|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2025 Әдәбият
![]() Хәйлә (ХИКӘЯ)Хәдичә апа гомер буе иркәләнеп яшәде. Балалары кечкенә чакта ук, “беттем, беттем, үләм ахрысы” дип, ашап утырган җиреннән караватка ава да, ярты көн күренми. Авыл халкы: “Сәет абзый ничек өлгерә икән, ничек түзә икән барсына?” – дип аптырый. Гомер бакый, өч малаен выжылдатып кайсын балалар бакчасына, кайсын мәктәбенә озата да, кайтышлый кибеткә кагылып тәм-томын, согын, яшелчәсен, җиләк-җимешен тутырып алып кайта. “Хәдичәмнең кәефе юк бүген, свежыйрак кара җимеш, өрек, хөрмәләрегез юкмы соң?” – дип соратып, интектереп сайлатып, анысын да иртәнге чәйгә өлгертә. Күп вакыт, чәйнеген шаулатырга да уйламаган хатынының ыңгырашып, саташа-саташа, нидер сөйләнгәненә, сызланганына көяләнеп: “Тор, җаныем, әйдә, чәйлик тә, эшемә чабам. Сыерның сөтен чоланга керттем, бүген каймак аертырга кирәк булыр, онытма инде. Даруларыңны кап әле, баш сызлавың басылыр бәлки, ә-ә-ә...” – дип, керфеген дә селкетмәгән хатынына бераз басып карап торганнан соң, иртүк ясалган салкын чәен күтәреп кенә эчә дә, эшенә ашыга.
Хәдичә апаның чире каты. Юктан гына башы авырта, укшый, аркасы сызлый, буыннары борчый, аяклары тотмый башлый да, барсына төкереп, менә дә ята һәм ярты гына көн түгел, икешәр, өчәр тәүлек тормаска мөмкин. Аннары, кинәт кенә сикереп торып, өч кеше дә майтара алмастай, авыр, катлаулы, четерекле эшләрне ялт итеп башкарып та куя. “Врачка барыйк, тик торганда авып китү юкка түгелдер, җаныем”, – дип күпме ялынса да, гел кире кага килә хәләл җефете. “Яшәсен яшәдем, күрәсен күрдем; оныкларымны кечкенәдән үчтекиләдем, инде бар да зурлар, минем ярдәмгә мохтаҗлар юк. Чир эзләп йөрисем килми. Аллаһ Тәгалә тарафыннан куелганыннан артыгын яшәп булмас, карткай”, – дип кырт кисә. Әниләренең сәер халәтенә аптырап балаларының сөйләнә башлаулары да юкка. Сәет абзый сүз тидерәме соң? Малайлары, киленнәре әниләре бакчасына чак кына таш ата башлауга:
– Ты-ы-ы-с-с, буклы балаклар! Әниегез сезне төн йокыларын аямый карап, иркәләп үстергән, инде сез аны күтәреп кенә йөртергә тиешле. Колагым ишетмәсен, аның итәк очын чәйнәвегезне, колак итегезне кимерермен, башкисәрләр, – дип, 40тан узып, түбәләре матчага тиеп торган улларын тиз урыннарына утырта... Бүген дә:
– Әти, җаныем, сез дә бит тик ятмагансыз балалар үскәндә. Гел йөгерәсез, бертуктаусыз нидер эшлисез. Әнигә чак кына хәрәкәт зыян булмас иде... Мунчадан чыгып өлгерәлмәгән очракта, әзер өчпочмакны духовкадан алырга гына сорадым ич. И-и-и, күбектәй кабарып пешеп яталар иде, кара көйгән йөзләре... – дип сөйләнгән зур килене Диләнең, шундук авызын томалады:
– Башлагансың икән, азагына чаклы ерып чык! Өчпочмагың турында уйла; аяк өсте йоклап, кич ятасың турында хыялланып йөрмә!
– Кычкырышмагыз инде, башка капты би-и-ит... – дип, Хәдичә апа икенче ягына әйләнеп ятты.
– Кар ишә генә... ишегалдын гына ачарга өлгердек әлегә. Капканың теге ягына сыртлап өйгән, анысын иртәгә чистартып бетерербез инде, – дип, карга батып килеп кергән кече киленнәренә дә шәп кенә эләкте әтиләреннән.
– Ике селтәнгән саен яртышар сәгатьләп фотога төшереп азапландыгыз, артыгыздан ук кар каплады бит инде ачкан сукмагыгызны, кызлар. Марат белән Самат ун минуттан кайтып җитәләр, машина куярга урыныгыз әзер түгел. Мин кайтуга әниегез куна тактасыдай ялтыратып юл ача торган иде. Нинди мыскыл мускуллардыр инде хәзерге яшьләрдә, хөрәсәннәр...
Кече киленнәр шым булды. Киез итекләрендәге карларын өйдә коеп, сүзсез генә урамга таба атладылар. Алар артыннан Дилә белән әтиләре дә иярде.
Хәдичә апа, ишек шарт итеп ябылуга ук, җитез генә урыныннан торып, өстенә сөлге каплаган коштабактан бер өчпочмак эләктерде һәм караңгы бүлмәгә, “кладовкага” кереп югалды. Менә ул – рәхәт чокыры! Эсселе-салкынлы кан агышы бөтен барлыгын биләп, тәннәрен чымырдатып, калтыратып куйды. Ул, почмакта, компотлар артында, иң мактаулы урынга кереп урнашкан, 3 литрлы банканың капкачындагы тишеккә кидертелеп куелган нәзек трубканы бераз өскәрәк тартып чыгарды да, әкерен генә “әче суны” суырды, аннан, пешә-пешә, өч кабуда кетердәп торган, шулпалы өчпочмакның башына җитте. Өстәге киштәдәге кечкенә банкадан, бармак очларына өч-дүртләп канәфер эләктереп озак кына тәмләп чәйнәде. “Их, мәләдис Диләм, үземә охшаган. Нигә тотынса да, ут уйната. Камырына чаклы үземнеке, сөбханалла...” – дип, өстәл яныннан узып барышлый, коштабактан тагын бер өчпочмакны шудыртты да, чәйнәп йоталдымы-юкмы, караватына ауды...
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА. Тукай районы, Комсомолец поселогы.
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|