поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.08.2011 Мәдәният

Илдар ЯГЪФӘРОВ: “Калач өчен көрәшергә кирәк”

Аның “Бәхеткәе”нә Истанбулда Төрки халыклар киносы көннәре һәм Амери­каның Хьюстон шәһәрендә узган кинофестивальнең иң мәртәбәле бүләге бирелде. Аның әле “Күктавы” – пленкага төшерелгән беренче татарча тулы метражлы уен фильмы, “Кинотавр” һәм Чехиянең үсмерләр кинофестивале җиңүчесе, “Брелогы” – Канн фестивалендә катнашкан беренче Татарстан фильмы, “Сочинения”­се, “Гади сүзләр”е бар.

Хәзер татар режиссеры Илдар Ягъфәров “Аш” “пеше­рә”. Ул өч бертуган хакында. Аларның берсе авылда, икесе шәһәрдә яши. Көтмә­гәндә, туганнарга әтиләре өенә җые­лырга туры килә. Бер-берсе белән сөйләшү өчен аларның төннәре генә бар. Өч туган, үткәннәрне искә алып, сөйлә­шә-сөйләшә аш пешерә.

 

Ләкин әңгәмәдә сүз ул турыда гына түгел.

 

– Фильм төшерү нәрсәдән башлана?

 

– Режиссерлыкка белем алудан. Ул булгач, тыныч кына йоклап, яшәп булмый. Иҗади башлангыч кирәк. Ул гел борчып тора. Тормышны, төрле тарихларны күзәтәсең. Күңел­гә тисә, идея туа, аннары ул материальләшә башлый.

 

Әйтик, “Бәхеткәй”не тө­ше­рер алдыннан бик озак уйланып йөрдем. Тарихлар эзлә­дем. Туган ягым – Пермь өлкәсе Барда районында тө­ше­рәсе килә иде. Аңарчы документаль фильм төшерергә бер кайткан идем инде. Бү­ген авыл җимерелә, яшәргә авыр­лаша, дибез бит инде. Кайттым: Бардада кешеләр бер дигән итеп яши, андагы табигать, елга... Саташулы уйлар белән кайттым да, фикеремне үзгәрттем. Соңрак малай чакка бәйле идея туды. Сценарийны Рамил Җамалиев язды. Бардага кайтып, әти-әнинең авыллары: Константиновка, Түбән авылда фильм төшердек.

 

– Сезнең “Күктау” фильмы да, “Бәхеткәй” дә шәхси фаҗига турында. Бу очраклымы?

 

– Минем күңелемдә йөрт­кән вакыйгалар чагылышы бу. Хәтерлим, әти белән әни мине авылда калдырып китә­ләр иде. Мин аларны аңлыйм: алар икесе дә студент, Казанга бернәрсәсез китеп барган, аларга тормышларын корырга кирәк булган. Мин әбидә яшәдем. Фильмдагы зират, инеш, куышлар – минем балачактагы хатирәләр.

 

– Кинорежиссер Татарстанда җиң сызганып эшли аламы?

 

– Татарстанда әлегә кино индустриясе, фильм төшереп, акча эшләү системасы юк. Яшермичә әйтәм: мин эшлисем килгәнгә күрә генә эшлим. Бәлки, шулай дөрестер дә. Без бит буржуаз җәмгыятьтә яшибез. Тиктомалдан калач китереп бирмәячәкләр. Бу калач өчен көрәшергә кирәк. Мин студентларны да шуңа әзерлим: “5 нче курсны тәмамлаганда синең тулы метражлы фильм идеясе булырга һәм син эшмәкәрләрдән башлап, мәдәният министры, премьер-министрга кадәр – һәммәсен дер селкетергә тиеш”, – дигән фикерне әйтә киләм.

 

– Татар киносы нинди ул? Ул башка милләт фильмнарыннан аерылып торырга тиешме?

 

– Татар киносын татар халкының язмышы белән кызыксынган, әбисенең татарча әки­ятләрен тыңлап үскән татар режиссерлары, операторла­ры төшерергә тиеш. Шунда гына ул татар фильмы булачак.

 

Әгәр бездә фильм төшерә башласалар, Мәскәү, Петербург яки чит илдән чакыралар. Безнең үзебездә дә режиссерлар җитәрлек бит. Татарстан кинематографы чылбыры булырга тиеш. Моның өчен күп эшләргә кирәк. Гафу итегез, Петербург командасы безгә килеп фильм төшерде. Искиткеч фильм. Ә Татарстан киносында нинди алга китеш булды? Бездә берәр нәрсә үзгәрдеме?

 

Туфан Миңнуллин бервакыт: “Дөнья шулай корылган, Аллаһы Тәгалә талантлы кешене үзе җибәрә, башкалар аның артыннан тартыла”, – дигән иде. Менә Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Туфан Миңнуллин туган бит. Марсель Сәлимҗанов булган. Алар үз артыннан күпме кешене иярткән. Кинорежиссерлар белән дә шул хәл. Алар кабыначак.

 

– Татар киносы төшереп акча эшләп буламы?

 

– Була дип уйлыйм. Татарлар – сан ягыннан Россиядә икенче милләт. Чит төбәкләрдән, илләрдән килгән милләттәшләребез, татар фильмнары бармы, алыр идек, диләр. Татар киносын кинотеатрларда күрсәтү мөмкин түгелдер, ә менә DVD дискларда сатуга чыгарырга була. Әмма әлегә безне якларлык законнар юк. Менә хәзер мин үз акчама 1000 диск чыгарам ди. Шунда ук пират кибетләрендә лицензиясез вариантлар пәйда булачак, ә аларның эзенә төшәм димә инде син.

 

– Хәзер нинди фильмнар төшерергә кирәк? Массакү­ләм аудитория өченме, әллә автор киносымы?

 

– Бу ыгы-зыгы дип атала. Ихластан тотынырга кирәк, аннары үзеннән-үзе туа ул. Яхшы сценарий язарга, ашык­мыйча эшләргә кирәк. Монда фестиваль өчен, массакүләм аудитория өчен дип уйларга ярамый. Үзеңнең бөтен кө­чеңне, талантыңны сыгып чыгарырга кирәк. Нә­тиҗәсе начар булса, син, алга таба да фильм төшереп, кеше башын катырып йөрергә тиеш түгел.

 

– Хәзер сез “Аш” фильмын төшерү белән мәшгуль бугай...

 

– Берничә ел инде күңелне борчыган уйлар бар. Аларның чыганагы – минем гаиләм, әтием, аның һәм минем киче­решләрем. Бу уйлар безнең халык вәкиллә­ренең бер-берсенә мөнәсәбә­те, безнең эчке тормыш турында.

 

Фильм юкка гына “Аш” дип аталмый. Аңа салынган төп мәгънә – “аш”ны үзебезгә “пешерергә” кирәк. Кемдер Петербургка, кемдер Герма­ниягә китә. Бүгенге тормышта эчке каршылык­лар бар. Татарча әйбәт сөйләшкән татар кешесе татарча үзеннән начаррак сөйләшкән шундый ук чып-чын татарны сүгә. Мә­сә­лән, Санкт-Петер­бургта яшә­гән татар кешесен нишләтә­сең инде аны? Анда татарча аралашу юк. Туган телне бе­лергә, аны сакларга ки­рәк, әмма бер-береңне гаеп­ләргә кирәкми. Аннары, мин авылдан, син шәһәрдән, мин бай, син фәкыйрь дигән бү­ле­нешләр, бер кирәкмәгән төрт­терүләр – бүгенге тормышыбыз. Татар кешесе уңышка иреш­сә, ярдәм кулы сузуга караганда, көнләшү­челәр күбрәк. Фильмда без үзебезне танып, нәти­җәләр ясап, берләшә башларлык бул­сын иде. Безгә берлә­шергә, бер-бе­ребезгә ярдәм итәргә кирәк. Фильм шул хакта.


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 143 | 03.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»