поиск новостей
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • Наил Табанаков - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
12.02.2025 Хәвеф-хәтәр

Бүген 300ләп балыкчы аерылган бозда йөзеп йөри - ел саен шушы хәл

Сахалинның көньягында 300 балыкчы белән боз кисәге ярдан аерылган, кешеләрне Охот диңгезенә алып киткән. Бу бозда барлыкка килгән гаять зур ярык аркасында килеп чыккан.

"12 февраль көнне көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризислы хәлләр идарәсе үзәгенә Корсаков районында Мальки авылыннан Долинка елгасы тамагына кадәр киңлеге 10 метрга кадәр, ярдан 2,5 чакрым ераклыкта ярык барлыкка килүе турында хәбәр килде. Беренчел мәгълүматлар буенча, бозда 300 гә якын һәвәскәр балыкчы бар”, – дип хәбәр итәләр төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

 
Билгеле булганча, һәлакәт урынына коткаручылар һәм дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен көймәләре белән җибәргәннәр. Коткару операциясендә “Хивус” һава мендәрендәге судносын кулланачаклар. Шулай ук балыкчыларны коткару өчен Ми-8 вертолеты вакыйга урынына очкан.
 
Телеграм-каналларда таралган видеоязмалардан күренүенчә,  ярдагы балыкчылар  бозда аерылып коллегаларын кармаклар,  җепләр һәм леска ярдәмендә коткарырга тырыша. Бозда йөзеп йөргән балыкчылар күңелләрен төшерми, алар җырлыйлар. Ә кайсыбер экстрим яратучылар, тоткан балыкны һәм балык тоту кирәк-яракларын югалтмас өчен хәтта вертолетта эвакуациядән баш тарталар. SHOT Telegram-каналы мәгълүматы буенча, әлегә 100дән артык балыкчыны коткарганнар.
 
Бу балыкчыларга хәйран калырлык инде. Ел саен (!) алар шулай бозда аерылып йөзеп китә. Ел саен! Аларны коткарыр өчен күпме көч һәм акча җәлеп ителә. Ә кем белә, бәлки, нәкъ шул моментта коткаручылар да, аларның вертолётлары да чыннан очраклы бәлагә юлыккан берәрсенә ныграк кирәктер?
 
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 12.02.2025
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы