поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
18.02.2025 Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева “Татар җыры”ннан соң тавыш чыгарган

Чараны алып баручы фикеренчә, Гөлназ үзен болай тотарга тиеш түгел иде. Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанда танылган җырчы Гөлназ Асаева Уфада узган “Татар җыры” фестивален оештырудан канәгатьсез калган. Аның әйтүенчә, чара матур гына узса да, күңелсез хәл булган: алып баручы сәхнәгә чакырганда, аның мактаулы исемен: 3 ай элек алган “атказанган артист” исемен атамаган.

Бу хәл Гөлназга ошамаган һәм ул шундук социаль челтәрләрдә үзенең канәгатьсезлеген белдергән, дип яза “KazanFirst”.

– Артистны көлеп игълан итү – “төпкә егылып төшү”. Аеруча шундый дәрәҗәле чарада. Аларның үз-үзен тотышы, сөйләү рәвеше – барысы да әзерлексез чыгулары турында сөйли. “Татар җыры” дәрәҗәсендәге чара “банкет мәзәкләре” белән чуарланмаска тиеш”, – дип билгеләп үткән ул һәм үз чыгышын игълан иткән алып баручыны, “банкет алып баручы”, дип кимсеткән.

“Гөлназ моңа кадәр безгә чит түгел… иде. Аны үзем чакырдым – тагын бер тапкыр чакырыйм әле, дип уйладым… Үз башыма чакырганмын. “Атказанган” дип әйтергә ярамадымы әллә”, дип сөйләнеп сәхнәгә чыгуына гаҗәпләндем, – дигән чараны алып баручы Айрат Ильясов. – Шуннан соң ул миңа хәбәрләр язып җибәрде. Мин исә: “Синең фанатың түгелмен, нинди исемнәргә ия булуыңны, нәрсәләр эшләвеңне каян белим? – дип җавап бирдем. “Нәрсәдер әйтергә телисең икән, кил дә әйт. Әмма мондый тавыш чыгарырга… Ярый, үзе дә аңлар, бәлки”, – дип язган ул тыелган социаль челтәрдәге аккаунтында.

Фото социаль челтәрдән алынды. 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.02.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы