поиск новостей
  • 01.06 "Кияү урлау".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 02.06 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 04.06 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 05.06 "Яратам! Бетте-китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.06 "Бәхет җайдагы"(Адыгея Республикасы Театр Берләшмәсе). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.06-07.05 "Мин кайтырмын"(Саха (Якутия)Республикасы Эстрада Дәүләт Театры). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.06 "Диңгез буеннан чапкан ала эт"(А. Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт Кумык музыкаль драма театры).К.Тинчурин театры. 18:30
  • 09.06 "Идегәй". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195
  • Куюкида 1 булмэле Яна квартира аренда на бирэбез 89196432874
  • Хозяйкадан озак вакытка гостинка студия или бүлмә снимать итәм. 89274823084
  • сниму СРОЧНО 2. Соблюдающая мусульманка. Без в/п Чистоплотная, платежоспособная 3.Комнату  в Советском районе, желательно недалеко от пр-та Альберта Камалеева 4. До 10-12тыс.руб. Или подселюсь к мусульманкам 89520445556 Эльнара
  • В бюджетное учреждение с. Актаныш требуется делопризводитель тел 32062
  • Самарский обл, Красноярский район, Новоурайкино авылы, эй сатам. 63,3кв/м.эйдя ванны, туалет, су, газ отоплениясы. Самардан 90 км. 1000000.сырым.тел 89967264219
Архив
 
04.08.2011 Дин

Аллаһ кешеләре

Мөселман бәндәсе Аллаһ Тәгаләнең илчеләре булуына ышана. Раббыбыз вәгазьләү, кешеләрне дөньяви вә дини эшләрдән нәрсә кылырга ярый һәм ярамый икәнен аңлатыр өчен кайбер ир-атларны илче-пәйгамбәр итеп җибәргән. Аларның бурычы хак динне тарату яки аның турында һәрдаим искәртеп тору. Алар – кешеләр арасында хакыйкатьне таратучылар. Пәйгамбәрләр – кешелекнең иң күркәм вәкилләре.

Иман – ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вәсәлләм Аллаһ Раббыбыз турында хәбәр иткәннәргә ышану. Иман үз эченә төп алты өлешне ала: Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның илчеләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдиргә ышану.

 

Һәр пәйгамбәр үз кавеме һәм үз чоры өчен җибәрелә. Бу – Аллаһның рәхмәт-шәфәгате, ә соңгы пәйгамбәр, ахырзаман пәйгамбәре турында Раббыбыз әйтә: «Әй, Мөхәммәд! Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрдек». Әгәр дә Мөхәммәд с. булмаса, без пәйгамбәрләр турында хакыйкатьне белмәс идек. Эш шунда, аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында хикмәтләргә күп ялган-уйдырмалар кертелгән һәм еш кына ул әсәрләргә пәйгамбәрләрнең яхшылыклары, сафлыгы, мәрхәмәтлелеге һәм гөнаһсызлыгы турында берни дә әйтелмәгән. Мәсәлән, яһүдиләрнең китапларыннан без пәйгамбәрнең хәмер эчүен һәм кызлары белән гөнаһ кылуын укыйбыз. Яки пәйгамбәр баш хәрби җитәкчене, ул булмаганда аның хатыны янына йөрер өчен, сугышка җибәрә. Яисә моны хәбәр итәләр: өлкән яшьтәге нәби яшь, сылу мөшрик кызга өйләнә һәм үзе дә потка табына башлый. Боларны укыйбыз да, гаҗәпләнәбез. Бу нәрсәләрнең пәйгамбәрләр турында, димәк, Аллаһ турында да ялган икәне ап-ачык. Вә һичшиксез, андый уйдырмаларны язучылар алардан билгеле бер файда күргәннәр. Мондый «биографияләр» аннары носараларның текстларына күчәләр һәм күп урыннарда башка, хәтта капма-каршы мәгънә алалар. Мәсәлән, носаралар пәйгамбәрләре Гайсәне г-м шулкадәр хөрмәтли башлыйлар ки, хәтта аны Аллаһның угълы дип игълан итәләр! Ләкин бу бит тәүхиднең төп канунына каршы килә! Әгәр дә мөбарәк Коръәни-Кәрим булмаса, без пәйгамбәрләр хакында олуг хакыйкатьне белмәс тә идек...

 

Пәйгамбәрләр – иң мөбарәк кешеләр. Шул ук вакытта – алар гади кешеләр дә, базарга йөриләр, башкалар кебек үк тукланалар, яшиләр вә ахырда вафат булалар. Шунысы да мөһим, Аллаһ Раббыбыз пәйгамбәрлек вазифасын башкару өчен илчеләрне аларның әхлак ягыннан югарылыгы өчен сайлый. Алар могҗизага сәләтле вә гөнаһтан пакь. Алар пәйгамбәр булгач та, булганчы да, гөнаһ кылмыйлар. Илчеләргә шактый камил булу хас. Әгәр Аллаһ Тәгалә аларны җәзалый икән, бу бары алар гади кешеләргә мөмкин булмаган югары камиллеккә ирешсеннәр өчен генә. Шуңа күрә пәйгамбәрләргә карата таләпләр күбрәк вә ныграк. Мәсәлән, гадәти кеше онытылу, хәтерсезлек өчен җәзаланмый, ә беренче пәйгамбәр Адәм галәйһиссәлам Аллаһ әйткәнне оныткан өчен җәзалана – җәннәттән сөрелә.

 

Кайбер пәйгамбәрләр башкалар белән чагыштырганда, өстенлекләргә ия. «Алар арасында Аллаһ белән сөйләшкәннәре булды. Ә кайберләрен Ул югары баскычларга күтәрде. Мәрьям улы Гайсәгә Без ачык дәлилләр бирдек вә аны изге рух белән ныгыттык». «Без бер пәйгамбәрләргә икенчеләреннән өстенлекләр бирдек. Даудка без Зәбурне тапшырдык». «Без синең белән, Нух, Ибраһим, Муса вә Гайсә бин Мәрьям белән килешү төзегәндә, алар белән Без ныклы килешү төзедек». Югары, бөек пәйгамбәрләр алар – Мөхәммәд ибн Габдулла саллаллаһу галәйһи вәсәлләм, Нух галәйһиссәлам, Ибраһим галәйһиссәлам, Муса галәйһиссәлам һәм Гайсә галәйһиссәлам. Мөселманнар барлык пәйгамбәрләргә дә ышанырга вә аларга бер үк хөрмәт белән карарга тиешләр. «Аларның һәрберсе Аллаһка, аның фәрештәләренә, Аның китапларына вә Аның илчеләренә ышана. Без аның теге яки бу илчеләре арасында аерма күрмибез. Алар әйтәләр: «Без тыңлыйбыз вә буйсынабыз. Синнән генә, әй Раббыбыз, кичерелү вә Сиңа гына кайтарылу».

 

Пәйгамбәрләр могҗиза күрсәтү сәләтенә ия. Бу могҗизалар Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән эшләнелә вә алар кешелекнең билгеле бер чорындагы үсешенә бәйле. Вакытлар үтү белән, кешенең аң дәрәҗәсе үскәч, бөек могҗиза – Китап җибәрелә, аның һәр сүрәсе исә үзенә күрә бер могҗиза. Укый-яза белүче кеше яшәгәндә, ул сүрәләр дә яшиячәк. Изге Коръән – Аллаһ Китапларының иң бөеге вә мөбарәге. Ул кешелеккә камиллеккә ирешү юлларын күрсәтә. Коръәни-Кәрим ахыргы пәйгамбәргә, пәйгамбәрләр мөһеренә җибәрелә. Элек бары үз кавемләренә махсус җибәрелгән илчеләрдән аермалы буларак, аңа, Мөхәммәдкә с., тапшырылган эш һәр халык, кавем, милләт өчен. Вә нәкъ менә Коръән-Кәримнән без пәйгамбәрләр турында чын хикәяләрне беләбез.

 

Әйтергә кирәк, ул хикәяләрнең композиция төзелеше бик тә үзенчәлекле һәм гомумән, алар кабатланмас хикәяләр. Коръән-Шәриф тексты кысаларындагы пәйгамбәрләр турындагы хикәяләр дини мәгънәне тапшыруда зур роль уйныйлар, аның органик өлеше булып торалар. Диннең мәгънәсен тапшыру аларның функциясе. Бу яктан, аларны текстка өстәлгән мөстәкыйль, үз сюжеты һәм материалны тапшыру стиле булган әдәби әсәрләр дип карарга ярамый. Юк! Бу әсәрләрнең максаты беренче чиратта безне хак дингә илтү. Иң гаҗәбе шунда ки, алар шундый функциональ роль үтәп тә, югары нәфислеккә ия булып тапшырылганнар. Без ассызыклап, шуны әйтәбез: кеше – автор, язучы – ике башлангычның, функциональлекнең һәм тәэсирлекнең берлеген тәэмин итә алмый. Бәлки, бу Коръәннең илаһи булуын; кеше мөмкинлекләренең, кешедә булган иҗади сәләтнең аның дәрәҗәсенә җитә алмавын дәлиллидер. Аның инсаннар арасыннан булган авторы нинди даһи булса да, функциональ һәм тәэсири аспектларның мондый берлегенә ирешү аның хәленнән килмәс иде...

 

Хәзер икенче үзенчәлек турында. Без хикәяләүнең үзгә рәвешен күрәбез. Эш шунда ки, бер үк персонаж турында хикәяләү берничә тапкыр, берничә урында кабатланырга мөмкин. Әгәр дә моны берәр кеше эшләсә, «яңалык» моментының һәм тәэсиратның нәтиҗәсе бик аз булыр иде, ягъни бу «әдәби» ысул максатына ирешмәс иде. Бу хикәяләү турында моны әйтеп булмый. Без аларны төгәлсезлекләр һәм хаталар эзләүче таләпчән һәм бик вакчыл әдәби тәнкыйтьче күзлегеннән күп тапкырлар тикшереп карадык. Һәр очракта бездә бары бер генә хис – текстка карата олуг хөрмәт хисе генә туды. Вә башкача була да алмый иде! Без бит Аллаһ Китабын укыйбыз! Илаһилек һәрнәрсәдә ачыклана – сорауның асылын аңлауда, тапшыруның – иҗади хикәяләү стилендә. Дөньяда башка мондый китап юк. Вә бу Китап безгә Мөхәммәд ибн Габдулла саллаллаһу галәйһи вәсәлләм, укый вә яза белми торган ятим гарәп аша килде...

 

Айдар Шәйхи русчадан тәрҗемә итте


Әхмәд БӘХҖӘТ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar