поиск новостей
  • 28.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 18.00, 16+
  • 29.03 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 30.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 18.00, 16+
  • 30.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры, 12.00, 17.00, 12+
  • 31.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
Архив
 
12.02.2025 Шоу-бизнес

Айгөл Бариева Камал театрына билет алам дип, мошенниклар тозагына эләккән

Айгөл Бариева мошенниклар корбаны булган. Мошенниклар тозагына килеп эләгү тарихын ул телеграм-каналында сөйли. Айгөл Бариева Камал театрының яңа бинасында булачак спектакльгә билет алырга теләгән.

Дүшәмбе көнне Камал театрының телеграм-каналында «1, 2 мартта яңа бинада булачак спектакльләргә билетлар сатуда» дигән игълан чыккан иде.

Игъланны күрүгә, мин сайтка билет алырга кердем. Шундый шатландым, чөнки спектакль апамның туган көненә туры килә. Бик шәп бүләк булыр, дидем, сюрприз ясарга теләдем. Сайтка кергәч, 10 минут тирәсе билет алмакчы булдым. Урыннар сайлыйм, түлим – акча кире кайта. Берничә тапкыр шулай булды. Нәтиҗәдә, мин билет ала алмадым. Аннан, театрның телеграм-каналына кердем, минем кебек җәфаланучылар күп булган. Билетлар 10 минутта сатылып беткән икән.

Туганнарыма сюрприз ясый алмыйм, дип күңелем төште. Шулай да, тагын билетлар чыкмасмы дип, театрның телеграм-каналын күзәтеп тордым. Төнге икеләрдә тәхәҗҗүд намазына торгач та кереп карадым. Бер егет: «Билетлар алган идек, бара алмыйбыз. Кемгә билетлар кирәк, миңа языгыз, 4 билет», – дип язган. Миңа нәкъ 4 билет кирәк иде. Шундый сөендем, тизрәк аңа яздым. Беркемгә дә бирмәгез, мин алам, дидем. Иртән дә яздым әле. Ул иртән миңа җавап бирде, билетларның бәясен, урыннарны әйтте.

Минем күңелдә барыбер шик бар иде. «Сез мошенник түгелме? – дип сорадым да әле. – Миңа саткан билетны тагын берәр кешегә сатмассызмы?» – дим. «Юк», – ди. Ул егетнең фотолары да бар, мин ышандым. 4800 сумны күчердем. Мошенник булса, сәдака булыр, дип җибәрдем. 5 минуттан ул миңа билетларны җибәрде. Анда барысы да язылган, чын билетка охшаган. Мин шундый шатландым, кызыма да яздым әле.

Көндез миңа бер татар хатыны язды. Миңа экран фотосын җибәргән: «Сез бу егеткә яздыгызмы, ул сезгә саттымы? Хәзер шул билетларны миңа да сата», – дип язган. Хәзер миндә шик туды. Ул егеткә дә: «Нишләп алай эшлисез?» – дип яздым. «Мин белдерүне алырга гына онытканмын», – ди. Мин һаман ышанам әле аңа.

Мин билетларны Камал театрының кассасында эшләүче таныш ханымга күрсәттем. «Бу – ялган билетлар! Театрда мондый рәт юк», – диде. Яңа бинада андый урыннар гомумән юк икән. Калганы барысы да охшаш, бары тик кечкенә хәрефләр белән башка оештыручы күрсәтелгән. Мин моңа игътибар итмәгән идем.

Акчаны күчерер өчен, теге егет миңа башка кешенең номерын бирде, мин шунда күчердем. Миндә шул номер гына бар иде, ә минем белән язышкан егетнең номеры күренми. Акчаны күчергән номерга шалтыраттым. Әлхәмдүлилләһ, ул бик әйбәт егет булып чыкты, мине тыңлады. Ул бөтенләй Новосибирскида яши икән. «Миңа акча килде», – диде. Бу – «өчпочмак схемасы» булган. Ул егет криптовалюта белән шөгыльләнә, ул да алданган булып чыга. Билет сатучы гына «чиста» калган. Аллаһ бар бит, ул егет үзнекен алачак. Бу егет миңа акчаны кире күчерде, әлхәмдүлилләһ.

Шуны әйтәсем килә: билетларны бары тик официаль сайттан алыгыз, минем кебек алданмагыз. Акчасы да жәл түгел, апама сюрприз ясый алмадым, ярар, ахыры хәерле булсын, – дип сөйли ул.

Ягъни, бу очракта, билет саткан егет икенче егеттән Бариева акчасына криптовалюта алган булып чыга, дип яза «Интертат».

Яңа бинада булачак спектакльгә билет алам дип, мошенниклар тозагына эләгүчеләр булу сәбәпле, Камал театрының телеграм-каналында игълан чыккан. «Билетларны бары тик официаль сайттан яки кассалардан сатып алыгыз», – диләр. Мошенникларга юлыгып, акчаларны югалткан очракта, язышу скриннарын саклап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.02.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы