поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.08.2011 Җәмгыять

Җиләк вакыты бер генә була

– Сеңлем Галия шалтыратты. Җиләк күп быел, кайтып килегез, – ди. – Иртәгә шимбә, таңнан ук кузгалырбыз. Эшләреңне көйләп куй.

Хатынының барыбер кайтмаячагын белә Фәрит, шулай да үзенең юлга чыгасын тәгаенләп куюы иде. Тәслимә өнәп бетерми Фәритнең туган авылын. Өйләнешкәч тә ирен Чаллыга – үзенең туган ягына алып китте. Гаиләдә бердәнбер кыз, кечкенәдән үк сүзен алга куярга күнеккән. Үги әни белән ишле гаиләдә үскән егетне Тәслимәнең әти-әнисе беренче күрешкәндә үк туганнан бирле ишетмәгән йомшак сүзләр белән Чаллыга килергә күндереп тә куйдылар. Урыннары җәннәттә булсын, аларның киңәш-табышын тотып яшәде ул. «Кияү» дип өзелеп тормасалар, яшәгән булыр идеме икән Фәрит Тәслимә белән?! Ә хәзер инде оныклар бар. Аларга юанып яши.

 

Иртәнге кояш белән юлга кузгалды. Чаллыдан Казан ягына кайтканда күзгә кояш төшми, арттан яктырта. Машинасы җайлы, олы юлда хыялларга, хисләргә бирелеп йөрергә бер дигән. Фәрит офыкларда чиге күренми торган юллардан йөрергә ярата. Күпмедер вакытка мәшәкатьләреңне онытып, хисләреңне йөгәннән ычкындырып барасың да барасың. Милли көйләрне кабызып җибәрә ул. Шул җырларга ияреп күңел әллә кайларга, яшьлектә калган, гомер буе беркемгә сиздерми, белгертми яшереп саклаган хатирәләр эченә кереп адаша. «Синсез үтә, тиңсез үтә, иртәләрем, кичләрем......». Гомере буе төшләренә кереп саташтырган, сагындырган, күңелләрен алгысытып яшәгән, икесе генә белгән мәхәббәт аланына кайтып бара ул бүген.

 

* * *

 

Фәритнең армиядән кайткан җәе. Әфганстанда хезмәт итте. Июль урталарына гына туган җиренә аяк басты. Иң мөһиме – кайтты, исән-имин кайтты... Күпме хезмәттәш дусларын кургаш табутта озатты ул. Кайберләренең гаиләләрен, әти-әниләрен әле дә ярдәменнән ташламый.

 

Дүрт бала өстенә иргә килеп, барысын да тәрбияләп үстергән үги әни шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды Фәритне. «Инде бераз ял ит, печән, утын әзерләшерсең, эшне көзгә таба эзли башласаң да бик әйбәт булыр», – диде әтисе. Сагынылган, барысы да сагынылган. Өзелеп көтеп торган сөйгән яры гына булмады Фәритнең. Шәһәрдән практикага кайткан Резеда исемле бер кыз озаткан иде аны армиягә, вәгъдәләр бирешмәделәр, чөнки ике-өч көн озата кайткан кыз баладан нинди вәгъдә аласың. Кызның көттереп кенә бер-ике хаты килде килүен, шуның белән туктады.

 

Армиядән кайткан егетнең абруе югары авыл халкы алдында – алар аерым исәптә, Әфган иле кебек үлем оясында хезмәт иткәннәрнең һәркайсын шулай хөрмәт итәләр. Клубта да элек борын чөебрәк йөргән егетләр, дусларча кул кысып, үз кочакларына алдылар Фәритне. Кайткан кичне клубта егетләрнең барысы да аның янында гына булды. «Туктагыз әле, чибәр кызлар сайларга да ирек бирмисез», – дип шаяртып, шелтә белдерде ул аларга. Дусты Фаил: «Әнә тегендә бер кыз утыра, егете юк. Хәтерлисеңме кем икәнен, Мөршидә ул, Сабир абый кызы», – дип, кызлар утырган якка ымлады. Беренче кич Мөршидәләрнең капка алдындагы утыргычта узды.

 

Икенче көнне әнисе Фәритне Пәри аланына көтүгә куылмаган хайваннарына күз-колак булырга җибәрде. «Ни өчен Пәри аланына кадәр куасыз, авылның теге очында ук, урман буенда бит ул. Үзегезгә авырга туры килә, монда гына куыйк малларны», – диде Фәрит. Шулай да егет шатланып риза булды, авылны аркылыга-буйга иңләргә дә әзер иде ул.

 

Пәри аланына җиләк түшәлгән иде ул елны. Фәрит кая басарга да белмәде: Җиләк таптала, үзләре эре, кып-кызыл. Ерак түгел берәү җиләк җыя. Гәҗиттән ясап кигән эшләпәсе, эре борчаклы күлмәге генә шәйләнә. Авылдан шулай еракта кем берүзе җиләк җыя? Фәрит якынрак килде. Кыз да сискәнеп торып басты. Фәрит кызның күзләрен күреп берара таң калып сүзсез торды. Алар зәп-зәңгәр иде. Кыз, кызарып, күлмәк итәкләрен рәтләде.

 

– Исәнмесез, Фәрит абый.

 

– Каян беләсең мине, син кайсы авыл кызы?

 

– Таллыныкы.

 

– Кем кызы?

 

– Рамазанныкы.

 

Фәрит якынрак килде.

 

– Газинур сеңлесе буласың инде алайса. Әмма сине беркайчан да күргәнем булмады. Урманда үстерделәрме әллә сине?

 

– Сез киткәндә 8 нче классны гына тәмамлаган идем мин.

 

Фәрит эчтән тиз генә исәпләп тә чыгарды. Димәк, кызга 17 яшь.

 

– Клубка йөрисеңме?

 

– Йөрим. – Тавышыннан бик тиз сизде егет – кызның йөрәге чыгып китәрдәй тибә иде.

 

Фәрит кызны сөйләндерә-сөйләндерә чемләп җиләк җыйды. Кыз Казанда тегү фабрикасында эшли икән, кичке мәктәптә укый. Авылга бер айга чираттагы ялга әле бүген генә кайткан. Егет җыйган җиләкләрен кызның тулып килә торган чиләгенә салды да, кичен очрашырбыз, дип, китеп барды. Фәритнең йөрәге урынында түгел иде инде. Ашкынып кич җиткәнен көтте.

 

Кайткач, шифоньер өстендә ике ел буе хуҗасын көтеп яткан хромка гармунын кулына алды. Оста уйный Фәрит. Моңлы җырлый. Клубка гармун белән килеп керде. Беркайчан да болай каушаганы юк иде. Гармун да берара тыңламаган кебек тоелды аңа. Әмма бармаклар гармун телләрен бик тиз аңлады. Егетләр-кызлар кушылып җыр суздылар. Фәрит Мөршидә күзенә ничек карар, бүген бит инде ул бүтәнне күзли. Ә урман кызы күренми. Әллә алдады инде. Соңарып кына ачылган ишектән ике кыз күренде. Берсе ул. Фәрит кызны күреп таң калды. Бу толымнарны көндез кая яшереп торган икән ул? Күзләре, зәңгәр сөрмә тарткангамы, тагын да матуррак, ягымлырак тоелды аңа. Күлмәге дә үзенә килешеп тора. Эчендә җаны булмаган егет кенә игътибарсыз калдырыр бу кызны. Фәрит көен саташтыра, каушый башлады. Ни булды. Сизәләр бит инде..... Сизделәр шул. Дусты Фаил егетне тышка чакырып чыгарды:

 

– Син күңелеңне Фәридәгә салма инде, аның егете бар. Армиядә.

 

Фәриткә эссе су сипкәндәй булдылар. Әлбәттә, бардыр, шундый кызның егете булмый димени?

 

– Кем ул, – диде Фәрит.

 

– Наил. Әмма Наил армиягә китәр алдыннан гына хата эшләгән. Нәсим абый кызы Фәния аннан йөкле калган дип сөйлиләр.

 

– Фәридә аны көтәме?

 

– Белмибез, әмма Наилнең Фәридәне Казанда да, авылда да тикшереп, карап йөрүче сакчы егетләре бар, диләр. Син, дустым, мәсьәләне катлауландырма, караңгы почмактан килеп чыкмасыннар үзләре.

 

– Монда да караңгы почмактан дошманнар көтеп яшимме? Юк инде. Андыйларны күп күрдек. Фәридә минеке булачак.

 

Фәрит Фәридәне кызның капка төпләренә җиткәндә генә туктатты. Егетнең каушавы бетәргә дә уйламый. Ярый әле кыз карышмады, икәү авыл башына таба атладылар.

 

Менә нинди була икән ул мәхәббәт. Егет көн саен зарыгып кич җитүен көтте. Түзә алмаганда, кызның әтисеннән дә тартынмыйча, өйләренә барды. Пәри аланында да бер кем юк – Фәрит белән Фәридә генә. Аланга ике гашыйк күптән инде Мәхәббәт аланы дип исем куштылар. Җиләк пешкән чак. Ә чемнәре, әйтерсең җиләкләрен ике гашыйк өчен Ходай парлап куйган. Икесе дә иреннәре белән әкрен генә берьюлы бер чемгә үреләләр. Җиләк тәмле, ә иреннәрдән ташыган ләззәт исертә, аңнарны томалый. Фәритнең рәхәт теләүдән бөтен тәнен бизгәк ала. Адәм белән Хәва хәлен аңлый хәзер Фәрит. Юк, фәрештәсенә тияргә ярыймы соң? 18е тулган көнне үк әтисенә кызны сорап барачак. Барысы да кешечә булырга тиеш.

 

Фәридәнең бер айлык ялы күз ачып йомганчы узып та китте. Фәрит әле сентябрьдә генә Казанга эш эзләргә барачак. Ничекләр түзәр ул фәрештәсеннән башка. Көн саен Казанга барып та булмас. Кайтып акча да эшләгәне юк бит әле. Фәридә атна саен кайтырга сүз бирде. Сүзендә торды – кайтып-китеп йөрде. Өйгә таң атканда, әниләре көтү куганда гына кайтып керәләр иде.

 

– Килешми кыз кешегә болай йөрүе, әтиеңнән оял, – диде әнисе бервакыт.

 

– Атна саен түгел, аена бер дә кайтмый идең бит. Фәритнең әти-әнисе ни дияр?

 

Кыз белән егет ике атнага бер күрешергә сөйләштеләр. Бәрәңгеләр алып бетергәч тә Фәрит Казанга эшкә урнашырга киләчәк.

 

Клубта ялгыз каңгырып йөргән дустына Фаил ял итәргә тәкъдим итте.

 

– Күрше авылга бик чибәр укытучы кызлар кайткан, әйдә, барып килик. Иптәш буларак кына барырсың. Киеренкелегеңне бушатасың килсә, алар безнең авыл кызлары кебек саран түгел, рәхәтләнеп риза булалар.

 

Фәрит иптәш буларак кына барып килергә риза булды. Яңа гына педагогик училище бетереп кайткан кызлар икән. Башлангыч классларда укыталар. Кечкенә генә тулай торакка урнашканнар. Фәрит Гөлгенә дигәненә ияләнеп тә беткән икән инде. Тәслимә тагын да әрсезрәк икән, анысына ияләнү дә кирәк булмады. Егетне беренче кичне үк кулыннан тотып, колагына тәмле сүзләр пышылдый-пышылдый, ятагына яткырды. Егетләр иртән генә киттеләр. Тагын бер-ике кич шулай узды. Беркөнне Фәрит:

 

– Бүтән бармыйм, – дип, дустына кырт кисте. – Фәридә кайта, аның күзенә ничек карармын?

 

– Кайтмаган бит әле. Егет булсаң егет бул.

 

Фәрит тагын барды. Шулай йөри торгач, сентябрь ахыры җитте. Фәрит Казанга эшкә җыенды. Ниһаять, алар сөйгәне белән көн саен күрешәчәкләр.

 

Әбиләр чуагы. Дөньяны тоҗым җебе чорнап алган, аяк атлар хәл юк, ятьмәгә эләгәсең. Фаил Фәритләрнең өйләренә килде. Егетнең күңеленә шом йөгерде: «Ни булган, аның беркайчан да өйгә килгәне булмады бит?»

 

– Хәл кичектерерлек түгел, дустым. Тәслимә елый да елый икән. Авырга узган. Көмәнем Фәриттән генә, дип әйтә ди.

 

Фәрит баскан урынында таш булып катты. Сүз әйтергә теле әйләнмәде. Утын яра торган бүкәнгә акрын гына барып чүгәләде. Башын тотып аска карап озак утырды ул.

 

– Берәр җаен табыйк инде, Фәрит. Алдырып кайтсын, акчасын табарбыз. Гөлгенә бер барып кайтты бит инде.

 

Шулай, бүген үк сөйләшергә. Сузарга ярамый. Мондый йөк белән Фәрит бер генә көн дә яши алмый.

 

Егет кичен Тәслимә янына килде. Фаил өйрәткәнчә тәкъдим ясады.

 

Кызның күзләре тагын да зураеп киттеләр:

 

– «Мин яратам сине, алдырмыйм баланы, Чаллыга бергә барабыз да әниләрдән өйләнешергә рөхсәт сорыйбыз».

 

Нинди мин-минлек бу. Фәритнең җанында ниләр барлыгын да белергә теләми.

 

Тәслимә башын Фәритнең иң башына куйган хәлдә үксеп елап җибәрде: – Мин бит кеше баласы, әтием белән әниемнең бердәнбере, алар ни диярләр. Өйлән миңа, без бик бәхетле яшәрбез, әти-әни безнең өчен үлеп торачак. Әгәр мине шушы хәлдә калдырсаң, гомерең буе рәхәт күрмәссең.

 

Фәрит өйләнде дә тиз генә Чаллыга китте. Фәридәсе ничек кичергәндер бу хәлләрне, ул хәбәрдар түгел иде. Шулай да бер елдан Фәридәнең югары уку йортына кереп укый башлавын, февраль башында кышкы каникулга авылга кайтасын белде.

 

Кайтты Фәрит. Кышкы буран котырып улаган чакта Фәридәсен клубтан озата кайтты. Фәридәсе егетнең күкрәген кага-кага елады:

 

– Өйләндең бит син, өйләндең, нигә эзлисең мине. Кеше белер, минем әти-әни белер. Минем бит әле кияүгә чыгасым бар. Эх, син, мин бит сиңа 5-нче класста укыганда ук гашыйк идем. Без күрешкән җәйдә синең армиядән кайтканыңны ишетүгә үк ял алып кайтып киттем. Мин бит боларны сиңа әйтмәдем генә. Нишләдең син, Фәрит, нишләдең?!.

 

Салкын буран кары кайнар яшьләр белән бергә биткә елыша. Йөрәге сулкылдый, җаны әрни, Фәридәсен кочагына кыскан килеш үксеп елый иде Фәрит.

 

– Аз гына вакыт бир миңа, бала үсә төшкәч аерылам да өйләнешербез. Миңа синнән башка беркем кирәк түгел, Фәридәкәем-бәгърем.

 

Фәридәсен күрергә дип, Фәрит ел Саен сабан туйларына кайтты. Тик сөеклесен таба алмады. Фәрит тә Чаллының Кама автомобильләр институтын тәмамлады. Фәридәсе өчен генә укыды. Фәридәнең укып бетереп кияүгә чыкканын да белде, күпмедер вакыттан, ике баласы бар, диделәр. Барыбер сөйгәнен күңеленнән куып җибәрә алмады. Һәм, ниһаять, бер елны авылга кайткач, Фәридәнең ире үлгәнен, ике бала белән тол калганын белде.

 

Нәрсә тота мине, нинди мәми соң мин, бар да өйләнешергә тәкъдим яса инде, дип, ничә тапкырлар талпынды Фәрит, ул арада оныклары туды. Үзенең зур бизнесы, Тәслимәсе аны орчык бөтергән кебек бөтереп кенә тора. Аңа акчадан башка берни дә кирәкми бугай инде.

 

* * *

 

Сеңлесе җиләк җыярга чакыргач, болай да кыймылдап кына торган күңел яңадан каядыр ашкынды. Уйларга, хисләргә бирелеп кайтып, сизелмәгән дә, авылга да күп калмаган икән. Бүген үк Мәхәббәт аланына барачак.

 

Кайтып җитеп, ашап-эчкәннән соң, сеңлесе Галияне утыртып, җиләккә киттеләр.

 

– Кая алып барасың, абый, җиләккә без авылның теге башындагы елгага йөрибез, – диде ул, гаҗәпләнеп.

 

– Җиләкнең оясына, Мәхәббәт аланына алып барам мин сине, сеңлем.

 

Килеп җиттеләр. Фәрит, машинасының ишеген ачып җиргә төшим генә дигән иде, аягы атламый туктап калды. Нәкъ теге җәйдәге кебек җиләк чәчелгән. Һавага татлы бал исе таралган. Бу ис, бу хозурлык Фәритнең җанын айкады. Машинасыннан сикереп төшеп, «кайда син сөйгәне-е-е-ем», дип дөньяга кычкырасы килде. Әмма бу яланда ул үзе генә түгел иде. Читтәрәк бер хатын белән бер ир җиләк җыя. Сеңлесе, әллә каян танып, алар янына китеп тә барган. Хатын белән сеңлесе кочаклашып күрештеләр. Фәрит тә барды.

 

– Рамазан абыйның кызы Сәлимәне таныйсыңмы, абый, без классташлар идек бит. Менә кайда күрештек. Ире белән икән.

 

– Әйе, Мәхәббәт аланы парлап йөргәнне ярата, – диде Фәрит.

 

– Мәхәббәт аланы? Пәри аланын минем апам да мәхәббәт аланы ди, бигрәк матур исем кушкансыз. Кайда соң әле үзе?

 

– Җиләкне бер үзе генә җыярга ярата ул, ә-ә-нә, теге як тау битенә үк чыгып киткән, – дип сүзгә кушылды Сәлимәнең ире Җәүдәт.

 

Фәридә... аның Фәридәсе дә монда. Болай да лепердәп торган йөрәк чыгып китәрдәй булып тибә башлады. Тиз генә йөрәк даруы кабарга кирәк. Табиблар сүзенә карыймыни ул йөрәк, үзенекен эшли, нәкъ яшь чактагы кебек еш-еш дөпелдәвен белә. Фәрит машинасына кереп утырып тынычланырга уйлады, берничә даруны тел астына салды. «Йа Ходаем, кодрәт бир, сөйгәнем янына барып, гомерем буе бер карарга тилмергән зәңгәр күзләренә тутырып карарга көч бир», – дип, Ходайга ялварды. Үзе каршы тау битенә чүгәләгән сөйгәнен күзәтте. Бераз тынычланган сыман тоелды. Янәшәдәгеләргә сиздермәс өчен, акрын гына җиләк чемнәрен өзә-өзә, каршы якка таба атлады. «Каршысына чыгарга түгел, арттан гына килергә. Танырмы икән?»

 

Сөйгәне янына җиткәндә генә ниндидер бер тылсымлы көч аның хисләрен ургытты һәм ул ярымпышылдап моңлы итеп әкрен генә җыр сузды:

 

– Эх, җиләкле

 җәйләрнең

Оныта алмамын ямен.

Тоямын иреннәреңдә

Каен җиләге тәмен.

 

Хатынның җиләккә үрелгән куллары хәрәкәтсез калды.

 

– Фәридәм-бәгърем, исәнме.

 

– Фәрит...

 

Алар бер-берсенә карап озак тордылар. Язмыш һәр икесен ничек талкыганын әйтмәсәң дә күренә. Әмма йөздәге үзгәрешләргә гаҗәпләнү юк иде аларның карашында, сагыну шаһитлары – мәхәббәт тулы күзләр.

 

Озак сөйләштеләр. Фәрит Фәридәнең ни өчен ялгыз икәнен дә сорамый калмады.

 

– Яратмыйча яшәүдән дә газаплырак дөньяда ни бар, Фәрит?

 

– Беләм, Фәридә. Югалтмыйк инде бер-беребезне, мин әле бүген дә барысын да үзгәртергә була дигән өметтә яшим. Казаннан бер фатир алырбыз, теләсәң, Чаллыда йорт җиткерербез, хәзер барысы да шулай эшли. Мөмкинлегем бар минем, Фәридә. Бары тик синең ризалыгың гына кирәк, бөртегем.

 

– Телефонымны язып ал.

 

– Әйдә, дозвон ясыйм. Өметемне өзмә, зинһар.

 

– Озакладык без, Фәрит, сеңелләр сизәр. Алар янына кузгалыйк.

 

Фәриткә әйтерсең фәрештәләр мең канат куйдылар. Хәзер анда дөньяларны күчерерлек көч бар. Сеңелләренә кайткач та күз карашы гел Фәридәләр ягында булды. Сөйгәненең янәшәдә генә булуын сизү рәхәт иде аңа.

 

Фәридәләр җиләккә барган машина Казан ягына, олы юлга таба менеп китте. Китте, – диде үз-үзенә Фәрит. – Әмма араларга җеп сузылды, телефон номеры бар.

 

Фәрит мунча кереп чыкты, хатирәләргә төренеп йокларга ятты. Телефонга сигнал килде. СМС хәбәре икән Фәридәсеннән: «Гомерем буе яраттым, Фәрит, әле дә яратам. Нинди генә авыр чакларда да хисләребезгә хуҗа була белдек. Якты дөньяда синең барлыгыңны белеп яшәү моңа кадәр көч бирде миңа. Сау-сәламәт кенә була күр, кадерлем.

 

Җиләк вакыты бер генә була».


НУРНИСА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»