|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2025 Шоу-бизнес
![]() Лэйнага һөҗүм иткәннәр
Җырчы Лэйна һәм аның иптәш кызына Казанның бер сәүдә үзәгендә билгесез ир-атлар һөҗүм иткән. Алсинә Лэйнаны якламакчы булгач, егетләр тагын да ныграк кызып киткән ахры... Алсинәнең башына кулларындагы энергетикны сипмәкче булганнар. Аларны Лэйнаның бөтен сәүдә үзәген яңгыратып кычкыра башлавы һәм бу хәлләрне видеога төшереп баруы гына туктаткан. Лэйна да, Алсинә дә зыян күрмәгән.
Иң ямьсезе, сәүдә үзәге тулы ир-атлар булса да, аларның берсе дә яклаучысыз кызларга ярдәмгә ашыкмаган. Кызлар фикеренчә, мондый «ир-атлар» арасында яшәгәндә, үзең дә теләмәсәң дә көчле булырга туры килә.
Фото: социаль челтәрләр.
--- |
Иң күп укылган
|