поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләрнең йөрәгенә юл ашказаны аша бара, дип саный иде минем әби. Заманында аны кардиохуриргия бүлегеннән шуның өчен кудылар.

Бүген кемнәр туган
  • 10 Июнь
  • Гөлсем Исәнгулова - актриса
  • Рамил Миндияр - җырчы
  • Энҗе Шәймурзина - җырчы
  • Ольга Данилова - чаңгычы
  • Инга Бикбулатова - язучы
  • Лилия Сибгатова - җырчы
  • Максим - җырчы
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
01.03.2025 Сәясәт

«Ошар өчен түгел, нәтиҗәсе булсын дип эшлим»: Рөстәм Миңнеханов әйткән тугыз фикер

Бүген Татарстан Рәисе 68 яшен билгеләп үтә. Аның халык телендә булган фикерләрен искә төшерәбез. Рөстәм Миңнеханов – төбәкне социаль, икътисадый һәм мәдәни үсешнең яңа дәрәҗәсенә чыгарган лидер. Ул үз фикерләре-хисләрен беркайчан да яшерми, сүзләре үткенлеге белән дә аерылып тора.

 

2023 елның 17 февралендә республиканың Икътисад министрлыгында федераль җитәкчеләр катнашында коллегия узды. Сәнәгать парклары, резидентлар, аларны җәлеп итү турында фикер алыштылар. Ул вакытта республика башлыгы инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдиновка мөрәҗәгать итте.
 
– Айнур, сөйләдең, сөйләдең, сөйләгәнеңне эшләп күрсәт, – диде.   
 
“Моның өчен дөрес санарга, фаразларга кирәк”
 
Татарстан казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов 2016 елда Татарстанның сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында чыгышын елның киеренкелеген исәпкә алып: “Вазгыять тотрыклы булуга карамастан, рухыгызны югалтмагыз” дип тәмамларга җыенган иде.
 
«Куркытма, – дип бүлдерде аны Рөстәм Миңнеханов. – Барысы да яхшы, ничек кенә булмасын, без әле күз тимәсен, яшибез. Тормышның бу этабын иң аз югалтулар белән үткәрергә, ә моның өчен дөрес санарга, фаразларга кирәк. Энергияне саклау законы бар: әгәр берәр нәрсә китсә, аның урынына башкасы килә. Акча килгән җирдә калу турында уйлагыз.   
 
“Иң мөһиме – кешеләр”
 
“Без иң мөһиме акча дип уйлыйбыз, әмма иң мөһиме – белемле, әзерлекле, лидерлык сыйфатларына ия булган кешеләр «. Татарстан Рәисе былтыр «XXI гасырда шәһәр агломерацияләренең мөмкинлекләре” форумында республика өчен кеше капиталының кадере турында шулай дип белдерде.     
 
 
«Тяп-ляп эшләмәгез!»
 
2017 елда хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов юл компанияләре эшенә контрольне көчәйтергә , федераль трассаларны да кертеп, эшләрнең сыйфатын җентекләп тикшерүне таләп итте.
 
– Болай асфальт салалармыни? Күзе күрмәс кешегә дә күренә бит бу. Мин юлчы түгел. Узып китүгә шунда ук: «Нәрсә бу?!» Тяп-ляп ясамагыз!», – дип әйтәм, –диде Рөстәм Миңнеханов. 
 
«Хөкүмәттә хатын-кыз һичшиксез булырга тиеш»
 
Рөстәм Миңнеханов еш кына хатын–кызларның эшен мактый һәм бәяли. Моннан тыш, ул Татарстан хөкүмәтендә һичшиксез гүзәл затлар булырга тиешлеге турында ачыктан-ачык сөйли. – Хатын-кызлар да хөкүмәттә булырга тиеш. Минем теге яки бу катлаулы бурычларны хәл итә торган ярдәмчеләрем күп. Хатын-кызлар эшне җентекләбрәк башкара, – диде Татарстан Рәисе.   
 
“Ошарга тырышу өчен түгел…”
 
“Кемгәдер ошау өчен түгел, нәтиҗәсе булсын дип эшлим» . Рәис 2020 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында шулай дип белдерде. “Мин бит кемгәдер ошар өчен эшләмим, соңыннан нәтиҗәсе булсын дип эшлим, – диде Рөстәм Миңнеханов.     
 
 
“Гаиләң, дусларың барлыгын һәрвакыт истә тотарга кирәк”
 
Үзенең 60 яше тулган көннәрдә Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Әңгәмә барышында шәхси тормыш турында да сүз чыкты. Журналистлар аннан: “Юбиляр туган көнендә гаиләсенә, дусларына вакыт табармы?” – дип кызыксынды.
 
Рөстәм Миңнеханов, уйлап та тормыйча: “Табылыр. Юбилейда гына түгел, һәрвакыт гаилә, дуслар өчен вакыт таптык. Якыннарың барлыгын, һәр чак истә тотарга кирәк. Эш ул үзгәреп тора”, – диде Рәис.   
 
«Әгәр эшләсәм, Татарстанда эшлим»
 
2014 елда Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрнең берсенә шундый пост бастырды: «Минем позициям: әгәр мин эшләсәм, Татарстанда эшлим. Безнең эштә иң мөһиме – кешеләрнең ышанычы!»
 
Мондый алым Татарстанга югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча республика илнең лидерлары бишлегенә керә.     
 
 
«Рөстәм исеме – уңышлы булу өчен зур мөмкинлек»
 
Узган ел «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында Рәис илнең катлаулы чор кичерүен, әмма нәкъ менә шундый вакытта халыкның берләшүен әйтте.
 
– Монда СВО геройлары – яшьләр өчен үрнәк. Алар сүздә түгел, ә үз эшләре белән дә ничек патриот булырга, Ватанга хезмәт итәргә кирәклеген күрсәтте. Сез, яшьләр, аларга карап үрнәк алырга тиеш, – диде Татарстан Рәисе чарага җыелган яшьләргә.
 
Чыгышын Рәис шаярту белән тәмамлады: “Сез, мөгаен, Рөстәм исеменең уңышлы булу өчен мөмкинлек икәнлеген шунда ук аңлагансыздыр”.
 

 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.03.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы