• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

05.08.2011 Дин

Җәйге ураза

Мөселман табиблары махсус туклану режимына күчәргә киңәш итә

Рамазан – рәхмәт ае. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә гөнаһларыбыздан арыну өчен бик күп мөмкинлекләр бирә. Ахирәткә, мәңгелек дөнья барлыгына ышанганнар аларны кулдан ычкындырмасын. "Тәннең пакьләүчесе – уразадыр" дигән хәдис бар. Әлеге изге айда без рухыбызны гына түгел, организмыбызны да зарарлы матдәләрдән чистартабыз.

 

Узган ел Рамазан ае бик эссе вакытка туры килде. Быел исә нәкъ ураза башланып китү белән көннәр бераз җиләсләнеп, салкынайтып җибәрде. Әмма 18 сәгатькә якын ризыксыз тору кайбер кеше ләрнең сәламәтлегенә зыян салырга да мөм кин. Шуңа күрә һәр ураза тотарга ниятләгән кеше иң элек сәламәтлегенә таянып эш йөртергә тиеш. Билгеле, авыру кешеләр уразаны тотмый. Сау-сәламәт кеше дә туклану режимы бозылу нәтиҗәсендә авырып китәргә мөмкин.

 

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз:

 

– Быелгы Рамазан ае шул ягы белән дә үзенчәлекле – уразаны эссе вакытта тотабыз.җәен көннәр озын, ә төннәр кыска булса да, мөселманнарны берсе дә куркытырга тиеш түгел. Сабырлык белән Аллаһы тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны да үтәргә тырышыйк.

 

Дин әһелләре генә түгел, ә табиблар да авыру кешеләргә ураза тотканда бик сак булырга киңәш итә. Йөрәк-кан юллары авыруларыннан интегүчеләргә эсседә ач тормаска киңәш ителә, чөнки организмның зур микъдарда су һәм микроэлементлар югалту кан куеруына һәм кислород кытлыгына китерергә мөмкин.

 

Тәүлегенә кимендә ике литр су кулланырга тиешлеген онытмагыз. Минераллар белән витаминнар комплекслары куллану да организмны ныгыта. Хроник авырулы кеше ләргә даруларын эчеп барырга ки рәк. Эссе вакытта физик эшләр башкармаска ки ңәш ителә. Спорт залларына, фитнеска йөрү, бакчада эшләү, эссе мунча керүдән тыелып торыгыз. Өстегезгә табигый тукымадан эшләнелгән киемнәр кияргә, кояш астына баш киемсез чыкмаска кирәк. Авыр эшләрне Рамазаннан соңгы айга күчерү мәс лихәт. Аеруча йончыктыра тор ган хезмәт башкаручылар җәйге ял алса, әйбәтрәк булыр.

 

 "Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар", – диелә мөбарәк хәдисләрнең берсендә. Сөенечләрнең берсе – авыз ачу. Көнозын ач торганнан соң, Аллаһы Тәгалә җан теләгән нигъмәтләрдән авыз итәргә рөхсәт итә. Әмма һәрнәр сәдә чама хисен белү зарур. Уразаны сәхәр һәм ифтар вакытларында ашау йоласына гына әйләндереп калдырырга ярамый. Югыйсә сихәтләнү урынына чирләп китәргә мөмкин.

 

Рамазан аенда ураза тотучыларга киңәшләр бирер өчен "Йә син" клиника – диагностика үзәге табибы Абдурәшит Абдурахмановка мөрәҗәгать итәргә булдык.

 

– Рамазан аенда кешеләрнең туклануы гадәти көннәрдән аерыла. Иң мөһиме – ураза тотучы үз авырлыгын югалтмаска тиеш. Әгәр дә сез гәүдә авырлыгыннан тилмерәсез икән, димәк, бу ай – нормага килү өчен бик кулай вакыт. Ураза сәгатьләре озакка сузылганга күрә, эшкәртелү вакыты 8 сәгатькә җитәрлек ризыклар кулланырга киңәш ителә. Боларга яшелчәләр, кузаклылар, борчак, кукуруз, ташкабак, салат, чөгендер яфрагы, кабыгы белән җиләкләр, күрәгә, инжир, караҗимеш, миндаль (бадәм) ашарга кирәк. Югары сорт оннан әзерләнгән һәм баллы ризыклар тамакны тиз ачтыра. Шуңа күрә аларны кулланмый торыгыз. Иң мөһиме – ураза аенда ашауны төрләндерергә кирәк. Ит, балык, яшелчә, җи ләк-җимеш, сөт продуктларын, ипине күбрәк кулланырга киңәш итәм. Майлы ризыкларны бөтенләй ашамаска кирәк. Мондый ризыклар саруны кайната һәм тазарта.

 

Сәхәр вакытында артык күп ашаудан тыелыгыз. Иртән углеводларга бай ризыклар ашарга кирәк. Хөрмә, миндаль, бананны курыкмыйча ашагыз. Авыз ачканнан соң, су һәм сокларны күп итеп эчәргә кирәк. Шунысы да бар – дөрес тукланмаган вакытта сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин. Болар – эч кату, газ җыелу, кан басымы түбәнәю, хәлсезлек, баш авырту, канда шикәр күләме кимү, гастрит, ашказаны җәрәхәте ачылу, буыннар, тамырлар тартышу авырулары. Ураза тотканда сәламәтлегегезгә зур игътибар бирегез.



Ватаным Татарстан
№ 144-145 | 05.08.2011
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (777132) / 08.08.2011 16:54:02

Кстати,Рамис,ул Африка илләренең дә бездәге кебек үзләре турында гына кайгыртып яшәүче үз байлары җитәрлек.

№2 (777130) / 08.08.2011 16:32:43

Анысы Африка дигәндә эшләрләр Рамис Думадагылар. Алар үзебезнекеләр турында гына уйламыйлар.

№1 (777112) / 08.08.2011 10:30:56

Рамазан мөбарек булсын туганнар.
Без Ходайга шөкер уразабызны тотабыз кич белән дә иртән дә иң тәмле ризыкларны ашыйбыз бер беребезне сыйлыйбыз, табында иң тәмле ризыклар Рамазанда була.
Ә менә Африкада кешеләр бер телем ипигә суга мохтаҗ, без аларны уйламыйбыз да матбугатка чыкмый чөнки алар бездән ерак имеш.Йөрәк әрни шундый заманда, балалар ачлыктан үлә 3 айда 30 меңләп бала үлгән, белгечләр бер нәсел юкка чыгу куркынычы бар диләр. ДУМ бер ярдәм акциясе үткәрсә иде. Соңга калмыйк.

http://www.itar-tass.com/c86/197986.html

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar