поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Нигә елыйсыз, балалар?
    – Аның ужастик карыйсы килә, ә минем – фэнтези.
    – Талашмагыз, мин сезгә хәзер үзәк канал яңалыкларын куям.
Бүген кемнәр туган
  • 06 Ноябрь
  • • Салисә Гәрәева (1938-2025) - шагыйрә
  • • Энгель Нигъмәтуллин (1930-2001) - язучы
  • • Владимир Вавилов - хәйрияче
  • • Илшат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • • Зөфәр Фәтхетдинов (1940-2019) - язучы, галим
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
Архив
 
22.02.2025 Мәдәният

Самарада Илһам Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган матур чара узды

14 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган бик матур кичә узды.

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе булган Илһам Шакиров истәлегенә багышланган музыкаль кичә мәшһүр җырчының иҗатын хөрмәт итүче тарихчы, журналист, музыка сөюче Шамил Галимов инициативасы белән Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте ярдәме белән оештырылган иде. 

Илһам Шакиров, үткән гасырның 60нчы елларыннан башлап, соңгы көненә кадәр татар эстрадасында иң популяр, халкыбызның иң яраткан җырчысы исеменә лаек булып торды. Ул - музыка сәнгатенә яңа төсмерләр, башкару ысуллары кертүче артист, үзенең фидакарь иҗатын халкына бүләк иткән шәхес.  
 
Кичәнең кереш өлешендә тамашачыларга тәкъдим ителгән видеофильмда тарихчы, галим, педагог Искәндәр Гыйлаҗев Илһам аганың иҗади үзенчәлеге, таланты, тормыш юлы турында сөйли. 
 
 
Куйбышевта Илһам Шакировның беренче концерты 1962 елның көзендә Дзержинский исемендәге клубта уза. Аннан соң ул безнең якларга еш килеп йөри. Аның катнашында концертлар өлкә үзәгендә генә түгел, Тольятти, Новокуйбышевск, Сызран шәһәрләрендә дә үтә.  Моңлы тавышын винил пластинкалардан гына ишетеп белгән татар авыллары да яраткан җырчылары белән танышу бәхетенә ия булалар.
 
Илһам аганың җырларына бала чагыннан ук гашыйк булып, иҗат юлын гомере буе күзәтеп барган Асия апа Шәймәрданова, бөек артист белән шәхсән таныш булган Сания апа Вахитова тамашачыларга Илһам Шакировның сәхнәдә - бөек артист, ә тормышта гади һәм тыйнак кеше булуы, үзе тирәсендә яшәгән-эшләгән кешеләргә хөрмәт һәм ихтирам белән каравы турында сөйләделәр. Шул ук вакытта яңа танышлар белән бик җиңел уртак тел таба белә иде, дип искә алдылар. Самара өлкәсендә татар-башкорт концертларын һәм театр гастрольләрен оештыручы Флорида Локманова исә Илһам абыйның тамашачы каршына чыгарга әзерләнүе, сәхнә артында нинди тирән һәм ихтирамлы кеше булуын билгеләп үтте. 
 
Истәлекләр Әминә Ибәтуллина, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле солистлары Искәндәр Әхмәтов һәм Илнур Салихов, апалы-сеңелле Фирүзә Минәхмәтова һәм Гүзәл Рамазанова, Дания Садыйкова, Гөлназ Сәхабетдинова башкаруында яңгыраган җырлар белән үрелеп барды. Тамашачылар бөек җырчыбыз репертуарындагы җырларны артистларга кушылып башкардылар. Әлфия Гыйниятуллина җитәкләгән “Нур” балалар мөнәҗәт төркеме Илһам ага көенә язылган “Һаман истә” җырын җырлап, яшьләрнең дә Шакиров иҗаты белән кызыксынуын дәлилләделәр. “Заман” балалар фольклор ансамбле (сәнгать җитәкчесе Римма Шлыгина) тәкъдим иткән “Ак каен” композициясе дә югары зәвыклы тамашачы күңеленә хуш килде. Кичәдә Илһам Шакировның җырларын аеруча үзенчәлекле итеп башкаручы тынгы белмәс якташыбыз мәрхүм Идеал ага Галәветдиновны да хөрмәт белән искә алдылар - Нәҗип Сәйфетдинов тырышлыгы белән тергезелгән видеотасма күрсәтелде. Утыз еллар чамасы бөек җырчының аккомпаниаторы булып эшләгән якташыбыз, танылган баянчы һәм гармунчы, Та-тарстанның - халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев тә, әлбәттә, игътибар үзәгендә иде.
 
Чара Илһам Шакировның иҗатына йомгак ясап, гомеренең соңгы өлешендә яздырган “Мәңгелеккә китеп барам” җыры һәм арабыздан киткән якташларыбыз һәм яраткан шәхесләребез рухына дога кылу белән тәмамланды. Әмма кунаклар таралышмадылар, чәй өстәле янына җыелышып, яшь чакларын, җырчының концертларын искә алуларын дәвам иттеләр, яраткан җырларын көйләп, музыка, гомер агышлары турында озак сөйләшеп утырдылар.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 22.02.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы