|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2025 Авыл
![]() Бетү чираты кемдә?Ай, Аллаһ, монысы тагын нинди хәл инде, иртән торуга яңа хәбәр! Җүнле хәбәр булса тагын ярый да, юк бит әле ул: авыл советларын бетерәчәкләр, имеш. Алты-җиде авылга бер авыл советы, аның кемгә начарлыгы тия соң? Авыл рәиссез каламени инде? Начар бу... Инде язмам сугыш чорындагы хәерче авыл турында, күп яздык, күп күрдек элеккеге сугыш турында -- кузгатмыйкчы иске яраларны, кузгалырга тора яңалары. Бу теманы бәлки укучы да булмас: яшьләргә ул кызык түгел, ә инде минем яшьтәшләремнең күбесе юк. Ул елларны уйлап минем генә йөрәгем янадыр, сугыштан соңгы авыл булыр бу. ...Авыл әле белми дөньяда телефон, радио, газ, асфальт һәм тагын бик күп яхшы нәрсәләр барын. Ипине туйганчы ашыйсын, кибеттә бар нәрсә дә буласын, газ ягасын, телевизор карыйсын да белми, киемнең берсен салып берсен киясен дә, капка төбендә җиңел машина торасын да белми... Әле бурыч, максат, уй – ничек аякка басып, балаларны исән-сау саклап каласы... Шунысы игътибарга, хөрмәткә лаек, нинди авыр, хәерче еллар булса да безнең авыл халкы берсен-берсе саклады, барын бүлеште, ризыкны да, өс-башны да, физик хезмәттә дә булышты, шуңа күрә безнең авылда бер кеше дә ачтан үлмәде, рәхмәт авылдашларыма!
Сугыш бетте дип кенә тормыш яхшырмады, кешечә яшәр өчен әле бик каты тырышасы, озын-озак авыр еллар кичәсе бар. Әле күңелләр боек, якыннары үлеп калганнар, өметләнеп, бәлки исәндер әле дип, үлгәннәрне көтә, исән кайтканнарда да проблема: кайсының әле ярасы да төзәлеп бетмәгән, кайсылары инде син сугышка озаткан кеше түгел – үзгәреп кайттылар абзыйлар, элекке шат күңелле, көләч йөзле, юмарт, ярдәмчел агайлар түгел инде алар, әшәке нәрсәгә дә ияләшеп киткәннәр, гамьсезләнгәннәр... Ярый, яшисе бар, уйланып утырырга вакыт юк, уйланып кына тормышны рәтләп булмый. Авылның бер җирендә янгын каланчасы тора, аның хуҗасы бар, ат, арбага куйган мичкә белән су, абзый авылны уттан саклый, әбәд җитсә, хәбәр бирә – каланчада тимер элеп куелган, кайтырга вакыт җиткәч, абзый шул тимерне кыйный. Җирләр кипкәч, авыл советы белән “пожарный” абый урамны тикшерергә чыгалар. Керәләр ишегалдыңа: кая, морҗа башың сыланганмы, агартылганмы, кайда мичкә белән суың, кайда ящик белән комың, җыештырылганмы бакчаң, ишегалдың, капка төбең? Һәрбер йортны шулай карап чыгалар. Авыл советы сүзе – закон, авылда ул прокурор да, судья да, туганны-үлгәнне дә, язылышкан-аерылышканны да, сүзләшкән-бәхәсләшкәнне, киткән-кайтканны да ул күзәтә. Авылдашлар арасында бәхәс чыкса: “Авыл советына әйтәм!” – бу инде иң куркынычы, шуның белән бәхәс бетә. Мин үзем дә әнинең ишегалдын әле дә карап торырга тырышам, елына ике, кайчак өч тә була, кайтып, үләннәрне чабып, җыештырып китәбез. Чын әйтәм, авыл советы ачуланыр дим. Әле кайчакта дус-ишләр белән сөйләшеп алганда, фикерләребез төрле-төрле булса, авыл советы беләме, син беләсеңме дип куям, көлеп.
Без авылда яшәгәндә авыл советы рәисе универсаль кеше иде, авылның йөзен ул күзәтте. Авыл халкы үзе үз авылын саклый. Урам каравылына чыгабыз. Капкаңа куеп китәләр, такта кисәгенә язылган: “Бүген сез урам каравылы”. Урамның бер башыннан – берәү, икенче башыннан тагын берәү урамда йөрисе. Үзең генә дә, икең бергә дә йөрисең. Ут-күз күренмиме, сугышмыйлармы, урлашмыйлармы... Начар нәрсә булса, син ярдәмгә барырга тиеш, кирәк була калса, син шаһит.
Чәчүләр беткәч, чишмә янында, инеш-буа ясыйлар. Хәйран матур күл сыман була иде ул. Янгын чыкса да запас су, анда каз-үрдәкләр күп була иде. Авыл көтүе, ферма маллары шунда су эчәргә җыела, ял итә. Әле шунда барча бала-чага да су коенабыз. Ник бер бала су коенып чирләсен! Безнең чишмә суы бәлзәм булгандыр, зәңгәрләнеп бетә идек. Инде тегермән буасын эшлисе бар. Ах шәп тегермән иде, әле дә сагынам шуны, урыныннан үткәндә әле һаман да күмелгәнче үрелеп-үрелеп карыйм. Ул буаны ясарга бик күп авыллардан җыелалар иде, ат белән балчык ташыйлар, хатын-кызлар балчык төйи – Сабан туе диярсең! Юк, Сабан туена ерак әле. Әле тагын берничә ел үтәр. Бу бәйрәмне үткәрергә әле көч җитми. Сабан туйлары үткәрә башлагач, мин авылда булмадым инде. Бер елны авыл (яшьләр инде) кичке Сабан туе үткәрде. Кортчылык дигән урында булды ул. Кызлар хор оештырганнар. Өсләрендә ак җирлеккә зәңгәр чәчәк төшкән матурдан-матур, башларында чигүле ап-ак яулык. Хәтерлисезме, кызлар? Ул җырларыгыз! Минем исем китте, үзегез яшьләр, матурлар, барчагыз бер буйда! Үзегезнең шул хорда җырлаганыгыз истәме, кызлар? Без болай яши алмадык дип, мин җылап-җылап киттем. Күп күлмәкләр кидем, күрдем, ләкин андый матур татарча күлмәк очратмадым.
Безнең авыл советына өч авыл керә иде. Авыллар әз, кеше дә азрак, эш тә азрак булгандыр. Тик халык игътибар үзәгендә иде. Әни янына кайтам, берәр ят әөбер күрсәм, каян алдың дип сорыйм. Җавап: Хәмбәл китерде була. Еш булды бу сүзләр. “Кем соң ул Хәмбәл?” – дим. “Ник, шуны да белмәскә, авыл советы!” – ди. Кер юу машинасы да бирде Хәмбәл, кемгә бик авыр, авыл советы булдыра алганча булыша иде. Патша чорында да булган ул авылның хуҗасы – староста, урядник, бик кирәк урында авылдагы дин әһелләре дә үз сүзен әйткән, кирәк булса хөкемен дә чыгарган. Менә шулай бергә-бергә киңәшләшеп, килешеп яшәгән авыл халкы. Авыл – үзе бер дәүләт ул. Аның язылмаган үз законнары да бар. Читләрне кертмичә генә авыл халкы үзе хәл итә кайбер мәшәкатьләрне.
Нишләп була, халык сүзен кем сүз итә әле?! Бетерәбез дигәч, бетерерләр инде. Гөрләп эшләгән завод-фабрикалар, колхоз-совхозлар, тагын бик күп нәрсәләр бетте. Бетәргә бәхет кирәкми, булдыру гына авыр. Авыл советлары бетүе авыл халкына авыр булыр инде. Кечкенә генә бер йомышыңа да районга барасы була дигән сүз бит. Район белән авыл арасында трамвай йөргәнне көтеп тора алмыйсың, актык акчаларыңны җыеп, такси чакырасың инде. Әле авылыңа кире кайтасың да бар. Авыллар да шуңа бетә инде. Дерелдәп торасы бетү чираты кемдә дип... Башта почта булды, ул әле дә сыңар аягында көчкә басып тора. Хәзер авыл советы артык икән. Нишләп гел кирәк урыннарны бетерәләр соң? Чират кемдәдер. Мин кайгырып утырам инде пенсия фондына да “бомба төшмәсә” ярар иде дип. Чират кемдә?..
Люция ГОМӘРОВА, Кукмара.
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|