поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
13.02.2025 Милләт

Татар дөньясына юл күрсәтүче

12 февральдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче һәм язучы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Хезмәте татар халкының мәдәниятен һәм фәнен үстерү нигезе булган шәхесне искә алу өчен биредә укучылар, мөгаллимнәр һәм мәртәбәле кунаклар җыелды.

2 “Б” һәм 4 “Б” сыйныфлар укучылары татар телендә җырлар башкардылар, тамашачыларны бөек галимнең тормышы һәм хезмәте белән таныштырдылар. Аның милли мәгариф һәм мәдәният өлкәләренә керткән зур хезмәтенә аерым бәя бирелде. Каюм Насыйри фәнни хезмәтләр яза, белемен һәркемгә дә җиткерергә тырыша, халык арасында агарту эшләре алып бара... 

 
Туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә рухландыра торган чара педагоглар Рәмзия Лазюк, Алинә Шәмсетдинова һәм К.Насыйри институтының Самарадагы мәдәни-мәгариф үзәге методисты Рәхимә Хәерова тырышлыгы белән әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Радик Газизов әдәби чарага югары бәя бирде һәм мондый вакыйгаларның укучыларда татар мәдәнияте һәм тарихы белән горурлану хисен тудыруда төп роль уйнавын билгеләп үтте. «Туган тел» оешмасы ветераны Рәшид Абдулов хәтта күз яшьләрен тыя алмады. Ул, оештыручыларга һәм укучыларга зур рәхмәтләрен белдереп, мондый чаралар мәдәни мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһимлеген искә төшерә, дип ассызыклады. Аның сүзләре белән зал да килешеп, көчле алкышлар яңгырады.
 
 
Чараны оештыручы мөгаллимнәр Рәхимә Хәерова һәм Рәмзия Лазюк әзерлек вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгеләп үттеләр. Самара китапханәләрендә Каюм Насыйри турында мәгълүмат юк диярлек һәм китапханә хезмәткәрләре мондый бөек татар галиме, мәгърифәтчесе турында бөтенләй белмиләр икән. Бөек милләттәшебез турында мөмкин кадәр күбрәк халык белсен өчен, “Яктылык” укытучылары әлеге чараны Самара өлкә китапханәсендә рус телендә кабатларга тәкъдим иттеләр. 
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 13.02.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы