.

 

Әхмәдиев. Россиядә дә икәү бит хәзер президент.

 

Сәйфи. Башта Миннехановка барам. Аннары Медведевка.

 

Әхмәдиев (күңел тынгысызлыгын яшерә алмый). Юк, ашыкмыйк! Куркам! Районыбыз өчен куркам! Моның өчен безне хупламаячаклар. (Торып әрле-бирле йөри башлый.) Сез влач вертикаленең нечкәлекләрен аңламыйсыз. Сезнең аркада бөтен районга тап төшәчәк. Сезнең даруыгыз аркасында барыбызны да гаепләячәкләр, каргаячаклар.

 

Сәйфи (кузгала). Кайгырмагыз, гаепли калсалар, бөтен гаепне үз өстемә алырмын. (Ишек катына таба юнәлә.)

 

Әхмәдиев (Сәйфигә ияреп бара). Кайчан юлга кузгалырга уйлыйсыз?

 

Сәйфи. Иртәгә.

 

Сәйфи чыгып китә.

 

Әхмәдиев (түрдәге креслосына барып утыра, кычкыра). Гөлчирә!

 

Гөлчирә йөгереп керә.

 

Гөлчирә. Әү, Фоат Абзалович?

 

Әхмәдиев (тагы да катырак кычкыра). Гөлчирә!!!

 

Гөлчирә (котсыз калып). Тыңлыйм, Фоат Абзалович?

 

Әхмәдиев (бер ноктага текәлгән килеш). Совещание!!! Җый барысын да!!!

 

Гөлчирә йөгереп чыгып китә.

 

Пьесаның тулы варианты doc файлында


Зөлфәт ХӘКИМ
Казан утлары
№ 8 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»