поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Үзеңне бер җөмлә белән макта.

    – Миннән дә начаррак кешеләр бар.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Апрель
  • Идрис Газиев - җырчы
  • Алинә Сафиуллина - җырчы
  • Равил Тумашев (1923-2016) - режиссер
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
Архив
 
11.02.2025 Дин

13 февраль - Бәраәт кичәсе. Нинди догалар укырга, ниләр эшләргә кирәк?

13 февраль көнне, кояш баегач изге, бәрәкәтле кичәләрдән саналган Бәраәт кичәсе җитә. Бу көнне көндезен ураза тотып, кичен Аллаһтан истигфар сорап, үзеңнең күңелендә булган дога теләкләрне Аннан сорау бик саваплы, күркәм гәмәл булып санала. Кемнәр кайбер сәбәпләр аркасында, яки белмичә уразага кермәгән булсалар артык борчылмасыннар. Бу нәфел ураза. Тотмый калган өчен гөнаһ юк.

Шәгъбан аеның 15 нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?», дип әйтер ди.   

Бу изге кичәдә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбызның бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә булу мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора.
 
Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында язган: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә Кадер һәм Бэраэт кичәләре».   
 
Бәрәат кичәсендә укыла торган дога:

Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль- кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе.   

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта син Коръән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, - дип әйтәсең.   
 
Иңнәребездәге ике фәрештә ел буена кылган гамәлләребезне язып баралар. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган безнең гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчеп, аның урынына яңасы иңеп ачыла. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.02.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы