|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2025 Криминал
![]() Казанда арендага алынган фатирда дүрт егетне үле килеш тапканнар21, 23, 20 һәм 25 яшьлек егетләрне 9 гыйнвар көнне көндез тапканнар. Тапканчы алар инде ике-өч сәгать элек вафат булган икән. Фатирда билгесез матдәләр табылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу - наркотиклар. Гәүдәләр белән янәшә электрон үлчәүләр һәм ике шешә булган. Җинаять эше кузгатылган. Яшьләрнең Казанга Чистай һәм Алексеевск районнарыннан килүе билгеле. Аларның икесе Казанда югары уку йортларында укыган, калган икесе беркайда да эшләми.
Моның хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|