поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әнием, таныш бул: бу Лилия.
    – Бәтәч, син эт алырга чыгып киткән идең түгелме соң? 

Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
02.03.2025 Дин

“Әдәм баласы тутыра торган иң начар савыт”

Барлык галәмнәрне юктан бар кылып тәрбияләп торучы Раббыбыз Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгаләгә хәмед-сәнәләребез, мактауларыбыз булып торса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәт саляЛлаһу галәйһи үә сәлләмгә күңелләребезнең түреннән чыккан салаватларыбыз һәм сәламнәребез ирешеп торса иде.

Аллаһ Тәгалә һәрбарчаларыбызга да хәерле, файдалы гыйлем бирсә иде, чөнки пәйгамбәребез саляЛаһу галәйһи үә сәлләмнең дәһшәтле, куркыныч булган Кыямәт көне турында  хәдисе бар: “Кыямәт көнне әдәм баласының аяклары баскан урыныннан һичберкая кузгалып китмәс Аллаһ Тәгаләнең биш төрле соравына җавап бирмичә”. Беренчесе – кешенең гомере, икенчесе – шул гомер эченә кергән бик кыйммәтле чор – яшьлек, өченчесе һәм дүртенчесе – мал турында: кайдан алдың, нинди юл белән кәсеп иттең, малыңны кайда, нинди урыннарга тоттың (беләбез бит инде, Аллаһ юлына тотканнарың – синеке санала, аларны үзең белән мәңгелеккә алып китәсең) һәм бишенчесе – алган гыйлемең белән нинди гамәл кылдың. Без бу сорауларга җавап бирергә әзер булырга тиешбез. Гыйлем алу, белү белән генә эш бетми, белүче әле ул мәгълүмат иясе генә дигән сүз. Галим белгәне белән җиренә җиткереп гамәл кылган очракта гына галим санала. 

Пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм Мигъраҗ кичәсендә бер кавем яныннан уздым, аларның иреннәрен утлы кайчылар белән кисәләр иде ди. Мин шунда Җәбраил галәйһи сәлләмнән нинди кешеләр болар дип сорадым ди. “Алар кешеләргә изгелек, яхшылык белән әмер итәләр иде, ә үзләре шуны эшләмиләр иде. Шул эшне эшләргә ярамый дип, кешеләрне тыялар, ә үзләре шуны эшлиләр иде. Болар синең өммәтеңдәге хатыйплар (вәгазьчеләр)”, – ди Җәбраил галәйһи сәлләм. Бу хәдисләр сөйләүчене дә, тыңлаучыны да сагайтырга тиеш. Уйланырга кирәк: алган гыйлемебез безнең файдага булырга тиеш. Шуңа күрә Коръән укыганнан соң: “И, галәмнәрнең Раббысы Аллаһ, безнең өчен Коръәнне хөҗҗәт кыл”, – дип дога кылабыз. Хөҗҗәт – документ, безнең файдабызга шаһит була торган таныклык, безгә каршы шаһитлык кылма дип әйтәбез. Коръән белән гамәл кылсаң, яшәсәң, ул синең яклы була, ә Коръәнне укып, мәгънәсен аңлап, анда кушканнарны үтәмисең икән, Коръән сиңа каршы була. 
 
Төп сүзебезгә күчик. Имам Ән-Нәвавинең “40 хәдис” китабына өстәлгән 47нче хәдис “Әдәм баласы корсактан да начаррак савытны тутырмады” дип атала. Пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм дөньяда әдәм баласының корсагы начар савыт икәнлеген әйтә. Безнең халык кунакчыл бит инде, кунакны ашату өчен бөтен көчен куя, аш – ашка, урыны – башка дия-дия сыйлый. Ләкин күп ашау рухи яктан да, физик яктан да зыянлы. Күп кеше хәзер кирәккәннән, ашыйсы килгәннән түгел, ә эче пошканнан ашый. Галәмнәрнең Раббысы җибәргән пәйгамбәр саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм яшәгән тормышны күз алдына китерик. Кайвакыт аның өенә хәерчеләр хәер сорап керәләр. Бервакыт Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) ашарга эзләдем ди, бер хөрмә таба... Хәтта бер, ике, өч ай уза, пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләмнең өендә казан асылмый, ут-төтен чыкмый – ашарга пешерелми. Бөтен ризык – су һәм хөрмә була. Белгәнебезчә, пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм һәм сәхәбәләр ачлыктан карыннары турына таш бәйләп йөри торган булганнар. Хәзер безнең тормышны күз алдына китерик: моны кичә пешердек инде, кичә мантый иде, көн дә мантый булмый, бүген пилмән, аннан бәлеш, гөбәдия кирәк дибез... Иртәнге аш, көндезге, кичке аш дигән булабыз, ә “завтрак, обед, ужин”нар безгә Европадан кергән, бездә алар юк! Хәзер иртә белән торгач та ашау закон кебек. Баланың ашыйсы килми, ул әле уянып җитмәгән, аны көчләп ашаталар. Элек балалар ашарга булмаганнан, ачлыктан елап эштән чыгып беткәннәр, ә хәзер ашамас өчен елап бетәләр! Дөреслектә, ашыйсың килгән вакытта ашарга кирәк. 
 
Пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинәдә яшәгәндә ачлыктан аптырап шәһәр урамнарына чыга, күрә: Әбү Бәкер дә чыккан. Ник чыктың ди, ачлык чыгарды дип җавап бирә сәхәбә. Икәү йөриләр, Гомәрне очраталар, аны да урамга ачлык чыгарган. Алар өчәү сөйләшәләр дә бер әнсарның (Мәдинәдә яшәүче, җирле кеше) өенә баралар. Хуҗа өйдә булмый, хатыны кунакларны хөрмәт белән каршы ала. Әнсар ир кайткач, үз өенә шундый дәрәҗәле кунаклар килгәнгә шатлана. Башта аларга хөрмә ашата, аннан кәҗәсен суеп, ипи пешереп, табынга китерә. Шулвакыт пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләмнең күзләре яшьләнә. Ризыкланганнан соң, сәхәбәләренә әйтә: “Сез ашаган менә шушы ризыкларыгыз хакында да соралачаксыз”, – ди. Ягъни Кыямәт көнендә искә төшереләчәк ул. Безнең яшәешне шул чактагы тормыш белән чагыштырсаң, без хәзер патшалар, ханнар кебек яшибез. Әле өстәвенә зарланабыз, безгә инде кичәге ипи дә ярамый, шулкадәр бозылдык... 
 
Кайбер кеше, бик тәмле дип, шуның кадәр күп ашый, хәтта сулар хәле калмый, ләкин болай ашау зыянлы. “Әдәм баласы корсагыннан да начаррак савытны тутырмады”, – дигәннән соң, пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм: “Әдәм баласы өчен бик аз кабымлык-ризыклар да җитә аның аркасын туры тотар өчен (хәлсезләнеп егылмас өчен)”, – ди. Кеше күбрәк ашаган саен көчем арта дип уйлый, юк, алай түгел. Бәрәкәт – азда. Мәсәлән, галимнәр бер хөрмәдә Менделеев таблицасындагы барлык элементлар бар диләр. Сәхәбәләрнең хәтта сугыш вакытында көнлек рационында бер хөрмә булган. Ә алар нинди көчле булганнар! Киемнәре тимердән, авыр кылычлар, калканнар... Бик аз килеш зур армияләрне җиңгәннәр. Димәк, монда эш ризыкның әз, кечкенә булуында, кешеләрнең аз санда булуында түгел, ә бәрәкәттә. Сүз уңаеннан, ураза турында әйтәсем килә. Көне буе ураза тотасы бар бит дип, кешеләр сәхәрдә бик каты ашыйлар, көчләп-көчләп ашарга тырышалар. Ә күп ашау, киресенчә, хәлсезләндерә, чөнки аны эшкәртү өчен ашказанына күпме көч куярга кирәк! Әйтик, өстеңә зур капчык бастырып куйсыннар әле, сиңа аны күтәреп йөрергә авырмы, җиңелме? Теле булса, ашказаны безгә: “Әдәм, нишлисең, мине ник бу кадәр азаплыйсың?” – дияр иде... Сәхәрдә күп ашау, көне буе ураза тоттым дип, ифтарда күп ашау – бик зыянлы. Берәү уразада хәтта тазарган. Иптәше ник болай тазардың соң әле дип сорагач: “Ураза бит, брат, ураза”, – дип әйтә ди. Ураза җиткәч, без меню төзибез: сәхәргә шундый-шундый ризыклар, ифтарга фәлән-фәлән... Ә ураза ашау ае түгел бит ул, киресенчә, чистарына торган, ризыкның кадерен белергә өйрәтә торган ай. Бездә киресе килеп чыга. Әлбәттә, ифтарлар бәйрәм инде ул, әмма һәр нәрсәнең чиге бар. 
 
Пәйгамбәребез саляЛлаһу үә сәлләм, алдагы хәдисне дәвам итеп болай ди: “Әгәр дә әдәм баласының шушы савытын (ашказанын) тутырмау чарасы булмаса, аның өчтән берен ризыкка тотсын, өчтән берен суга тотсын, калганын һава суларга тотсын”, – ди (хәзер кайбер белгечләр ашаганда эчәргә кирәкми диләр, ә Аллаһ Тәгалә Коръәндә дә: “Ашагыз, эчегез”, – ди, ашаганнан соң эчмәгез дими). Менә бу пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләмнең моннан 14 гасыр элек әйткән киңәше. Бу хәдис – сәламәтлек нигезе. Әлеге өстәмә хәдисләрне керткән Хафиз ибн Раҗәб (Аллаһ аннан разый булсын) үзенең китабында әйтә: бер табиб бу хәдисне ишеткән дә: “Әгәр кешеләр шушы хәдис белән яшәсәләр табиблар кирәкмәс иде”, – дигән. Чөнки галимнәр әйтүенчә, шикәр, кан басымнары, яман шешләр, үт, эчәк, бавыр белән бәйле авырулар – барысы да шул ашказаныннан килә. Хәзер бигрәк тә, күп ашау өстенә әле нәрсә генә ашамыйбыз! Ризык төрелгән кәгазьләрдә, пакетларда язылганнарны укып карасаң, анда нинди генә “Е”лар юк!
 
Монысы физик яктан. Рухи яктан ничек? Чамасыз ашауның  күңелебезгә, җаныбызга да зыяны зур. Ачның хәлен тук белми ди, әгәр кешенең тамагы туйса, ул инде фәкыйрьләрне күрми, алар турында уйламый башлый, аны йокы баса... Ә йокыга тарту ул битарафлык, монысы ялкаулык китереп чыгара. Ә пәйгамбәребез саляЛлааһу галәйһи үә сәлләм: “Әй, Аллаһым, мин синнән ярдәм сорыйм, Үзеңә сыенамын көчсезлектән һәм ялкаулыктан, куркаклыктан һәм саранлыктан...” – дип дога кыла торган булган. Ягъни, күп ашау кешенең диненә, әхлагына күп зыян китерә торган яман нәрсә икән. Әгәр пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм бер әйберне тыйган икән, димәк, ул бөтен яктан файдалы. Әгәр бер эш кушкан икән, бу дин ягыннан гына файдалы дип әйтеп булмый, дин – яшәү рәвеше ул. Кайбер кеше динне мәчеткә төртеп кертә, мәчеттә генә яулык бәйләргә кирәк, анда гына үзеңне әдәпле тотарга кирәк дип саный. Бу – ялгыш караш, аны бетерергә кирәк. Дин белән син яшәргә тиеш: дин белән торасың, дин белән урамга чыгып китәсең, эшеңә барасың, өеңә кайтасың, йокларга ятасың – Аллаһ Тәгаләнең дине сине бөтен җирдә озатып йөрергә тиеш. 
 
Тагын шундый хәдис бар, Пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләмнән бик күп хәдисләр риваять кылган Әбу Хөрәйра (песиләрне яраткан өчен бирелгән кушаматы, чын исеме Габдрахман ибн Сәхр) гел пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм артыннан йөри торган булган, ул нәрсәдер әйтер дә ишетми калырмын дип курыккан (нинди көчле иман!), шул сәбәпле күп вакыт ач булган. Бервакыт ул да ачлыктан аптырап урамга чыккан. Урамда йөрим, Әбү Бәкер очрады ди. Аңа Коръәннән бер аятьне әйттем, аңлатып бир әле дип сорадым ди. Беләм инде үзем аның мәгънәсен, тәфсирен дә беләм ди. Әбү Бәкер “юк” дип китеп барды ди, вакыты булмагандыр инде. Гомәрне очраттым ди, аңардан аять турында сорадым, үзем уйлыйм: хәзер яхшылап аңлату өчен ул мине өенә алып кайтыр да, бераз ашатмасмы икән дип өметләнәм ди. Гомәр дә китеп барды ди. Шуннан Аллаһ илчесе саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм очрады ди. Мине күргәч, елмайды ди, әйдә, минем арттан дип, мине үзе белән алып китте ди. Өенә алып керде, рөхсәт сорап кердем ди, карасам, савыт белән сөт тора, хәзер эчәрмен бәлки дип уйлыйм ди. Пәйгамбәребез: “Әй, Әбү Хөрәйра, безнең мәчеттә торучы кардәшләребез бар, бар әле, шуларны алып кил”, – дип әйтте ди. Хәзер мин уйлыйм ди: нәрсәгә миңа аларны чакырырга, мин ач, андагы егерме-утыз кешене алып килсәм, бу сөтнең эзе дә калмый бит... Ләкин күңелемә керде – Аллаһ илчесенә бит буйсынырга кирәк: киттем, алып килдем ди. Пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм: “Әбү Хөрәйра, сөтне ал да эчереп чык”, – дип әйтте ди. Берсенә бирдем, икенчесенә, өченчесенә... Барысын да туйганчы эчертеп чыктым ди (ә сөт бетми, Пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм кулындагы сөт бәрәкәтлегә әйләнә – И.С.) “Әй, Әбү Хөрәйра, хәзер син эч”, – дип әйтте ди. Шатланып эчтем дә, туктап калдым ди. Пәйгамбәр саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм “эч!” дип әйтә ди, тагын эчәм, тагын туктыйм, тагын “эч!” дип әйтә ди. Аннан: “Әй, Аллаһ илчесе, сине хаклык белән, Коръән белән җибәргән Аллаһ белән ант итәм, минем эчемдә урын юк”, – дип әйттем ди. Шуннан ул савытны миннән алды да, калган сөтне эчеп бетерде ди. Хәдистә карынны тутырмаска диелгән, ә Әбү Хөрайра нишләп эче тулганчы эчкән дип сораучылар бар, монда ач кеше турында сүз бара, аннан соң ул бит сөт – җиңел үзләштерелә торган ризык.
 
Монда пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләмнең нинди мәрхәмәтлелеге күренә! Ул сәдака килсә, аларны башкаларга бирә торган булган, бүләк дип китерсәләр үзе дә ашый, бүтәннәр белән дә бүлешә торган булган. Пәйгамбәребезгә һәм аның нәселенә сәдака алырга ярамый, монны Аллаһ тыйган. Шуңа ул бу бүләкме, сәдакамы дип сорый торган булган. Без мөселман кардәшләр бер савыттан эчсәк, кеше эчкән урыннан түгел, савытның икенче ягыннан эчәбез, ә элек моны карап торганнармы? Юк. “Мөселманнар нәҗес түгел”, – дигән пәйгәмбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләм. Таләп түгел бу, җирәнмәскә кирәк дигәнне аңлата. Мәхәббәт нәрсә ул дигәндә дә Пәйгамбәребез саляЛлаһу үә сәлләм белән Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) тормышы үрнәк. Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) итне капса, Пәйгамбәребез саляЛлаһу үә сәлләм нәкъ шул җирдән каба торган булган. Бер савыттан эчсәләр, Гайшә эчкән җирдән эчкән. Бу ярату галәмәте нинди икәнне күрсәтә. 
 
Әбү Хөрәйра белән булган хәдис күп нәрсәне аңлата. Иң төп фикер – бәрәкәт. Гомумән, Аллаһтан бәрәкәт сорарга кирәк. Син әз генә ашарга мөмкинсең, Аллаһ Тәгалә бәрәкәт бирсә, әз тәгамеңне дә әллә нинди ризыклар белән алыштыра. Иң мөһиме – Аллаһ Тәгаләне искә алырга. Раббыбыз Аллаһ исеме әйтелмичә суелган итне ашамагыз ди. Аллаһ Тәгаләнең исеме инде бәрәкәтле. Кеше бу хәдис белән нәфесен тыярга да өйрәнә. 
 
Тагын шундый хәдис бар, ул безнең хәзерге туклык заманына туры килә һәм Ахырзаман галәмәтләрен күрсәтә. Пәйгамбәребез саляЛлаһу галәйһи үә сәлләмнән Әбү Үмәмә дигән сәхәбә тапшыра: “Минем өммәтемнән шундый кешеләр булыр: төрле төстә булган ризыкларны ашарлар, һәм төрле төстәге эчемлекләрне эчәрләр һәм төрле төстәге киемнәр киярләр һәм сөйләгән вакытларында шапырынып, кешеләрне кимсеткән хәлдә, тәкәбберлек белән сөйләшерләр. Минем өммәтемдәге иң начар халык – шулар”. Боларның хәзер барысы да бар. Кибеткә керсәк, күзләр кая карарга белми, конфет киштәләре җемелдәп тора, монысын авыз иткән юк әле дип сайлап йөрибез. Ул кием, ул кием, бөтен җирдә кием! Үзебезгә кирәкмәгәннәрен инде тапшырып та бетерә алмыйбыз, кешедән калган кешегә кирәкми. Ашыйсы килгәннән ашамаган шикелле кешеләр киемнәрне дә тузганга, тишелгәнгә күрә түгел, ә киеп туйганга күрә алмаштыралар. Аллаһ Тәгалә: “Ашагыз, эчегез һәм исраф итмәгез”, – ди. Ягъни ашауда, киенүдә, вакыт үткәрүдә – бөтен томышыңда исрафтан сакланырга кирәк. Раббыбыз аять азагында әйтә: “Аллаһ Тәгалә яратмый исраф итүчеләрне”, – ди. Аллаһ Тәгаләнең яраткан коллары булсак иде. 
 
Ильяс СӨЛӘЙМАНОВ.
Яңа Чишмә районы, Зирекле авылы имамы.
 
Фото: ru.freepik.com/

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.03.2025
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы