|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
11.02.2025 Хәвеф-хәтәр
3 кеше авыр хәлдә: Казанның Вознесение трактында коточкыч авария булганФура М7гә төшү юлы тирәсендә туктап калган җиңел машинага килеп бәрелгән. Казанның Вознесение трактында фура җиңел машинага килеп бәрелгән. Авария Вознесение трактыннан М7гә төшү урыны тирәсендә килеп чыккан. Йөк машинасы туктап торган “Нива” машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машинаның ике пассажиры һәм йөртүчесе зыян күргән. “Нива” машинасындагы кешеләрнең мәгълүмат таблосын көйләү эшләрен башкарырга тиеш булганлыгы турында хәбәр ителә. Җиңел машина килеп кенә туктаган бер мәлдә, аңа йөк машинасы килеп бәрелгән. Зыян күрүчеләр – үз аңында. Башлангыч мәгълүматларга караганда, болар – 40 яшь тирәсендәге ир-атлар. Бу хакта “KazanFirst” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|