поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
16.02.2025 Спорт

Марат Әхмәтов: «Мин көрәшне бөтенләй ташламыйм» (ВИДЕО)

Татарстан Көрәш федерациясе Президиумына яңа рәис сайладылар. 2001 елдан бирле Татарстан Көрәш федерациясе Президиумы рәисе булган Марат Әхмәтов вазифасыннан китте.

«Соңгы елларда Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе белән шактый проектлар эшләдек. Ул, чын мәгънәсендә, киң колачлы эш. Милли көрәш — шулай ук татар халкының йөзек кашы. Бу эшкә зыян килмәсен, ул киләчәктә дә уңышлы дәвам итсен өчен, вазифамны Рөстәм Кәлимуллинга тапшыруларын сорадым. Аның Россия Дәүләт Думасы депутаты, Мәдәният һәм спорт комитеты әгъзасы булуын да исәпкә алып, әлбәттә», — диде Марат Әхмәтов үзе.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Кәлимуллин, төрле елларда төрле районнарда җитәкчелек иткәндә, спортка зур игътибар биргән. «Ул бер генә ярышны да, бер генә турнирны да калдырганы юк. Теләче булсынмы, Мамадышмы, Биектаумы — үзе эшләгән районнарда спортка бик зур игътибар күрсәткән кеше ул. Аның милли көрәшебезгә карата мөнәсәбәте дә аңлашыла. Аның җитәкчелегендә көрәшебез үсәр, яңарыш алыр дип ышанам. Мин исә сезне бөтенләй ташлап китмим. Мөмкин булган кадәр бергә эшләрбез», — диде Марат Әхмәтов.

Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин — VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик мәдәният һәм спорт комитеты әгъзасы. Билгеле булганча, ул 1992 елдан 1999 елга кадәр — Теләче районы хакимияте башлыгы булып тора. 1999-2002 елларда — Татпотребсоюз идарәсе рәисе. 2000 елда икенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. 2002 елдан — Мамадыш районы администрациясе башлыгы. 2010 елдан Биектау районыбашкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елдан 2021 елга кадәр Биектау районы башлыгы.
 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.02.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы