|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2025 Дин
![]() «Гүр сәдакасы бирмәскә, мәет чыккан өйне юмаска»: күпләрне борчыган сорауларга ҖАВАПЛАРУзган атна җомгасында «Соңгы сәфәр» дигән язмада үлемгә әзерлек, мәет озатуга кагылышлы сорауларга җаваплар туплап биргән идек. Өстәмә сорауларга җавапларны «Иман» сәхифәсендә урнаштырырга вәгъдә иттек. Үлемгә әзерлек, мәет озату турында рухи остаз, ислам һәм гарәп теле нигезләре мөгаллиме Артур хәзрәт ГАБДУЛЛИН белән сөйләштек. – Мәет озатуларын күреп калсаң, ни дияргә яисә нинди дога укырга? – Ниндидер махсус дога укырга кирәкми. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мәетне соңгы юлга озатуларын күрсәгез, басыгыз», – дип әйтә. Шулай ук ул, әгәр дә җирләүгә иярсәң, мәетне җиргә иңдергәнче, утырмаска, басып торырга кирәк, дип кисәтә. Җирләүдә катнашсаң, хәерле, бу – саваплы эш. – Мәетне моргтан юып, кәфенләп кайтаралар. Шул килеш кенә җеназа укып, җирләргә ярыймы? – Мәетне җирләр алдыннан тиешле рәвешле юарга, кәфенләргә кирәк. Дөрес итеп юу өчен, иң элек ният кирәк. Моргта мәетне юган вакытта берсе дә тәһарәт алдырам, госел алдырам, дип юмый. Тәһарәт алдыргандагы кебек гамәлләрне кылмый. Димәк, ният юк, тәһарәт, госел алдырылмады, су белән коендырдылар да, кәфенгә урап кайтарып җибәрделәр. Шуңа күрә, мөмкинлек бар икән, мәетне кабат дөрес итеп юарга һәм кәфенләргә кирәк. Мөмкинлек булса дигәнем, кешенең тәне моны рөхсәт итсә, диюем. Әйтик, аның тәне яралы, җәрәхәтле, инфекцияле булса, мәетне ачып тормыйсың. – Әгәр мәет моргтан соң гына кайтарылып юылса, кояш батканчы җирләнмәсә, аны икенче көнне кабат юаргамы? – Юк, юарга кирәкми. Моргтан алып кайттылар, юдылар, җирләргә өлгермәдегез, ди. Иртән җирлисез инде. Мәетне мөмкинлек булганча иртәрәк җирләргә кирәк, әлбәттә. Әмма тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. – Җирләү вакытында үзеңне ничек тотарга? Гүр сәдакасы өләшәсеме? – Мәетне өйдән алып чыгып, зиратка алып киттеләр, ди. Мәетне җәяү алып барган очракта, кычкырып, сөйләшеп барасы түгел. Тынычлык сакларга кирәк. Барган вакытта, пышылдап кына, Аллаһны зикер итәргә кирәк. Мәетне гүргә иңдергәч, җеназа намазы укылгач, ямьсез күренешләр белән очрашкан бар. Әйтик, озатырга килгән кешеләр мәзәк сөйләп, тәмәке тартып, юк сүз сөйләшеп, сүгенеп тора. Бу бер дә килешми. Кеше соңгы юлга озату, ахирәт, үлем төшенчәләренә тиешенчә игътибар бирми. Җирләдек – бетте. Оныттык. Ләкин үзеңне болай тоту дөрес түгел. Кеше зиратка барган саен үлем турында, кабер сынаулары, сорау алулар турында уйланырга тиеш. Зиратка барып уйлану йөрәкне йомшарта. Гүр сәдакасы димәктән. Ислам динендә андый гамәл юк. Хәдисләрдә дә, сәхәбәләрдә дә моңа бәйле мәгълүмат юк. Мәгълүмат юк икән, аның дингә катнашы юк, дибез. – Мәет чыккан өйне тулысынча җыештыру нәрсә белән аңлатыла? – Өй юу халыкта гадәт буларак таралу алган. Кеше ахирәткә күчкәч, аны озатырга кеше җыела, күршеләр керә, туганнар кайта, дигәндәй. Өйдә кеше күп була. Идәндә пычрак эзләр дә калырга мөмкин. Әлбәттә, пычракларны сөртеп, юып аласың инде. Ләкин өйне тулысы белән юарга, дигәннән… Әгәр дә кешенең йогышлы, авыр чирләре, инфекцияләре булмаса, моңа нинди ихтыяҗ бар? Чирләп, кеше озак вакыт урында яткан булса, әлбәттә, юып җыештыруны башкарасың. Идәнне түр башыннан юаргамы, ишек тупсасыннан башларгамы – монда да бәхәсләшергә кирәкми. Кешегә ничек уңайлы, шулай юа. – Кәфен теккән энәне нишләтергә? – Бернәрсә дә эшләтмисез. Гадәти тормышта кулланасың. Алдың, тектең, урынына куйдың. Халык ырым-шырымга ышанып, үз тормышын катлауландырмасын.
Чулпан ГАЛИМОВА |
Иң күп укылган
|