поиск новостей
  • 28.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 18.00, 16+
  • 29.03 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 30.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.03 "Ситса туй" Камал театры, 18.00, 16+
  • 30.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры, 12.00, 17.00, 12+
  • 31.03 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
Архив
 
11.02.2025 Язмыш

«Минем аны бәхетле итәсем килде…»

Аларның гаиләләренә ихластан сокланып кайттык. Бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә дә, киң күңелле, туган җанлы булуларына да, тырышлыкларына да. Сүзебез Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәүче Гүзәл һәм Зөфәр Фәйзрахмановлар турында.

Ятимлек ачысы

Гаиләнең тормыш йомгагын сүтү Зөфәр абыйның: «Мин хатынны зур бирнә – ике энесе һәм сеңлесе белән алып кайттым», – диюдән башланды. Гүзәл апаның балачагы, язмышы чыннан да бик гыйбрәтле булып чыкты.

– Әниебезнең үлеме кинәт булды. Ике көн каты гына авырды да, биш баласын калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Каны агуланган, диделәр. Апабызга – 13, миңа – 10, бер энебезгә – 7, икенчесенә – 5, сеңлебезгә 1 яшь тә 3 ай иде. Җиде елдан соң әтиебез дә үлеп китте. Апамның Лаеш техникумында укыган чагы иде ул. Өй тулы ятим утырып калгач, укуын ташлап кайтмакчы иде. Тик мин каршы чыктым, балаларны үзем карыйм, дидем, – дип искә алды ул балачак хатирәләрен.

Балачактагы авыр мизгелләре Гүзәл апаның күңеленә шулкадәр уелып калган ки, ул аларның бик озаклап сөйләде.

– Әнисезлек, ятимлекнең бар авырлыгын әти-әниләр җыелышында сизә идек без. Җыелышка дип килгән әниләр балаларының башларыннан сыйпый да: «Бар, кызым, кайт, өйдә ашарга пешкән», – дип әйтә иде. Менә шул вакытларда бик авыр була иде, елап кайтып китә торган идек. Кайгы-хәсрәт күрмәгән кеше аның авырлыгын берничек тә аңламый. Ул заманнарда әниле йортларда ипи исе чыга торган иде бит. Ә безнең өйдә кибет ипие дә юк. Бервакыт мәктәп директоры: «Сатучы апагызга әйтелде, барыгыз, ипи алыгыз», – дип, кибеткә җибәрде. Ул вакытта товарны кибетнең тәрәзәсен ачып кына бирәләр. Кибетче апа тәрәзәсен ачты да: «Ач тәреләр, тагын сез икән әле», – дип, бик дорфа гына итеп ипи сузды. Бик гарьләндем инде. Соңыннан ул кибетне яптылар. Идән асты кибеп, күгәреп беткән ипи белән тулы иде, дип сөйләделәр. Ачлык-авырлык бик күп күрдек инде, – ди ул.

Ике-өч ел очрашып йөргәч, Зөфәр абый 18 яшьлек ятим кызның кулын сорый. Өч туганын да калдырмый. Шулай итеп, яшь кияүнең әти-әнисе йортына килен генә түгел, аның туганнары да сыя. Балаларны бернидән дә мәхрүм итмиләр, армиясенә дә озаталар, туйларын да уздыралар.

– Егетләр бүген 33 яшьтә өйләнергә куркып йөри, ә без өч туй уздырдык. Аңа кадәр барысын да укытып чыгарып, егетләрне армиягә озатып, аннан каршы алдык, – ди Зөфәр абый.

– Апа белән җизни дә бик булышты, билгеле, – дип сүзгә кушылды Гүзәл апа. – Эне-сеңелләребез ким-хур булмасын, дип, барын да бирергә тырыштык. Әти-әни назын ук бирә алмасак та, кулыбыздан килгән җылылыкны һәм кайгыртуны кызганмадык. Әнидән 1 яшь тә 3 айлык булып калган сеңлебезгә дә 51 яшь инде хәзер, – ди Гүзәл апа.

Кайчандыр әти-әнидән бик яшьли калып, ятимлек ачысының бар михнәтен уртага бүлеп күтәргән туганнар бүген бик дус-тату гомер итә.

– Балачагыбыз бик авыр булса да, бүген, Аллаһка шөкер, барыбыз да матур, бәхетле гомер кичерәбез. Туганнар белән аралашып яшибез. Бер энебез СВОда, аның исән-сау кайтуын телибез. Авыл тормышыннан ямь һәм тәм табып яшибез. Бар нәрсәбез дә бар. Хәзер инде безгә саулык һәм тигезлек булса, башка нәрсә кирәкми, – ди Гүзәл апа.

Кызганыч, авариягә эләккәннән соң, авыр операция кичерү сәбәпле, Гүзәл апа белән Зөфәр абыйга бала сөю бәхете генә эләкми.

– Ул вакытта мине табиблар чакырып китереп: «Зөфәр, сиңа сайларга туры киләчәк: я хатының, я бала», – диделәр. Мин Гүзәлне сайладым… – ди гаилә башлыгы.

Хәер, йорттан бала тавышы тынып торганы юк анысы. Кайчандыр үзләренә канатлар куйган нигезгә бүген эне-сеңелләренең балалары (ә алар сигез бөртек) кайтып йөри, Зөфәр абый белән Гүзәл апага «әби», «бабай» дип эндәшә. Инде Гүзәл апаның эне-сеңелләрен ияртеп, килен булып төшкәненә дә 42 ел вакыт узып киткән. Сынаулары, мәшәкатьләре булса да, алар инде артта калган. Бүгенге тормышларына сокланып туя алмаслык. Иң мөһиме – ир белән хатын бер-берсен саклап, кадерләп яши. Хатынына булган хөрмәте гаилә башлыгының күз карашында, сүзләрендә һәм гамәлләрендә күренә.

– Бездә «монысы – хатын эше», «монысы – ир-атныкы» дигән нәрсә юк. Кайвакыт хатынга мал астын чистартырга туры килсә, мин сыер савуны авырсынмыйм, – дип елмая Зөфәр абый, бәхет серен сорагач.

Гүзәл апа: «Бабай» (Гүзәл ханым иренә яратып шулай дип эндәшә. – Авт.) миңа һәрвакыт иң яхшысы булсын, дип тырышты. Авылда хатын-кызлар арасында иң беренчеләрдән булып машинага да мин утырдым, яхшы тун да минеке булды», – дигәч, Зөфәр абый: «Минем аны бәхетле итәсем килде», – диде дә башын аска иде. Шул мизгелдә әле генә шаярып-көлеп утырган ир-атның күзләре яшь элпәсе белән капланды…

Маллы тормыш – сыйлы тормыш

Фәйзрахмановлар абзар тутырып мал-туар асрый. Бүген 36 баш эре терлекләре бар, шуларның 20 се – сыерлар. Моның өстенә ел саен 100 каз, 200–300 баш бройлер алып үстерәләр.

– Кешеләр безгә еш кына: «Маллар нигә инде сезгә? Бала-чагагыз да юк», – диләр. Аларның шул сүзләренә ачу да килә. Әле безнең кебек яшәп карарга кирәк, – ди Гүзәл апа.

– Миңа да: «Зөфәр абый, пенсиягә чыгар вакытың да җитеп килә. Малларыңны бетерә торгансыңдыр инде?» – диләр. Андыйларга: «Исән-сау булып пенсияләргә чыгып, өйдә утырам икән, 60 башны 100 гә тутырам әле мин», – дип җавап бирәм. Сез дә: «Болар акча өчен генә тоталар икән», – дип уйламагыз. Бу – безнең яшәү рәвеше, хәрәкәт чыганагы. Безнең хәтта ялга да барасыбыз килми. Кемдер су буена төшеп, балык тотудан тәм таба, кемдер ниндидер коллекция туплый. Ә минем хоббием да, ялым да – шушы маллар. Алар янына чыккач, минем күңелем ял итә, тынычлык алам, – ди гаилә башлыгы. Әйтергә кирәк, ул – һөнәре буенча мал табибы һәм энергетик.

Малларга мәхәббәт турында сүз чыккач, Гүзәл апа да сүзгә кушылды.

– Берара «бабай» Мамадышка йөреп эшләде. Иртәнге 3 нче яртыда тора да, мал асларын кыра торам, дип, сарайга чыгып китә. Ә мин ашарга әзерләп калам. Мин чыкканда арбасына тирес төяп, җырлап йөри торган иде. Иртәнге 3 тә кемнең җырлыйсы килсен инде? Бу эшнең авырлыгын сизмәс өчен дә шулай кыланадыр инде, дип уйлый идем. Һәр малны яратып, кочаклап чыга ул. Түбән Тәкәнеш бездән 6 чакрым ераклыкта. Зөфәрнең эштән өйгә кайтырга чыгуын этнең кыланмышыннан сизәм. Эт оясыннан чыгып, койрыгын болгый башлый. Песиләр дә баскыч төбенә килеп утыра, – дип елмая хуҗабикә.

Хәзер һәр тарафтан: «Мал тотуның файдасы юк», – дип лаф органда, Зөфәр абый киресенчә уйлавын әйтте.

– Ел саен мал ашатырга 250 түк печән, 200 түктән артык салам, 60 тонна фураж алабыз. Ләкин бу чыгымнар үзен аклый. Әйе, бер-ике сыер асрап кына, өстәмә табыш алып булмый, аның файдасы үзең өчен генә. Ә күпләп тотканда, акчаны иркен тотып яшәп була. Бүген, сыерларыбыз ташлану сәбәпле, көненә 120–130 литр сөт савабыз. Җәен 450–500 литр була. Узган ел 50 тонна сөт тапшырдык. Литрын уртача алганда 30 сум дип исәпләсәк (бүген 40 сум), елына сөттән 1,5 млн сум акча керә дигән сүз. Әле шушы берничә атна эчендә генә 15 тана һәм үгезебезне ярминкәгә алып барып саттык. Бер малдан 250–270 кило тирәсе ит чыга. Бу үзе 1,5 млн сум була. Шулай итеп, маллардан елына 3 млн сум акча керә дигән сүз. Шуның 1,5 млн сумына терлек азыгы алабыз, башка чыгымнарга тотыла. Кулга 1,5 млн сумы кала. Үзебезгә тормыш көтәргә һәм балаларга ярдәм итәргә җитеп бара, – ди ул.

Менә шулай тормышның якасына ябышып, бер-берсенә тирән хөрмәт һәм ярату күрсәтеп яши әлеге гаилә.

 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.02.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы