поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
13.02.2025 Җәмгыять

Илдар Габидуллин: каһвә, винтаж һәм...

Шушы язма белән танышкач, һәр укучы героебызның вайбын үзе аңлап алып, билгеләр. Бу юлы сине Казанның иң уңышлы эшмәкәрләренең берсе, «Диван», «Фильтр», «Ист!» каһвәханәләренә (бренд дисәң дөресрәк) нигез салучы Илдар Габидуллин һәм аның зәвыгы белән таныштырам.

 – Илдар, син үз юлыңны журналистикадан башлаган кеше. Үз эшеңне булдыру теләге каян килде?

– Әйе, мин КДУның Көнчыгышны өйрәнү факультетында, аннары татар журфагында укыдым. Ләкин соңгысын тәмамламадым. Истанбулда магистратурада укып чыктым. Дүрт-биш ел төрле газеталарда, телевидениедә эшләп алдым, ләкин дөнья гизә торгач, төрле мәдәниятләр һәм каһвә өлкәсен ачкач, үземне эшмәкәрлектә сынап карарга булдым.
 
– Син каһвәханәләр ачканда, каһвә мәдәнияте мейнстрим булып өлгермәгән иде әле. Бу юлга кереп китүең кызыклы…
 
– Берара Европада яшәп алдым, Америкада сәяхәт иттем – каһвәханәләрнең яңа дулкыны башланып киткән чор иде ул. Тәэсирләнеп, каһвә дөньясына кереп киттем. Мин аңа бизнес буларак кына түгел, ә күпьяклы һәм бик кызыклы продуктка караган кебек карыйм.
 
– Һәм бүгенге көндә синең бу кызыксынуың зур челтәргә әйләнде.
 
– Әйе, концепцияләре буенча аерылып торган биш төрле урыныбыз бар: ике «Диван», ике «Фильтр» (тиздән өченчесен ачачакбыз), һәм Якын Көнчыгыш мәдәнияте белән илһамланылган «Ист!». Командабызның максаты тагын да киңрәк. Чит төбәкләрдә һәм илләрдә дә брендка караган нокталар ачасыбыз килә. Каһвәханәләребезгә читтән килгән кунакларның күбесе: «О, мондый урыннарны Берлинда гына күргән бар», диләр, яки Европаның башка шәһәрләрен атыйлар. Бу минем өчен зур мотивация.
 
 
«МАКСАТКА ӘКРЕН ГЕНӘ БАРУ ОТЫШЛЫ»
 
– Журналистикадан эшмәкәрлеккә күчү авыр булгандыр?
 
– Журналистикадан элемтәләр туплап киттем. PR һәм маркетингта да белемнәрем бар иде. Болар барысы да үз эшемне башлаганда ярдәм итте. Ләкин мин барыбер бик тиз үсеп, уңышка ирештем дия алмыйм. Бүген бизнеска килүчеләрнең күбесе җимешләренең тиз өлгерүен тели, әмма алай булмый. Сабыр итәргә кирәк. Максатка әкрен генә бару отышлы.
 
– Үз эшең белән яну җитми, командаңны да илһамландырырга кирәк бит…
 
– Мин бизнесны дустым белән башлаган идем, әмма ярты елдан соң безнең юллар аерылды. Үзем генә бару уңайлырак килеп чыкты. Кешеләрнең фикеренә колак салсам да, күбрәк үземнең интуициягә ышанам. Командага килгәндә, кыйммәтләребез уртак булган кешеләрне җәлеп итәргә тырышам. Бергә үсәбез, эзләнәбез.
 
– Көн тәртибең нинди синең?
 
– Төрлечә. Кайбер көннәрне бик иртәдән үк өйдән чыгып китәсең. Кайбер көннәр, киресенчә, баш күтәрми, шалтыратышулар белән уза.
 
 
КОНЦЕПТУАЛЬЛЕК ҺӘМ КЫЙММӘТЛӘР
 
– Үзеңне үзең тасвирла әле.
 
– Нинди генә яңа эшкә алынсам да, аны үзгә итеп эшләргә тырышам. Тәҗрибәмнән, зәвыгымнан, кыйммәтләремнән чыгып, иҗади потенциалымны тормышка ашырам. Һәм һәрбер кешенең дә андый потенциалы бар, дигән фикердәмен.
 
– Синең өчен кием — ул нәрсә?
 
– Үземнең кәефне, карашларымны бэкграундымны күрсәтү чарасы. Кием зур тәэсиргә ия. Көне-көне белән нинди эшләр һәм аларны ничек башкарып чыгаруыңа да тәэсир итә. 20 яшьләремдә күбрәк панк-музыка, скейтбординг белән мавыга идем. Андый субкультура аша узган кеше буларак, бүгенге киенү стилемдә ул әле дә чагыла.
 
– Ә сиңа киемнең билгеле бер брендтан булуы мөһимме?
 
– Кайчак. Ешрак туры килүенә карыйм. Мәсәлән, миңа ошый торган бер бренд бар. Аны Мисырдан Америкага күченгән ике скейтер ачып җибәргән. Шушы бер бренд эчендә генә күпме кызыклы «фишечка»лар бар. Аның нигез салучылары үз кыйммәтләреннән чыгып, продуктларына музыка, скейтерлар мәдәнияте белән бәйле әйберләр өстәп тора. Ул бренд бик тиз үсә – шунысы шатландыра. Үземнең эшчәнлегемдә дә мин шундый ук кыйммәтләргә таянып эшлим.
 
Минем өчен мөһим әйберләрнең берсе – концептуальлек һәм кыйммәтләр. Киемдә дә шулай. Берәр дизайнерның коллекциясе белән танышканда, иң элек, аның нинди фикерләр һәм мәгънәләр белән эш итүенә игътибар итәм. Ул үз иҗаты аша нинди идеяләр алга сөрә? Туры киләме бу миңа, юкмы?
 
 
 
ҖИТДИ ОЧРАШУГА – МАЙКА КИЕП…
 
– Күпләп сәяхәт итүең киенүеңә дә йогынты ясагандыр?
 
– Мин күбрәк Көнчыгыш илләрен якын итәм. Образларыма шәрык стиленә караган детальләр кертергә яратам. Сәгатьләр кигәндә дә, гарәп циферблаты белән булганнарын йөртәм.
 
– Гардеробыңда баш киемнәре күп: кепкалар, шапкалар. Ни өчен?
 
– Алар образны тулысынча үзгәртеп җибәрергә мөмкин. Мәсәлән, җитди костюмга баш киеме өстәсәң, бөтенләй башка вайб тоясың.
 
– Сине костюмда еш күреп буламы соң?
 
– Ике-өч атнага бер була, әйе. Киләсе дүшәмбе бер сөйләшүләргә барам, шунда киенермен. Бер кызык хәл булган иде. Шулай ук тиз арада бер җитди очрашуга чакырып алдылар. Җәй иде. Тренировкадан соң булдымы ул: мин шорты һәм майкадан килеп кердем. Менеджерлар белән бергә түгәрәк өстәл янына утырттылар. Брендым турында сөйләдем. Килештеләр. Хәзер, әлбәттә, киемеңә карап каршы алсалар да, гамәлләрең, эшчәнлегеңә карыйлар.
 
 
ЗУМЕРЛАР ЗӘВЫГЫ
 
– Киенү буенча киңәшләр бир әле.
 
– Микс энд мэтч: буташтырырга! Детальләр, аксессуарлар өстәргә. Килешмәгәнне килештерергә һәм зәвыкны һәрвакыт үстереп торырга.
 
– Бу сорауны сиңа бирмичә булмый. Казан кешесе нинди ул?
 
– Яшьләр, зумерлар җиңел инфлюенслаша. Нәрсә күрәләр – шуны кияләр. Бераз критик фикерләү җитеп бетми, әлбәттә. Әмма 10-15 ел элек белән чагыштырсак, үз-үзеңне күрсәтү ягыннан бүгенге көн яшьләре иреклерәк.
 
– Яңа эшкә алынырга җыенган, әмма икеленгән, курыккан кешегә киңәш бир әле.
 
– Тотарга да эшләргә. Бик баналь бу, бер караганда, әмма дөресе шул. Мин дә гел икеләнәм. Һәрбер эшнең уңай һәм тискәре яклары бар. Уңай яклары булу – рискка барырга була, дигән сүз бит инде. Килеп чыкмаса, аннан кабат эшләп карыйсың.
 
фото: Фирүзә Вәлиева

Алсу МАНСУРОВА
Идел
№ --- | 13.02.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы