поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2011 Җәмгыять

Акылга сыймаслык “хокуклар”

Кайвакыт матбугатта чыккан язмалар тирән уйга сала. Бу юлы “Ватаным Татарстан” битләрендә чыккан “Абортны тыячаклар?” (30 июль, 2011 ел) дигән язмага мантыйкый анализ ясарга булдым. Һич кенә авторга бәйлә­нәсе килгәннән түгел, язмадагы фикерләрнең хакыйкатькә туры килмәвен исбатларга те­ләгәннән генә компьютерым каршына утырдым.

Без шактый чуар җәмгыятьтә яшибез, шуңа да бе­рәүләрнең фикерен икен­челәр кире кагарга тырышуы һич тә гаҗәп түгел. Бер үк төрле мәсьәләгә фи­керләр күп төрле булырга мөмкин, әмма килешик: хакыйкать бер генә. Һәм бу юлларны язганда, күпчелек мине яклар дип уйламыйм.

 

Югарыда телгә алынган язмада да сүз хатын-кызлар­ның аборт ясатырга булган “хокук”лары һәм кайбер де­путатларның ул “хокук”ны юкка чыгарырга җыенуы хакында бара. Тәшвиш белән артына сорау куелган “тыя­чаклар” сүзе шул хакта сөйли. Башта ук мәсьәләгә үз фикеремне белдереп куйыйм. Хак мөселман буларак, хаксызга җан кыю Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый тыелган, шуңа күрә дә аборт проблемасы иманлы гаиләләрдә юк дип саныйм. Мин рәхәтләнеп дүрт-биш бала үстереп ятучы, һәр бала дөньяга үз ризыгы белән килә дип санаган яшь мөселман гаиләләрен беләм. Иман китерү белән, аборт ясауның Аллаһ каршында котчыккыч гөнаһ икәнлеген аңлап, гинеколог булып эшләү­дән баш тарткан ике табибны беләм. Күрәбез, проб­лема иман белән янәшә тора алмый, ул – имансызлар өчен хас күренеш.

Язманы укый башлауга ук Валерий Драганов һәм Елена Мизулина атлы депутатлар эшләгән закон проектлары­ның берсендә дә абортны тыю турында бер генә сүз дә юк икәнлеге аңлашыла. Биредә сүз ясалма рәвештә йөклелекне өзүне берникадәр катлауландыру, кыенлаштыру турында гына бара. әлеге тәкъдимнәр шул рәвешле кабул ителгән очракта да Рос­сиядә рәсми рәвештә аборт ясаудан туктамаячаклар һәм җан кыючы хатын-кызлар саны да бик әллә ни кимер дип уйларга кирәкми. Тыю булганда закон катгый рәвештә гинекологик практикадан аборт ясауны гамәлдән чыгаруны, буйсынмаганнарны җә­зага тартуны күздә тотарга тиеш иде. Ә чынлыкта бары тик аборт ясатыр алдыннан аңлатма яздыру, ир­нең ризалыгы, балигъ булмаган зиначылар өчен әти-әни­нең ризалыгы кебек рәсми процедуралар гына булачак икән. Без яшәгән җәмгыять өчен болар – барысы да пүчтәк проблемалар, бик сирәк очракларда гына кыенлык туарга мөмкин.

 

Баланы үтерер алдыннан хәтта әтинең ризалыгы да ки­рәк булмау, бу мәсьәләне ха­тын-кызның шулай үзе генә хәл итә алуы – сәламәт акыл мантыйгына сыймый торган бик вәхши күренеш ләбаса ул. Дөрес, язмада үтерү сүзе куштырнаклар эченә алынган, димәк, автор абортны җан кыюга санамый, аны бик гадәти бер күренеш дип исәпли. Мантыйк мондый булганда, бәхәс алып барырга урын да юк. Билгеле, үрә торган чәчләреңне сыпырып, тынычландыргыч дару эзләргә генә кала (гаиләдә гадәттә тавык суйганда да аз гына киңәшләшеп аласың). һәм инде ни өчен җәмгыятьтә яңа туган балаларын ваннага батырып үтерүче, мендәр белән томалаучы вәхши аналар санының кискен темплар белән үсә баруы үзеннән-үзе аңлашыла башлый. Автор карындагы ба­ланы үтерүне яклаучы дә­лил итеп “дөньяга инде аваз салган йөзләрчә миллион ба­ланың хәерче­лектә яшәвен” ала. Статистикага карасак, карында үтерелгән балалар саны туган балаларга караганда байтакка артык. Үтерелгән балалар 6-8 миллион икән, дөньяга аваз салганнарның барысы да хәерчелеккә тап булганда да йөзләрчә миллионнар артык күпертелгән сан булып чыга. Әгәр без җен­текләп анализласак, хәерче­лекнең сәбәбе бала туу белән аз гына да бәйләнмәгәнлеген дәлилли алыр идек. Баласын ваннага батырган ана да үз ерткычлыгын нәкъ менә шул хәерчелек бе­лән акларга омтылачак. Мин үзем тумыштан ике кулсыз булган ананың ире тарафыннан кире кагылгач та ялгызы бала табып, аяклары белән аны биләп, ашар­га пешереп, тегү тегеп дөньясын җайлавы, нарасыен аякка бастыруы турында “АиФ” атналыгыннан укып тетрәнгән идем. Тормышта моңа охшаган мисаллар күп. Шул ук вакытта бары тик матурлыгын яхшыртыр өчен генә балага узып (йөклелекнең беренче атналарында гормоннар активлашу сәбәпле тән тиресе яхшыра, чәч куера) аборт ясата һәм моны ел-ел ярым эчендә берничә тапкыр эшли торган хатыннар байтак икәнлеге дә билгеле.

 

Автор берничә урында аборт ясатуны “хатын-кыз хо­кукы” буларак искә ала. Бу хокукны аңа кем бирә, ул каян килә? “Тварь я дрожащая или право имею?” Үтерер алдыннан кем үз алдына шундый сорау куя әле? Һәм үз-үзенең үтерергә хокукы барлыгын исбатлау өчен балта белән коралланып чыгып китә? Хатын-кызның абортка “хокукы” да – менә шундый уйлап чыгарылган хокук ул.

 

Ирләрнең язмача рөхсә­теннән башка аборт ясатмау турындагы статьяның “хатын-кыз хокукы”н чикләве турындагы абсурдны тикшереп карыйк. Ир кешенең баланы саклап калырга омтылуы бик табигый күренеш, чөнки ул – аның әтисе. Баланы инде бөтенләй әти ризалыгыннан башка үтерү “хокукы” – ул бит инде бөтенләй башка да сыймый торган кыргыйлык. Язма авторынча, “бу бит гүзәл затларны кайбер холыксыз ир­ләрнең колына һәм шантаж предметына әйләндерә­чәк” икән. Россия җәмгыя­тендә мондый “шантаж”га барган ирләр күпмедер, анысы билгеле түгел, ә менә абортлар рөхсәт ителгән булу сәбәпле, хатыннарны йөклелекне өзәргә мәҗбүр иткән ирләр буа буарлык. Менә бу очракта чынлап та ирләр шантажга бара һәм хатыннарның бала табуга булган табигый хокукы ерткычларча бозыла да инде. Абортлар тыелган булса, үзен криминаль абортка барырга мәҗбүр ит­кән өчен хатын-кызга һич югында суд тарафыннан яклау эзләү мөмкинлеге калыр иде. Һәм гомумән карындагы балаларны үтерү тыелса, хатыннарны криминаль абортка этәрүдән ирләрнең бик күбесе сакланачак, бу алар өчен шактый куркыныч эш булачак.

 

Абортларны чикләү турындагы закон кабул ителә калса, Россиягә алга киткән илләр алдында оят булачак, дигән фикер белән дә килешмим. Тарихка карасак, Россия дөньяда беренче тапкыр буларак 1920 елда хатын-кыз теләге белән йөклелектән котылу турында закон кабул итә. Аңлашыла инде, большевиклар бит, ГУЛАГ оештырган кеше­ләр. Вәхшилеккә боларга ке­сәгә ке­рәсе юк. Дөрес, кыска гына бер вакытка СССР­да да абортлар тыелып ала. Ә менә теге “алга киткән илләр” Рос­сия­дән ярты гасырлап артка калып кына абортларны рөхсәт итә башлыйлар. Бу аларда материализм тантанасы белән янәшә бара. Франция белән Австриядә бу 1975 елда, Гер­маниядә 1976 елда гына мөмкин була башлый. АКШта 1973 елда. Португа­лиядә 2007 елда. Ирландиядә, Польшада аборт әле дә тыелган. Бүген абортлар 194 ил­нең 55ендә генә рөхсәт ител­гән. Вен­гриянең 2011 елда кабул ител­гән Конституциясе дә аборт­­­ларны тыйды. “Оятсыз” венгрлар хатыннарның “хо­кукы“н бозып яшәргә ке­ре­шәчәкләр. Боларның Кон­ституцияләре кеше тормышы яралган мизгелдән үк башлана (ассызык минеке) һәм гаилә бары тик ир белән хатын-кыз арасында гына була ала дип курыкмыйча игълан итте һәм венгрлар 2012 елның 1 гыйнварыннан шул Конституция нигезендә яшәр­гә җыеналар. Гомосек­суалист­ларның “хокукы“н да бозды бит инде бу “оятсыз”­лар.

 

“Хокук”лар мәсь­әләсендә болай “алга китсәк”, озакламый күпне күргән Кремль диварлары буенда ачыктан-ачык зина кылыну­ның га­дәти кү­ренешкә әйләнүен көт тә тор.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 142 | 03.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»