|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2025 Язмыш
![]() «Унике көн эчендә балам өч тапкыр туды»18 яшен тутырган Илшат 21 секунд басып тора башлаган. Әти-әнисе шуңа да сөенә. Балага карап, табиблар кул гына селти. Бу бала яшәмәячәк, интектереп тә йөртмәгез, диләр. Бары бер табиб без бала каршында көчсез, әбиләргә барып карагыз, дигән киңәшен бирә. Сөнгатуллиннар саламга ябыша. Бармаган җирләре калмый. Өч яше тулганда балада чәйнәү рефлексы барлыкка килә. Сүнгән өмет уты кабына. Яшәрлек бала түгел
Земфира ханым сөйләгәннәр куркыныч бер төш кебек. 32 яшендә өченче баласын алып кайтырга була ул. Тик сабые вакытыннан алда, сигез айлык булып туа. Элеккедән калган, сигез айлык булып туу бала өчен куркыныч, дигән сүзләр белән килешми ана. “Әтиемнең сеңлесе дә сигез айда туган, тупырдап үскән, менә дигән итеп дөнья көтә, 75 яшенә җитте, монда бөтенләй башка сәбәп”, - ди ул.
Җитлекмәгән булса да, өч килограммга якын булып туа Илшат. Гадәттә, 2500 килограммга җитмәгән балалар җитлекми туган санала. Әнисе карыныннан ярып алган баланы хәле авыр, дип ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар. Ләкин бу куркыныч төшнең башы гына була. Ныклы тикшерү уздырырга кирәк дип җитлекми туган балалар бүлегенә күчерәләр, ананы өенә Балык Бистәсенә кайтарып җибәрәләр. Бу бүлеккә күчергәндә баланың хәле чыннан да авыр була.
- Гөнаһысына да керәсем килми, бала тудыру йортында баламны төшереп җибәрмәделәр микән дигән шигем дә бар, - ди Земфира. – Күрмәгәч беркемгә дә сылтый алмыйм. Әмма шунысын төгәл әйтә алам, балалар йортында балама игътибар җитеп бетмәгән булса кирәк. Кендеге үлекләп, эчәклегенә инфекция китеп, эчәгеләре ябышып, тизәге авызына килә башлаган була. Вакытыннан алда туган балалар бүлегенә күчкәч ашыгыч рәвештә операция ясадылар, 5 см эчәгесен кисеп алдылар. Ун көнгә ясалма йокыга җибәрделәр. 12 көн эчендә балам өч тапкыр туды. Табиблар бездән кул селтәде, бу бала яшәмәячәк, диделәр. Группа биргән вакытта да, яшелчә кебек, кыл да кыймылдамый ята торган бала булчак, өмет юк, дип әйтүләрен ишетүдән дә авыры юк иде. Коляскага да утырта алмаячаксыз, ятып тора торган гына булачак. Баш мие урынында берни юк, дип 18 яшенә кадәр инвалидлык бирделәр.
Илшатны өйләренә алып кайталар. Газаплы көннәр башлана. Хәким белән Земфира бертутакусыз елаган улларын чиратлашып күтәреп йөри, яткырсалар, бала тагын еларга тотына. Әле бер, әле икенче хастаханәгә йөриләр. Табиблар кул гына селти, бер сүзне кабатлый - яшәрлек бала түгел.
Чираттагы баруларында өлкән яшьтәге бер табибка эләгәләр. Баланы карый да, сеңлем, табиблар белән рәттән, могҗиза тудырып дәвалый торган әбиләргә йөртеп кара әле, дип киңәш итә. Татарстанда нинди дәвалаучыны ишетәләр барысына да баралар - Матак, Мамадыш, Балтач, Лаеш, Константиновка, Әшнәк тә калмый. Түбән Новгородка кадәр баралар. Могҗиза дими ни дисең, файдасын күрәләр. Мамадышта яңак сөяген утырталар. Контантиновкада сул як сөякләрен утырталар. “Бармак очларындагы сөякләренә кадәр утыртты”, - дип 18 ел элек булган хәлләрне искә ала Земфира.
Өч яше тулганда кисәкләп җыйгандай сөякләрен утыртып бетерәләр. Бала сызлануларга түзә алмый елагандыр. Сөякләрен утыртканнан соң бераз тынычлана. Яңагын утырткач, чәйнәү рефлексы барлыкка килә. Илнең төрле шәһәрләрендә операцияләр ясаталар, тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр.
- Илшат яшәү өчен көрәште. Үләсе булса шул 12 көн эчендә вафат булган булыр иде, - ди Земфира. – Без әле дә яшәү өчен көрәшеп яшибез.
Укытучыбыз өйдән чыгарды
Физик мөмкинлекләре чикле бала буларак, Илшат өйдән торып белем ала башлый. Ике класс укыганнан соң, аны коррекцион укытуга күчерәләр. Өченче класстан Дания Заһриевна укыта башлый. “Бу баланы нишләп өйдә тотасың, ярамый, чыксын кеше янына, аралашсын. Тукай иҗаты буенча балалар арасында конкурс була, бер шигырен ятлат, чыгар сәхнәгә”, - ди Дания ханым. Тукайның “Карлыгыч” шигырен өйрәнеп конкурска баралар. Балалар бер-бер артлы чыгып шигырь сөйли, Илшатка да чират җитә. Дулкынлануын эчкә җыеп шигырен сөйли. Жюри рәисе торып баса да, балалар, менә күрдегезме, Илшат ничек матур итеп сөйләде, бу егет кебек сөйли белмәсәгез, чыгып та тормагыз, берегезне дә конкурстан уздырмыйм. Миңа сәнгатьле итеп сөйли белүчеләр кирәк, ди. Илшатның беренче җиңүе шушы конкурста була, аңа беренче урын бирәләр. Төрле конкурсларда катнаштыра башлыйлар.
- Баланы кеше каршысына алып чыгу минем өчен иң авыры булды, - дип искә ала Земфира. – Кеше ничек кабул итә бит. Мескенләнә, баласын җәлләтәсе килә, диючеләр дә дөнья булгач бар. Хәтта йөземә бәреп әйттеләр. Балаңны ник хастаханәдә калдырып кайттың, шуңа шушылай инде ул, дип. Башына төшмәгән кеше белми, җитлекмичә туган балаларны хастаханәгә үзләрен генә алуларын.
Могҗизалы “Могҗиза”
Шимбә, якшәмбене көтеп кенә тора Илшат. Казанга, Тинчурин театрына “Могҗиза” физик мөмкинлекләре чикле балалар студиясенә шөгыльләнергә, үзе кебек сәнгатькә гашыйк иптәшләре белән очрашырга бара. Тинчурин театры артистларыннан дәресләр алырга атлыгып тора. Икенче елын гына йөрсәләр дә, алар өчен бу театрга эләгү, анда шөгыльләнә башлау, караңгы төндә яктырып аткан таңга тиң. “Өйдә, дүрт стана арасында утырган кеше үз хәлен үзе генә белә, авырлыгын әйтеп аңлата торган түгел. Аралашырга яратучы Илшат өчен иркенлек, хөрлек кирәк”, - ди әнисе.
Мондый урынга эләгү турында алар күптән хыялланган була. Очраклы гына блогер Рафилә Шәмсетдинованың стористларыннан Теләче егетенең Тинчурин театрына “Могҗиза”га йөрүен белеп алалар. Рафилә аларга Айратның әнисе Лүзия Якупованың телефонын табып бирә. Сөйләшәләр, аралашалар, Лүзия сентябрь аенда сайлап алу туры буласын әйтә.
Сентябрь аен түземсезләнеп көтүен Илшат үзе генә белә. Артистлар каршысында һөнәрләрен күрсәтә. “Могҗиза” га кабул ителгәч күкнең җиденче катында итеп үзен хис итә. “Миңа театрга бару шулкадәр рәхәтлек бирә”, - ди Илшат чын күңелдән сөенеп. Алар монда аралаша, укытучылары сәхнә дәресләре бирә. Күңеленә ял алып кайта ул.
Ана борчыла, сәхнәгә чыккач улым каушамасмы, шигырен сөйли алырмы, дип ут йота. Ә Илшатка сәхнәгә чыгу киресенчә рәхәтлек бирә, аны халык күрә, ул шигырьләре белән халык белән очраша. “Чыкканчы каушыйм, сәхнәгә чыгып кешеләрне күрәм дә, бар каушавым бетә, миңа анда шулкадәр рәхәт”, - дип сөенә Илшат.
- Бирегә үзгә холыктагы балалар килә. – Укытучыларыбыз аларны җайлап сәхнәгә алып чыга. Балалар күңелләренә ачкыч таба белүләренә мең рәхмәтле без, - ди Земфира. - Балаларыбызның концертына тамашачы күпләп килсен, бу тормышның бетмәгәнен, могҗизаның барлыгын килеп күрсеннәр, гыйбрәт алып китсеннәр иде. Илшат үзе дә хәйрия чараларында катнашырга ярата. Андый урыннарга чакырсалар бигрәк тә сөенә. Әнкәй, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә кирәк, дип әйтергә ярата.
Балам өчен тырышам
Юкса, Илшат үзе дә ярдәмгә мохтаҗ. “Илшат безнең балалар студиясенә йөрүче кояш кебек гел елмаеп торучы, ачык йөзле бала ул, - ди республиканың атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова. – Һәр дәрескә шатланып килә. Аралаша, сөйләшә. Ел дәвамында берничә тернәкләндерү үзәгенә йөриләр. Барган бер җирдә акча түләргә кирәк. Ул акчаларны гаилә бюджеты гына күтәрә торган түгел, зур суммалар. Тормыштан тәм табып яшәргә омтылучы Илшатка карыйм да, ничек тә ярдәм итәргә иде бу балага дим”.
Гаилә моңа кадәр үз көчләре белән малайны аякка бастырырга тырышкан. Бәяләр арта башлагач, халыктан ярдәм сорарга мәҗбүр. Бер курс дәва өчен генә дә Илшатка 100 мең сум акча кирәк. Гаилә башлыгы гына тапкан акчаны ашарга тотасыңмы, башкагамы? “Каршымда торган стеналарны җимереп, горурлыгымны йота-йота баламны яшәтү өчен тырышам. Сез гел ял итүдә, диючеләр дә бар. Мин баламны өстерәп рәхәттән чыгып китмим. Сәламәт булса аны белүче дә булмас иде, ике балам турында белмиләр дә. Халыктан кергән һәр акча исәптә. Ниләргә тотылган, күрсәтәм. Кайда барганбыз, күпме торганбыз, нинди дәвалар алганбыз - акчаларның Илшат өчен тотылуын хисап бирәм. Бер урында таптанып көенгән чаклар да, алга китеш булганда шатланган чакларыбыз да бик күп”, - ди Земфира.
Алар елга берничә тапкыр төрле шәһәрләргә дәваланырга йөри. Барысы да акчага. Фатирына да түләргә кирәк, дәвасына да, акчаны җиткер генә. Соңгы елларда Түбән Кама шәһәренә йөри башлаганнар. Бирегә “Дети ангелы” тернәкләндерү үзәге белгечләре килеп, балалар белән шөгыльләнә икән. 2020 елдан бирле алар шушы үзәккә йөриләр. Елына өч тапкыр барырга тырышалар. Дәвалау физкультурасы, массаж, бассейн, психолог, логопед, дефиктолог, инә белән дәвалау... Ил буйлап йөргәннән соң, иң яхшы дәва шушында икән дигән фикергә килгәннәр. Март башында тагын бирегә барырга җыеналар.
Тернәкләндерү үзәкләреннән тыш та, улларының сәламәтлеген ныгыту өстендә төрле җирләргә баралар. 28 гыйнвар көнне Түбән Кама шәһәреннән массаждан кайттылар.
- Кыргыз егетенә массажга йөри башладык, - ди Земфира. – Нәтиҗәсен бик күрәбез, әллә куллары да шифалы инде, күз генә тия күрмәсен. Ничә еллар массаж алып мондый нәтиҗәләргә ирешкән юк иде. Соңгы баруыбызда 21 секунд басып тора алды. Әтисе белән шулкадәр сөендек. Моңа кадәр 2-3 секундтан артык басып тора алмый иде. 18 яшькә беренче тапкыр үз аягында басып тора алуы әтисе өчен дә, минем өчен дә иң зур шатлык.
Бер сәгать массаж 2 мең сум, Илшатка сәгать ярым ясый. Ун массаж 30 мең сумга төшә. Фатир арендалап яшиләр. “Баладагы үзгәрешләрне күреп, ул массаж өчен акчам булса 50 мең дә бирергә дә риза”, - ди Земфира.
Уллары хакына төрле фондларга мөрәҗәгать итеп караганнар, ярдәменә караганда кәгазь боткасының күплеге тәмам ялчыктырган. Дәва алыр вакытлары җитә, ярдәм юк, нәрсә эшләргә белми интегеп, гаҗизлектән аптырап баш игән чаклары күп булган. Сбор белән тизрәк. “Мең рәхмәт кешеләргә, хәлебезне аңлап ярдәм кулы сузалар, - ди ана. - Балабызны кешеләрдән килгән ярдәмнәр белән дәвалауга йөртәбез. Килгән һәр акчага улым рәхмәт әйтеп, теләкләрен теләп бара. Кайвакыт, әнкәй, бу кешеләр миңа күчереп акчалары бетми микән, дип тә сорап куя. Юк, балам, аларга Аллаһы Тәгалә сиңа ярдәм иткәннәре өчен тагын бирә, дим”.
- Әйбәт кешеләр бик күп, - дип сөенә Илшат. – Ярдәм кулы сузган һәркемгә изге теләкләр юллыйм. Миңа ярдәм иткәннәргә Аллаһы Тәгалә өеп-өеп акча бирсә иде, дип теләп утырам.
Илшат аралашырга ярата, беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Ә әнисенең булгалый. “Кайвакыт авырлыклар алдында югалып калам, - ди Земфира. – Улым, менә шулай бит әле, нәрсәләр эшләргә соң, дип аптыраулы карашымны аңа төбим. Ул миңа бер сүз әйтеп куя. Йә, Ходам, 50 яшенә җиткән әниең дә аңламый, син миңа аны бер җөмлә белән аңлатасың, дип биргән киңәшенә таянган чакларым бик күп”.
Үзе кебек физик мөмкинлеге чикле бала үстерүче ата-аналар белән гел элемтәдә тора. Дәүләт биргән ярдәм генә җитми шул андый баланы карарга. Әле күпләр дәүләттән тиешлесен дә ала белми. Кайдадыр ялгышып, кайдадыр очраклы гына ишеткән ярдәмнәрне ул башкаларга да әйтә, өйрәтергә тырыша. Үзе дә шушы көннәрдә очраклы гына бер яңалык белгән. Өметсез шайтан гына, диләр. Өметләнә Земфира, халык ярдәменнән башка гына бер проблеманы чишә алуына бераз ышана. Тик ул өмет акланырмы, билгесез. Бер тапкыр да аяк атлап карамаган баласы өчен тырыша, аны махсус җайланмалар белән булса да йөртергә хыяллана.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|