|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2025 Шоу-бизнес
![]() Алия Карачурина чирләгән килеш концерт куйган
Кичә популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның хәләл җефете Алия Карачуринаның концерт куйганда хәле начарланган. Бу турыда ире - җырчы Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрендә хәбәр иткән. «Артист тормышы җиңел һәм борчуларсыз тоела. Чынлыкта, бу – бик катлаулы һәм зур түземлек таләп итә торган һөнәр. Кичә мин Алияне чын күңелдән кызгандым, чөнки аңа нәрсә аша узарга туры килгәнлеген аңлый идем. Температурасы 38-39, тавышы инде репетиция вакытыннан ук үзен тыңламады. Шуңа да карамастан, ул сәхнәгә чыкты һәм җырлады. Ә концерттан соң аягында да басып тора алмады, күңеле болганды», – дип бәян итте җырчы социаль челтәрләрдә.
Фото: социаль челтәрләрдән скриншот ясалды.
--- |
Иң күп укылган
|