|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2025 Шоу-бизнес
![]() Габделфәт Сафинның концертына "игезәге" килгән (ВИДЕО)Җырчы Габделфәт Сафин концертында булган кызык хәл турында"Интертат" яза. Сәхнәгә ире белән бер ханым күтәрелгән. Ә ире, йөз-кыяфәте белән Габделфәт Сафин үзе кебек икән. «Безнең авылда минем иремне «Сафин» дип йөртәләр. Туган-тумачалар да шулай әйтә. Ә белмәгән кешеләр, үтеп барганын күрсәләр: «Габделфәт Сафин бит бу», - дип, тукталып калалар. Шуңа сезнең концертыгызга килдек. Икегезнең арагызга басып, истәлеккә фотога төшәсем килә», – дип сөйли ханым. Габделфәт Сафин, чынлап та үзенә бик нык охшаган «игезәге» белән кочаклашып күрешә.
«Ничә яшь?» – ди ул аңа.
![]() Данисның: «54», – дип җавап бирүенә: «О, мин дә 54тә, әйе», – дип көлдерә халыкны.
«Минем яшь бара. Бөтен Россия буйлап аны гына җибәрәм хәзер. Молодец, Данис Сафин», – дип үсендерә.
«Карале, тач мин бит, әйеме? Охшаган «прәме». Каблук кисә әзрәк, корсак үстерсә чүт кенә. Нәкъ мин! Менә алдан үтеп китте. Минәйтәм, мин түгелме соң бу?» – дип тә шаярткан Габделфәт Сафин.
--- |
Иң күп укылган
|