поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.08.2011 Экология

Хыялдагы энә карагы

Инде бер елга якын Казанда яшәп тә зообакчада булган юк, дип, Һади Такташ урамына юл тоттым. Күңелне балаларга хас ниндидер шатлык хисе биләп алды. Янәсе, хәзер күптән хыялланган тәва кошларын, ак аюларны күрәм бит. Шәһәр баласы беренче тапкыр шушында таныша инде табигать-анабыз белән.

Ләкин килеп керүгә үк күңел төште. Үземне шәһәр уртасындагы паркта түгел, ә авыл фермасында дип хис итә башладым. Бары бер аерма гына бар – фермада сыер, ат, үгез булса, монда шуларга өстәп экзотик җан ияләре дә яши. Килеп керүгә борынга бәрелгән «хуш искә» гаҗәпләнмәдем дә инде. Хайваннар яши торган җирдә була торган хәл. Әмма зообакчаның «сюрпризлары» моның белән генә бетмәгән икән әле.

 

Кыргый хайваннар болай да ирекләреннән мәхрүм. Тагын аларны кысан, шыксыз читлекләр эченә кертеп япканнар. Кайбер читлекләр өстендә җәнлекләргә кояштан капланырга түбә дә юк. Җәйге челләдә башларын аска иеп, килгән кешеләргә төпсез күзләре белән карап тик торалар. Дөрес, минем алда әйтелгән сүзләремә зообакчаның рәсми сайтында бик гади аңлатма бар. Имеш, хайваннарның бетеренгән кыяфәтләре җәй көне йоннарын кою сәбәпле икән.

 

Ә ак аюлар коена торган суларның сазга әйләнгәнлегенә, хайваннарның читлегендә корыган таяклардан башка бернинди яшәү өчен уңайлы шартлар булмавына нинди аңлатма бирерләр икән?!

 

Зообакчаның бер ягында экзотик хайваннар булса, икенче ягында, бөтен матурлыкны, бөтен ямьне бетереп, аларның калдыклары аунап ята. Кызганыч күренеш...

 

Шатланып, зур өметләр белән кергән зообакча бик аяныч тәэсирләр калдырды миндә. Бу күренеш балаларга табигатьне яратырга түгел, киресенчә, аңа нәфрәтен арттырырга гына булыша түгелме?! Кечкенәдән читлектәге бетеренгән җанварларны күреп үскән балада бу шулай булырга тиеш дигән фикер туарга мөмкин.

 

205 еллык тарихы булган әлеге паркның бу халәттә булуына кем гаепле?  Паркны яңарту-камилләштерүгә караган тәкъдимнәр дә күп булды. Ләкин барлык эшләр дә кәгазьдән ары китмәде. Ун ел эчендә генә дә өченче проект, акча җитмәү сәбәпле, кире кагыла. Британиянең Atkins ширкәте дүрт ел элек энә карагы рәвешендәге зообакча проекты тәкъдим иткән иде. Татарстан Atkinsка әлеге эше өчен 14,5 миллион сум акча түләде. Ләкин көймә тагын шул акча мәсьәләсенә терәлеп калды. Әлеге зообакчаны гамәлгә ашыру өчен, 110 миллион доллар кирәк. Инде менә яңа зообакчаны Казансу елгасы буендагы тугайда төзергә җыеналар дигән игълан булды. «Татинвестгражданпроект»та бу урында зообакча төзергә мөмкин дип  карар чыгарды. Дөрестән дә, төзеләчәк паркның урыны бик әйбәт инде. Беренчедән, шәһәр үзәгендә урнашачак, анда машина белән дә килергә җайлы булачак. Икенчедән, иркен, экологик чиста шартларда җәнлекләр дә үзләрен яхшырак хис итәрләр иде. Тик шунысы куркыта: зообакчага дип бүленгән җирне, яңа күпкатлы йортлар төзеп, «бетон» белән төреп куймаслармы? «Бу безнең шәһәргә бик зур югалту булачак», – дип чаң суга экологлар.

 

Зообакчаның бүгенге халәтен  матбугат чаралары да яктырта башлагач, хөкүмәтебез дә аның киләчәге турында уйлана башлады, ахрысы. Соңгы көннәрдә Президентыбыз да гаиләсе белән зоопаркка барып кайткан. Республика башлыгы бу проблемаларны үз күзләре белән күргәч, зообакчаның көнкүреше үзгәрер дип өмет итәсе генә кала.


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»