|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2011 Җәмгыять
Бөтен акча туйга китәМамадыштан Кукмарага кайтыш. Юлны кыскартыр өчен басу аша гына китәргә булдык. Олы юлдан кырга кергән чакта машинабыз сүнеп китте. Шулвакыт арттан кул болгап йөгерүче егет күренде. “Мине Туешка алып барыгыз әле”,– ди бу. Егет бик кызу сөйләшә, сүзен аңлап җиткереп булмый. Кайсы районга кайтасың, дип сораганга да анык кына җавап әйтә алмый. Ярар, үз авылыңны күргәч, төшеп калырсың, дип бу егетне утырттык. Егет сүзгә бик юмарт булып чыкты. “Үзбәкстаннан монда күчеп кайттык. Кукмарада яшибез. Апам Мәдинә шалтыратып, печән әзерләргә булыша алмассыңмы дигәч, юлга чыккан идем. Автобус белән дә, басу аша да барып була дигән иде ул”,– дип сөйли башлады бу. Исеме Алишәр икән.
– Җомга намазыннан соң теләкләремне теләп чыктым. Аллаһы тәгалә ташламас әле, юлны күрсәтер дип уйладым. Каршыма сез очрадыгыз, – ди бу.
Машина йөртеп барган әти Алишәрдән: “Җизнәң Тимербаймы әллә?” – дип сорап куйды. Әйе, дип баш какты Алишәр. Баксаң, егет дигәнебез безнең авылга, Туешка түгел, ә Төркәшкә кайта икән. Җитмәсә, капка төпләре аша узып китәчәкбез. Егет моны белгәч, бик шатланды.
– Үзбәкстанда җиләк-җимеш бик арзан. Кием-салым, ашау ризыклары кыйммәт. Шуңа күрә сездә акча эшләр өчен кием-салым сатып йөрибез, – ди юлдашыбыз. – Эшләгән бөтен акчабыз туйга китә безнең. Халык дини, аборт ясатулар тыела. Һәр гаиләдә унышар бала үсә. Өйләнер алдыннан егет кәләш ягына калым түләргә тиеш. Безнең акча белән 500 мең сум, – ди Алишәр.
Элегрәк, 60 нчы елларда, кияү белән кәләш бер-берсен бер дә күрмичә өйләнешә торган булган, дип сөйли егет. Егет белән кыз өчен әтиләре сөйләшкән. Егет кызның йөзен бары тик туйдан соң гына күрә алган. Хатынының йөзе ошамаса да, аңа аның белән бергә яшәргә туры килгән. Чөнки түләнгән калым акчасы аз түгел. Хәзер исә хәлләр азрак заманчалашкан. Яшьләр бер-берсен ошатышып өйләнешә, ди Алишәр.
Элек тә, хәзер дә аерылышучылар сирәк икән. Икенче кат өйләнгәндә тагын калым түлисе булу да бу адымнан саклыйдыр, ди егет.
– Сезнең яклардагы бер йортка кереп намаз укып чыгарга туры килгән иде. Хуҗабикәгә: “Ник сез дә өйрәнмисез, Аллаһы Тәгалә сораганны бирә ул”, – дип әйткән идем, әнә малаем эчә дә эчә, күпме сорасам да, бирми бит, дип авызны япты, – ди Алишәр. – Минем уйлавымча, Аллаһы Тәгаләгә теләкләрне аңа күбрәк ышанган саен кабул итә. Теләкнең үтәлгәнен сабыр гына, намазларыңны үтәп көтәргә кирәк.
Балалар күп булгач, мәктәпләр ябылу проблемасы да юк икән аларда. Беренче сыйныфка 30ар балалы дүрт класс җыела, ди әңгәмәдәшем. Хатынының 10 бертуганы бар икән. Без исә өчәү генә, ди Алишәр. “Әти-әнием дә яшь әле минем. Алар 16 яшьтә өйләнешкән. Бер апам, үзем, сеңлем Мәдинә бар. Үзбәкстанда сеңелләрне дә хөрмәт йөзеннән “апа” дип йөртәбез”, – ди ул.
Туй үткәргәндә мәҗлескә 300–400әр кеше җыела икән. Әле бит өйләнгәндә генә түгел, ир балаларны сөннәткә утыртуны да зурлап бәйрәм итәләр икән биредә.
– Туйга бик зур акча чыга. Сөннәтне балага биш яшь тулгач табиблар эшли. Бернинди наркоз-укол куллану юк. Махсус май гына сөртеп куялар. Бер атна эчендә яра төзәлә дә, – ди Алишәр.
– Мамык үстергәч, сездә киемнәр сыйфатлы булырга тиеш инде, – дим Алишәргә.
– Без үзебездә җитештерелгәнне сатмыйбыз. Чөнки Татарстанга бер кием носки алып керер өчен әллә никадәр рөхсәт кәгазе кирәк. Сертификат, җитештерүченең рөхсәте, лицензия сорыйлар. Шуңа күрә Казаннан алып кайтып сатабыз. Үзебез исә башта 90 көнгә рөхсәт белән киләбез. Икенче килгәндә ярты елга, өченчесендә бер елга рөхсәт бирәләр, – ди юлдашчым.
Алишәрнең теләге – туган ягына кайтып йорт салу.
– Утыз яшьтә дә салмасам, кайчан өлгерим? Хәзер балалар үсеп җитә, аларны кайгыртырга кирәк. Озакламый кайтып китәрбез дә инде, – ди.
Чит җирләрдән килеп, гаиләсен туендырыр өчен өйдән-өйгә кереп сату итеп акча җыйган бу егеткә карап, аның сабырлыгына, тапкырлыгына сокланып куйдым. Безнең якларда, әти-әнигә салынып, әзергә бәзерне көтеп ятучылар белән чагыштырып булмый инде моны. Ике сүзнең берендә “шөкер” дип зекер әйтеп торган Алишәр юлның-юл буе безгә рәхмәт укып кайтты: “Намаздан соң бик сораган идем, Аллаһым ташламады”, – дип сөйләнде. Хәтта машинадан төшкәч тә, башын ия-ия рәхмәтләр әйтеп озатып калды...
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|