|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2025 Экология
![]() Халык синоптигы: “Яз озакка сузылыр дип уйлыйм”
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев быелгы яз сузылып килер дип уйлый. Апрельдә бер җылытып, бер суытып торыр кебек. Май корырак киләчәк. Җәй эссе булачак дигән фаразлар да ишетелде. Минем сынамышларга караганда, июнь салкынчарак һәм явым-төшемле булачак. Июльның ахыргы бер атнасы салкынча һәм болытлы булырга тиеш. Август матур килә, – ди ул.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, һава торышы 33 елдан 33 елга кабатланып тора. Бу зур цикл булса, 11 елдан 11 елга якынча охшап килүе кечкенә цикл дип атала.
– Бабайларның сынамышларына караганда, 5,5 ел башта җәйгә карап – кыш, аннан калган 5,5 елда кышка карап җәй килә. Бу бернинди метеорология белән бәйле түгел. 11 еллык цикл дигәне кояшның активлыгы белән бәйле, – дип аңлата Әмир абый.
Быелгы кыш исә аның фаразларын акламаган. Гыйнвар ахырында суык көткән. Ай башы ул фаразлаганча булса, ә ахыры – юк. Гыйнвар суыгы февральгә калды, ә февраль бураннары мартка калачак, ди. Март салкынча киләчәк, әмма көн озайгач, көндез җылыта, шуңа суыкларны бик сизмәячәкбез икән.
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Корылык көтелә, бәрәңге уңышы да әллә ни сөендермәс»
![]() Фото: архивтан
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|