|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.02.2025 Шоу-бизнес
Туйга кияү белән кәләш килә алмаган, әмма туй булганҖырчы, мәҗлесләр алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова "Интертат" ка бер хәл турында сөйләгән. Ул үткәрергә тиешле туйга кияү белән кәләш килә алмаган, әмма туй булган. - Без җиһазлар урнаштырабыз, кәләшнең әтисе килеп керде, кулында – чәкчәк. Безгә яшьләр булмаячагын әйтте. Ашыгыч рәвештә хастаханәгә салырга туры килгән. Ул вакытта аяк астыннан җир убылды. Без «күчерегез» дип сорадык, әмма кунаклар чакырылган, кыйммәтле зал, барысы да түләнгән. Ул вакытта безнең алда 2-3 сәгать ничек тә тырышып, гонорарның яртысын алу максаты тора иде. Әмма әле бездән тоткарланырга да сорадылар. Миңа клиентлар «зинһар өчен безгә тимәгез» дисәләр, шушы тарихны сөйләп күрсәтәм», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|