поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
28.08.2008 Җәмгыять

ИЛНУР ФӘЙЗРАХМАНОВ ХӘРБИ БИЛЕТНЫ НИЧЕК АЛГАН

“Миңа тагын 20 минуттан эфирга чыгарга кирәк, ә ярыймы мин сезнең мондагы башбаштаклык турында радио аша сөйлим?!” “Кирәкми, нигә сөйләргә? Нәрсә булды? Нәрсә ошамады?” 5 ай буена бер хәрби билетны әзерләгән Киров һәм Мәскәү районнарының берләштерелгән хәрби комиссариатында “кызыл тышлы документ”ны кулга алыр алдыннан, подполковник дәрәҗәсендәге абзый белән шундый сөйләшү булды.

 

Нәрсә ошамадымы? Баштан үткәннәрне сөйләп карыйм. Кайберәүләргә куллану өчен инструкция, икенчеләренә сабак булыр.

Хәрби билетны миңа 28нче февральдә үк тапшырырга тиешләр иде. “Переписной кенәгәсе”ндә (солдат яшенә җиткән егетләрнең вакытлыча бирелгән иң төп документы инде ул) язылган көнне, 28е киттем комиссариатка. Чират Сабан туенда балалар чүлмәк ватарга тезелгән кебек. Ярар ашыгасы юк. Барыбер мин ялда. Таушалып, акшарлары кубып беткән стеналарга ябыштырылган плакатларны укыйм.

 Контракт нигезендә хезмәт итәргә чакыралар. 15 мең вәгъдә итәләр. Шәһәр кешесе өчен мал түгел инде. Әмма авыл җирендә кая барып бәрелергә белмичә йөрүче егетләр, өч-дүрт елда хәйран гына акча эшли алачак үзе. Икенче як стенага төбәләм, вертолет заводы, ведомстводан тыш сак хезмәте армиядән кайтучыларны эшкә дәшә. Тулай торак, социаль пакетлар бирәбез дип торалар. Тик белмим ул плакатларга игътибар итүче бар микән башка көнне. Бүген юк. Тышта февраль булса да, җылы көн. Коридорларда бөркү. Туктаусыз идән шыгырдый. Чөнки чиратның озак баруына сабыр капчыклары тула башлаган егетләр, пенсия фондына хәрби комиссариаттан справка кирәк булган әби-бабайлар туктаусыз, әрле-бирле йөренә... Бер сәгать тә 17 минут дигәндә, 18нче бүлмә тәрәзәчегенә килеп җиттем.

 Паспорт, белән теге – “Переписной кенәгәсе”н сузам. Бүлмә эчендә эзләнә башладылар. Кылтыр-кылтыр килгән дүрт шкафны актарганда, ишелә бит инде бу хәзер нигә төзәтмиләр икән дип уйлап куйдым (нәтиҗәдә үземә төзәтергә туры килде, тик бу хакта соңрак).

10 минутлап эзләгәч карар чыгардылар:

– Чакыру комиссиясе синең “дело”ны җибәрмәгән, бер айдан кил.

 Ни эшлисең. Хәрбиләр төгәл халык. Әйткәч, шул вакытка эшләрләр. Киттем. Кызганыч, отпуск вакытында эшен бетереп булмады инде...

Бер айдан килдем. Беренче килгәндәге кебек чират торып, теге тәрәзәгә килеп җиттем. “Дело” юк. Блюхер урамындагы Мәскәү һәм Киров районнарының берләштерелгән хәрби комиссариатының икенче чакыру бүлегенә барып справка алып килергә кушалар. “Минем “хәрби эш документым” югалмады”, дигәнне. Ике атна йөри торгач анысын алып килдем. Мин Киров районы комиссариатына Балык Бистәсеннән килеп теркәлгән идем. “Хәрби эш”не районнан соратып хат җибәрделәр. Тагын ике атна көтәсе булды. Килдем. Үзебезнең район комиссариаты “дело”ның күптән җибәрелүен раслап хат юллаган. Ә биредә “дело” юк.

Ачу килә башлады. Минәйтәм, яхшылап эзләгез, булырга тиеш. Яки үзем эзлим, вакытыгыз булмаса. Анысына ризалашмадылар. “Син нәрсә, хәрби сер бит ул документлар”, – диделәр... Озак эзләделәр. Миннән соң чират тезелде. Тик тапмыйча китмәдем. Баксаң, минем делоны пенсия яшендәге хәрбиләр арасына тыгып куйганнар икән. Менә сиңа хәрби орган. Менә сиңа төгәллек. Хәрби тәртип.

Тик ул делога хәрби комиссар кул куерга тиеш икән, шуннан соң гына билет эшенә тотыналар. Ә комиссар бер атнага өйрәнүләргә киткән булып чыкты. Көтәсең инде. Бер атнасы аның ике атнага сузылды тагын. Инде, ниһаять, минем досьены компютерга кертә башладылар. Сугыш чыга калса, яки хәрби хәл килеп туса, “хәрби матбугат хәбәрчесе” булып эшли ала дип язып куйдылар.

 Хәрби билет бер айдан әзер буласы икән... Ә миңа 10 көннән чит ил паспортын эшләтергә кирәк. Паспорт өстәлендә хәрби билет сорыйлар.

– Тизрәк эшләп булмыймы? 

– Була, 18нче бүлмәгә кереп сөйләшегез, алар яхшылап сорасаң, кире борып чыгармый...

Кердем яңадан, теге минем “дело” “качып” яткан бүлмәгә. Минәйтәм, тизләтәсе иде бит....

– Була ул. Менә иртәгә миңа шушы шкафларны күчерергә дүрт кеше кирәк. Килсәң, билетыңны тутырып бирермен. Тагын ике дустыңны да алып килә алмыйсыңмы?

Кирәк булгач ни эшлисең. Шимбә көн булса да килдем. Дусларсыз, үзем генә. Анда тагын бер егет инде бүлмәдән шкафларны чыгарып маташа. Йә хода! Шулкадәр хәерчемени соң безнең армия. Шкафның идәнгә тиеп торган өлеше черегән. Арты купкан. Америка юкка гына Россия сүзен колагына да элмичә ракетага каршы тору җайланмаларын Европага урнаштырмый икән. Американнар җүләр түгел, бездәге хәрби бардакны белә лә алар...

...Дүрт шкафны каккалап суккалап, сөртеп, урнаштырырга туры килде. Меңәрләгән хәрби эш безнең кулдан-кулга күчте. Безнең өскә йөкләнгән җаваплылыкны бүген дә баш эшкәртеп җиткерә алмый.

Бу бит хәрби документлар. Хәрби сер. Ә алар урамнан кергән малайлар кулында...

Эш бетте. Билет тутырырга тиешле әфәнде кәнәгать кыяфәт белән безне мактап алды. Тагын ике кешегә әйткән идем, килмәделәр. Менә хәзер ай буе көтсеннәр инде билетларын...

Билет тутырылды үзе. Тик кул куерга хәрби комиссар юк... Чит ил паспорты алу өчен комиссариаттан справка да кирәк әле. Дүшәмбе тек, душәмбе дип кайтып киттем. Ялдан соң шулай ук кирәкле имзаны алып булмады.

8дә эшли башлыйбыз дигәч, чәршәмбе көнне иртүк киттем. Чиратта өченче кеше. Справкага кул куярга тиешле хәрби иптәш тугыз тулырга ун минутта килде... Алдагы көнне бәйрәм итеп ташлаганнар да, кеше хәленә керүе авыррак булган икән бахыркайга, телефон аша бер танышына шуны сөйләп алды... Бер имза белән пичәт куелганын тагын 40 минут көттем. Әле чыгып китә, коридордан барганда күргән бер хезмәттәшенә кичәге маҗараларын сөйли.

Армиядә тәртипсезлек, солдатларны кимсетү дибез. Юк, шәхесне кимсетү армиядә башланмый, ул хәрби комиссариатларда башлана. Күпләрнең уллары, туганнары тиешле урыннарга җибәрүләрен көтеп Казан үзәк комиссариатында кунганнары бардыр. Анда ашалган кыен, кимсетү, талаулар ни сәбәпле була дип уйлыйсыз? Сәбәп гади, яшүсмерләр әлбәттә медицина тикшеренүе узганда ук хәрби системада нинди башбаштаклык икәнен күреп, үзләренә берни булмаячагын яхшы белә. Аларны җаваплылыкка да тарта алмыйлар. Чөнки Рәсәй солдатсыз калачак.

...Эфирга чыгарга 20 минут кала... Башка түзәр чама да, вакыт та юк. Миннән алдагы егетләрне узып кердем бу хәрби иптәш янына...

– Иптәш подполковник, бер имза белән, штамп кую ничә минут вакытны ала?

– А ну-ка, чыгыгыз әле, үзем дәшермен....

– Әгәр чыкмасам, милиция чакыртырсызмы?

– Минем үз көчем дә җитә.

– Миңа тагын 20 минуттан эфирга чыгарга кирәк, ә ярыймы мин сезнең мондагы башбаштаклык турында радио аша сөйлим?!

– Кирәкми, нигә сөйләргә? Нәрсә булды? Нәрсә ошамады?

Нәрсә ошамаганын инде тасвирлап бирергә тырыштым. Хәрби исәпкә басырга, исәптән төшергә, хәрби чакырылу чорында комиссариатка килүчеләргә кайчан хөрмәт белән карый башларлар? Билгесез. Ярар мин инде мәктәп партасы артыннан чыккан егет түгел. Ә аларны бит бөтенләй дә санга сукмау бара. Сарыклар кебек бер урынан икенче урынга куалап йөртәләр. 

Кызык, җимерелеп баручы хәрби комиссариатларны һәм хәрби комиссарларның мәһабәт сарайларын күргән яшүсмердә ничек ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләп, армиягә мәхәббәт булдырырга икән?

Хәрби хезмәтне бер елга калдыру гына мондый тәрбияви функцияне башкара алмый шул. Бер еллык хезмәт Россиянең хәрби өлкәдәге зур тактик җиңелүе, көчсезлеге.

Бүген  төрле почмаклардан шомлы хәбәрләр килә тора. Егетләребезне кыйныйлар, талыйлар, табут белән кайтаралар. Кайтканда әле сулыш алганнары да озак яши алмый. Мисаллар белән ул егетләрнең гаиләләренең яраларын кузгатасым килми. Әмма хәрби комиссариатлардагы башбаштаклык, үз эшенә салкын карауларга каршы хәрәкәт башланса зыян булмас иде.


Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ
Шәһри Казан
№ 156-157 | 26.08.2008
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы